Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татулык сере – хезмәттә һәм хәрәкәттә
29.09.2022

Татулык сере – хезмәттә һәм хәрәкәттә

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Ижауда гомер кичерүче Рәмзия һәм Рәис Гайсиннарның язмышларын бергә бәйләүләренә быел 51 ел тулды. Зур хөрмәткә лаек Рәис Зөфәр улы һәм Рәмзия Хәйдәр кызы Гайсиннарга быел шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Рәис абый һәм Рәмзия апа Гайсиннар кызлары, кияүләре һәм оныклары өчен генә түгел, ә бөтен тирә-якта, бигрәк тә яшьләр өчен дә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торалар. Алар иңне-иңгә куеп, һәркемгә үрнәк булырлык, матур гомер кичерәләр.

Спортның ярдәмен тойдым
Алар икесе дә Ижауда күрше урамнарда туып-үскәннәр, 20 нче мәктәптә белем алганнар. Рәис абый күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән. Өлкән малай булганлыктан, аңа 10 нчы сыйныфтан соң әтисе эшкә керергә тәкъдим ясый. Чөнки Рәис абый артыннан тагын 6 бала тәгәрәп үсә. Мәктәптән соң Металлургия заводына токарь булып эшкә урнаша. Шуның белән беррәттән кичке мәктәптә 11 нче сыйныфта уку­ын дәвам итә. Ял көннәрендә көрәш белән шөгыльләнә. Россия беренчелекләрендә катнашырга башка шәһәрләргә ярышларга да барырга туры килә. Хәрби бурычын үтәргә армия сафларына алалар. 3 ел хәрби хезмәттә Россия-Финляндия чиген сакларга туры килә аңа. «Спорт белән шөгыльләнүем хәрби хезмәттә бик ярдәм итте», – ди ул. Армиядән кайт­кач, минем заводка кереп, җыючы булып эшлисем килде. Тик армиягә кадәр токарь булып эшләгәч, шул һөнәргә генә алалар. Сайлана торгач, «Купол»ның 9 нчы цехына 5 нче разрядлы токарь булып эшкә урнаштым. Бик вакчыл эштә эшләргә туры килде. Эшем бик ошый иде. Хәтта лаеклы ялга киткәч тә, станок төнлә төшләремә кереп йөдәтте», – ди. Аның сүзенә хатыны да кушылып: «Хәзер шалтыратып чакырсалар, шул ук минутта барып эшләргә әзер. Яше генә бар шул: 80не куып килә. Әле быел заводның юбилеенда эш урынына кереп, станок артында булып кайтты», – ди Рәмзия ханым.
Рәмзия апа 1948 елгы, 5 балалы гаиләдә 3 нче бала булып туа. «4 нче сыйныфка кадәр 39 нчы мәктәптә, аннан 20 нче мәктәптә укыдым. Аннан «Мотозавод»ка эш­кә кергән идем, кыскартылуга эләктем. Яшьләрне кыскарттылар, тәҗрибәлеләрне калдырдылар. Миңа икенче эш бирделәр, тик анда 3 смена, төнлә Динамовская урамына кадәр кайту куркыныч иде. Әнкәй мине озата бара, төнлә каршы алырга килә. Йөрүе уңайсыз булгач, апам Тимер юл вокзалында эшләүче таныш-белешләре бе­лән сөйләшеп, мине проект-смета төркеменә техник итеп урнаштырды. «Соңрак укырга керерсең», – диделәр. Эшли башлагач, кияүгә чыгып, балалар табып, укымыйча 33 ел буе эшләдем», – ди ул.

