Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Артур Акбашев: «Районның иң «авырткан җире» – юллар»
2.03.2023

Артур Акбашев: «Районның иң «авырткан җире» – юллар»

2022 елның 1 ноябрендә Ижау шәһәре Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин урынына Артур Эльфат улы Акбашевны билгеләделәр. Беренче көннәрдә үк газета укучылар шалтыратып: «Кем ул? Кайдан килгән? Планнары нинди?» – дип кызыксындылар.
Ниһаять, Артур Эльфат улы белән очрашып, газета укучыларны һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек.
Билгеләнгән вакытка аның эш урынына килдем. Кулымда, әлбәттә, «Яңарыш» газетасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе нәшер иткән «Татар Базары бистәсе тарихы» китабы.

– Артур әфәнде, сез «Яңарыш» газетасын беләсезме?
– Әлбәттә, беләм. Мин Әгерҗедә эшләгән вакытта таныштым сезнең басма белән. Бүгенге көндә тиражыгыз ничә? Кайда бас-тырасыз газетаны? Укучыларга ничек илтәсез? Безнең хакимияттә газетаны алучылар бармы?
Җитәкченең мондый сораулар яудыруына мин бик сөендем. Димәк, киләчәктә Артур Эльфат улы белән уртак тел табу җиңел булачак, дип уйладым. Аның әлеге сорауларына җаваплар биреп, җылы гына әңгәмә корганнан соң: «Минем ике урынбасарым да татарлар. Ленин районы хакимиятендә «Яңарыш»ны яздыру ноктасын булдырырга кирәк. Бу сорауны үз кулыма алырмын», – дип ышандырды. Удмуртия татарлары тормышы, Сабантуйлар оештыру, милли чаралар уздыру, халык санын алу турында да сөйләштек Артур Эльфат улы белән. Соңрак үзе белән якыннанрак таныштыруын сорадым.

– Сез кайсы яклардан?
– Мин 1971 елның 5 маенда Әгерҗе шәһәрендә туганмын. Гаи­ләдә бер бала гына булсам да, иркәләнеп, эгоист булып үсмәдем. Әти-әнием икесе дә кирпеч заводында эшләделәр. Әтием Эльфат – директор урынбасары, әнием Люция кадрлар бүлеге мөдире иде. 2010 елда пенсиягә чыккач, әтием бакыйлыкка күчте, хәзер әнием ялгызы гына Әгерҗедәге төп йортта яши. Лаеклы ялга чыккач, әнием Яр Чаллы шәһәрендәге мәдрәсәдә Ислам нигезләрен үзләштерде.72 яшьтә булса да, ул бик актив, үзе өстендә күп эшли. Үз теләге белән атнаның һәр пәнҗешәмбе көнендә Әгерҗе мәчетендә гарәп телен укыта. Аны бик хөрмәт итәләр.

– Артур әфәнде, балачак, яшьлек елларын хәтерлисезме? Алар ничек узды?
– Һәр иртәне әнием белән балалар бакчасына йөргәнемне бик яхшы хәтерлим. Беренче сыйныфка 74 нче мәктәпкә (хәзерге 2 нче мәктәп) укырга кердем. 7 нче сыйныфта укыган вакытта Әгерҗе районының Сокман авылына бер айга бәрәңге алырга җибәрделәр. Без, 11-12 яшьлек шәһәр малайлары, авылда яшәдек. Иртән торып, басуга китәбез, обедны колхоз ашата, ә кичке ашны әбиләр пешереп тора иде. Без шунда мөстәкыйль тормышка өйрәндек. Көндәлек эшләрне үзебезгә башкарырга туры килде. 8 нче сыйныфта укыганда, Тирсәгә җибәрделәр. Анда бөтенләй авыл советы бинасында яшәдек. Үзебез мичкә ягып, киемнәребезне юып, тормыш көтәргә өйрәндек дияргә дә була. Исәнбай, Кичкетаң авыллары басуларында да берәр ай бәрәңге алулар истә.