Көз таныштык, яз кавыштык

Рәис абый белән Рәмзия ападан танышу тарихлары белән кызыксынам. «Күрше урамнарда яшәп, ничек очраша башладыгыз?» – дигән соравыма Рәис абый: «Бервакыт «Спартак» кинотеатрына кинога баргач, Рәмзия дус кызлары белән ишек төбендә басып тора иде. Сөйләшеп киттек. Аның абыйсы белән дә таныш идем. Кинодан соң озата кайт­тым. Шуннан соң эшеннән каршы ала башладым. Озакка сузмадык. Көз таныштык, язын өйләнештек. Минем инде яшем 27дә иде. Аякка ныклап басмыйча, гаилә корырга куркып йөрдем, дисәм дә була. Төнлә уятып сорасалар да, никах-туйның кайчан булганлыгын әйтә алам. Элек туйлар ике якта уза иде. 30 апрельдә кыз ягында 4 көн туй ясап, аннан безнең якта туйлар уздырып, бәйрәм иттек. Туйдан соң бер атналап әти-әниләр белән яшәдек тә, бергәләп ике катлы йорт төзи башладык», – ди Рәис абый. Ширбәт айлары хезмәттә, эш белән, йорт җиткереп уза аларның. 7 ел йортның икенче катында яшиләр. «Аннан Рәиснең эшеннән бер бүлмә бирделәр. Аның аш бүлмәсе «общий» иде. Шунда 10 ел гомер иттек. Күршеләр белән дә дус булдык. Аннан бу фатирны бирделәр. Биредә 35 ел гомер итәбез», – ди Рәмзия апа.
«51 ел бергә гомер итүнең се­ре нидә?» – дигән сорауны бирми мөмкин түгел аларга. «Үскән чакта гаиләдә алган тәрбиянең дә нәтиҗәсе, минемчә. Авырлык­ларны бергә күтәреп, бер-беребезне аңлап, бергә гореф-га­дәтләребезне онытмыйча, бер-беребезгә юл куешып яшибез», – ди Рәмзия ханым. «Беркем дә бар яктан да идеаль түгел. Ир белән хатын булып тора башлагач, бер-береңә ияләшү дә кирәк. Ачу килгән чакта 2-3 минут дәшми тору да ярдәм итә. Озак түгел, аннан барысын онытып, утырып чәй эчәбез дә уза. Алай тавыш куптарып, кычкырышканыбыз юк, була күрмәсен.
Күп кенә гаиләләрдә тавыш акча аркасында чыга. Безнең акча да уртак. Әле хәзер дә пенсия алуга ук Рәис миңа алып кайтып бирә. Теләсә ничек тотмыйбыз. Барысын да килешеп эшлибез. Акчаны да чамалап тотабыз», – ди Рәмзия апа. Рәис абый хәләл җефетенең күзенә карап: «Рәмзия башлы ул, булдыра торган. Бакча өчен участок биргәч тә, йортның проектын да ул ясады», – дип, бакча йортының фотосурәтен күрсәтте. Ә Рәис абый – хәләл җефетенең планнарын тормышка ашыручы. Күпбалалы гаиләләрдә туып үскәнгәме, Рәис абый бернинди эштән дә куркып тормый, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан килмәгән эше юк. Эшсез тора алмый ул. Аның тормыш девизы да: «Хезмәт сөяргә, хәрәкәттә булырга!» Бакчалары да, өйләре ял итеп тора. Йортларының подъездларына керүгә үк яран гөлләре үсеп утыра. Монысы ин­де хәләл җефетенең эше. Аларны Рәмзия апа үстерә, тәрбияли икән. Аның иң яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү. Фатирларында тәрәзә төбендә нинди генә гөлләр юк, алар бар да шау чәчәктә.