– Димәк, сез беренче хезмәт хакыгызны колхозларда эшләп алгансыз. Аны нәрсәгә сарыф иттегез?
– Беренче тапкыр 120 сум хезмәт хакы алганымны бик яхшы хәтерлим. Безнең өчен бу бик зур сумма иде. Үземчә әти-әниләргә ярдәм итүем булгандыр инде, мин хезмәт хакыма кием-салым, уку әсбаплары ала идем. Безнең буын бик яхшы тәрбия алып үсте. Кечкенәдән үк хезмәт белән тәрбияләндек. Шул сәбәпле, мәктәпне тәмамлаганда, тормыш көтәргә тулысынча әзер һәм яраклы булып чыга иде укучылар. Ә хәзерге укыту системасын алыйк. Балаларга уку кабинетында такта да сөртергә ярамасын инде!.. Калганын әйтеп тормасаң да була. Мин үз балаларым мәктәптә укыганда, аларны хезмәткә тартырга рөхсәт итә идем. Белеп үссеннәр.

– Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Тормыш иптәшем белән Тимер юл институтында укыганда, 1993 елда таныштык. 1994 елда өйләнеп, Әгерҗедә тордык. 1996 елда мин Әгерҗедә Горький тимер юл оешмасына электромонтер булып эшкә кердем. Ә тормыш иптәшем көн саен Әгерҗедән Ижауга йөреп, 20 нче мәктәптә сәркатип булып эшләде. Шуннан без Ижау шәһәренә күченергә булдык. 5 ел Ижауда фатирда тордык. Аннан фатир сатып алдык. Соңрак мин дә Горький тимер юл компаниясенең Ижау филиалында эшли башладым. Гомумән, 30 елга якын гомерем тимер юл тармагында төрле вазифаларда эшләп узды. Шул исәптән, 2 ел Ижау тимер юл вокзалы җитәкчесе дә булып эшләдем. 2020 елда Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе эшен тәкъдим иттеләр.

– Сез татарча бик матур сөйләшәсез. Гаиләдә дә үзара туган телдә аралашасызмы? Гореф-гадәтләрне саклап яшисезме?
– Без үскәндә, балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә татар теле өйрәтелми иде. Телне белүем өчен әти-әниемә рәхмәтле. Рус мәктәбендә укысам да, сөйләм телен беләм. Кызганыч, үз гаиләмдә һәрвакыт татарча сөйләшү гадәткә кермәгән. Ә әнием безнең белән дә, балалар белән дә гел татар телендә генә сөйләшә. Тәмле бәлешләр белән сыйлый. Татар икәнлекләрен белеп һәм тоеп үстеләр балалар.

– Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз?
– Эштә һәр сәгатем язылган. Өйгә кичке 7-8 тирәләрендә кайтырга тырышам. Чөнки гаилә тулы канлы булырга тиеш: балаларга да әти кирәк. Ялларны һәрвакыт бергә уздырабыз. Чаңгыда шуабыз, балыкка йөрибез. Мин гаражда актарынырга, нәрсәдер сүтеп-җыярга яратам, машинам ватылса да, үзем көйлим. Әни йортына кайтып, кар көрибез, утын ярабыз. Хәзер ярыл­ган утын сатып алырга мөмкинлек булса да, мин һәрвакыт ярылмаганын алам. Чөнки балта тотып, утын яру, аны ташу – үзе бер хәрәкәт, файдалы хезмәт. Улымны да шулай тәрбиялим. Әнигә иптәшкә, лаеклы ялда боегып утырмасын өчен тавыклар алдык, песие бар. Көнең кемдер турында кайгыртып узса, төшенкелеккә бирелергә, картлыкны тоярга вакыт калмый.

– Ижауга Ленин районы хакимияте башлыгы вазифасына эшкә чакыруны ничек кабул иттегез?
– Ленин районы минем туган районым, биредә эшләдем, монда яшим, ул миңа бик якын. Аның һәр почмагын беләм. Әгерҗе белән чагыштырганда, әлбәттә, район бик зур. Әгерҗедә 19 мең кеше булса, биредә 130 мең кеше яши. Күңелемә, җаныма якын районым үсешенә үз өлешемне кертү мөмкинлеген мин зур җаваплылык дип кабул иттем. Шулай да бер урында таптанырга яратмыйм, белмәгәнне өйрәнү бик ошый үземә. Миңа район җитәкчесе вазифасын ышанып тапшырганнары өчен бик рәхмәтлемен. Җитәкчеләрнең дә, район халкының да өметләрен акларга тырышырмын.

– Районның «авырткан җир»­ләре күпме?
– Әле һаман да өйрәнәм. Районны никадәр яхшы белсәң дә, көндәлек килеп туган сораулар, проблемалар тагын да ныграк өйрәнүне таләп итә. Проблемаларга килгәндә, алар бар җирдә бертөрле. Минем өчен иң мөһиме – халык белән эшләү, чөнки һәр эш районда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен күз уңында тотып башкарылырга тиеш. Мин кеше белән аралашырга яратам. Булган сорауларны, проблемаларны аның эчендә кайнаучылардан, халыктан ишетү мөһим. Шуңа күрә урам комитеты рәисләре, идарә итүче компанияләр белән һәрдаим очрашулар уздырырга уйлыйм. Беренче очрашулар булды инде. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел.

– Халыктан нинди мөрәҗә­гатьләр килә?
– Кыш көне күпчелек урамнарны кардан чистарту буенча проб-лемаларны чишәбез. Язга таба бозлавык, пычрак темасына кагылышлы сораулар килә башлый. Торак-коммуналь хуҗалык тармагына, юлларга кагылышлы проблемалар да күп борчый халыкны. Соңгы араларда автобусларның кондукторсыз йөрүе пошаманга салды, әлбәттә.

– Планда нинди эшләр тора?
– Районның озак вакытка үсеш планы төзелеп бетмәде әле, көн саен тулыландырабыз. Иң «авырт­кан җир» – юллар. Төп магистральне бераз бушату өчен өстәмә юллар булдырырга кирәк. Шуны планга керттек. «Бригада Самолет» микрорайонында проблемалар күп: ФАП та юк, районның бу ерак почмагына Пойма урамы аша гына барып була. Монда транспорт та начар йөри. Әйтик, даими йөреп торучы транспорт булса, халыкка райондагы хастаханәләргә килергә дә уңайлы булыр иде. Хәер, безнең 3 нче поликлиника да җайлы урынга урнашмаган. Җәмәгать транспорты тукталышыннан ерак. Загородная урамында трамвай тукталышы бар, ә шәһәр үзәгенә баручы тукталыш җиһазландырылмаган. Халыкка өйгә кайтып җиткәч түгел, трамвайны озак көткән якта түбәле тукталыш булуы мөһим бит. Шундый кимчелекләр бар. Паркларны төзекләндерәсе, инфраструктура булдырасы бар. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга рәхмәт. Ул районны үстерүгә үзенең идеяләре белән дә, матди яктан да бик ярдәм итә. Сораулар, проблемалар күп, әлбәттә. Административ ресурс кына җитми, өстәмә акчалар табарга, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк.

– Тормышта төп девизыгыз бармы?
– Мин һәрвакыт бүгенге кө­немә, булганына шөкер итеп яшим. «Барысы да начар», – дип, әйләнә-тирәдән гел начарлык һәм негатив эзләүчеләрне аңламыйм. Әгәр кеше нидер юк дип зарлана икән, Аллаһы Тәгалә: «Хәзер мин сиңа чыннан да юклыкның ни икәнен күрсәтәм», – дип, авыр сынаулар җибәрә. Ә «Барысы да яхшы, шөкер», – дисәң, Аллаһы Тәгалә: «Тагын да яхшыракның ничек булганын белмисең әле син», – дип, арттырып бирә. Әнием һәрвакыт шулай дип өйрәтә: йортыгыз бар икән, сөенегез, кемнәрнеңдер бөтенләй урамда яшәвен күз алдына китерегез. Гомер үтә дә китә, теге дөньяга тулы кесә белән китеп булмый. Шуңа күрә кесә тутыруны беренче планга куярга кирәкми.

– Артур әфәнде,сезнең белән әңгәмәдән соң: «Алга!» – диясе генә кала. Эшегездә уңышлар телибез.

Гүзәл Шакирова.