Хезмәт юлы
Рәис Зөфәр улы үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген республиканың сәнәгать предприятиесенә багышлаган. Рәис абый – «Купол» заводының мәртәбәле остазы. Гомуми стажы 53 ел булса, «Купол»да 51 ел хезмәт куя.
Айлык планны арттырып үти Рәис абый. Эшендә ышаныч арту сәбәпле, ясаган эшләнмәләрне контро­лер­га җибәрмичә, «Үзконтроль» ке­ләймәсен суга торган була. Заводта өченче кеше булып, «Сыйфат отличнигы» исеме бирелә. Эшкә килүче кайбер яшьләрне дә өйрәтергә туры килә аңа. «Әле чаңгыда шуган чакта да, бервакыт бер егет килеп эндәште. Мин аны 20 ел элек эшкә өйрәткән булганмын. Күпме гомер узса да, аның мине онытмавы, аннан рәхмәт сүзләре ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә», – ди Рәис абый.
2004 елда, лаеклы ялга чыккач та, эшләвеннән туктамый. «2014 елда цехтан кеше китә башлаган иде. Мин дә китәргә булдым. 2-3 ай ял иткәч, эштәгеләр хәл-әхвәл белешеп шалтыраттылар. Эшемне сагынам дигән идем, тагын чакырдылар да, янәдән барып, 3 ел эшләдем», – ди ул. Хезмәт династиясен дәвам итүчеләре – кызы, кияве әлеге заводта хезмәт итәләр. Оныгы да аның юлыннан киткән.
Намуслы тырыш хезмәтләре өчен күпсанлы мактау-хөрмәт­ләү­ләргә лаек булалар. Рәис абыйның 50гә якын Мактау кәгазьләре бар. «Россиянең иң яхшы токаре», «Удмуртия Республикасының атказанган сәнәгать хезмәткәре» мактаулы исемнәре бар. Гомер буе профком вәкиле дә, профсоюзда да эшли. Мәктәптә ата-аналар комитеты вәкиле булып, өйдән-өйгә йөри торган була. Мәктәптә дәресләр узуын да тикшерергә туры килә. Сыйныф сәгатьләрендә үзенең һө­нәр турында укучыларга да таныштырырга вакыт таба ул.
Бер генә дә тик тора белми Рәис абый. Һәрвакыт туры сүзле, аралашучан, зур компанияләрне дә ярата. Бергә эшләгәннәр белән очрашкан чакта, әле хәзер дә үзенең матур итеп биюе белән барысын да сокландыра икән Рәис абый. Монысын фотосурәтләре исбатлый. «Купол» заводында ветераннарны онытмыйлар. Ел саен ветераннар советыннан профилакторийга юллама би­рәләр. Сәламәтлеген ныгытып, бер­гә эшләгәннәр белән очрашып, күрешеп кайта икән Рәис абый. Рәмзия апа күпчелек өйдә булырга ярата. «Миңа өйдә дә бик рәхәт. Балалар кеч­кенә чакта йөрдек, диңгезгә дә, экскурсияләренә дә алып бардык. Рәисләрне завод бер генә бәйрәмдә дә калдырмый, оныт­мый. Мин эшләгән Тимер юлда 33 ел эшләп тә, искә дә алганнары юк», – ди.
Рәис абый 80не тутырып килсә дә, әле хәзер дә спорт белән шөгыльләнмәгән көне юк. Кышын чаңгыда шуа, җәяү дә күп йөри. Һәркөнне йоклар алдыннан җәяү стадионны берничә әйләнеп керә. «Бу елны чаңгыда бик чыкмадым, чөнки аяк-кулларым туңа. Ә менә профилакторийда 4-5 чаңгычы җыелып, прокатка чаңгылар алып шуабыз. Шуңа да юлламаны март аена алырга тырышам», – ди ул үзе.
Рәмзия һәм Рәис Гайсиннар – икесе дә Россия хезмәт ветераннары. Алар яшьләргә үрнәк, тормыш маягы булырдай шәхесләр. Бүгенге көндә алар икесе дә – лаеклы ялда. Алай булса да, икесе дә һаман тынгысызлар: бакчада мәш киләләр, авыр эшләрдә балалары, оныклары ярдәм итә. «Онык­лар килүенә дә эшне әзерләп куя Рәис, мин күбрәк ял иттерергә тырышам. Оныкларны урманга утынга, гөмбәгә, җиләккә алып кереп китә. Оныклар да аның белән бер­гәләп эшкә өйрәнеп үстеләр. Аларга бик ошый бабалары белән бергәләп эшләве», – ди Рәмзия апа. «Балалар, оныкларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәк», – ди, аның сүзләренә өстәп Рәис абый.
51 ел дәвамында бер-берсен аңлап, яратып, ихтирам итеп яшәгән гаилә парлары сок­лану хисләре уята. Аларның бер-берсе өчен җан атып торуларын, берсен-берсе ихтирам итүе күренеп тора. Бу гаиләдә матур гомер итү өчен барысы да бар. Аларга карадым да, күз алдымнан үз гаилә тормышымны үткәреп, тормыш иптәшем белән үзебез яшәгән 16 ел гомерне күз алдыма китердем. «Их, менә шулай, пар канатлар булып, газиз ярың белән гомер ахырынача кулга-кул тотынып атласаң иде!» – дип күңелемнән сокландым. Рәис абый белән Рәмзия апа Гайсиннарга бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, иң мөһиме сау-сәламәт булып, гомер йомгакларын бергә сүтәргә язсын дип, матур гомер еллары теләп, кайтыр юлыма кузгалдым.
Бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә юл куеп яшәү генә тату итә гаиләне. Ә татулык бәхеткә юл яра. Алар да шушы гаиләдә ике кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер икесе дә тулы гаиләләр белән яшиләр. «Балалар да, онык­лар да башлы-күзле. Балаларга кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Алар да безгә ярдәм итә. Камыр ашлары пешерсәм дә, Рәис тиз генә кызларга илтеп кайта», – ди Рәмзия ханым.
Киләчәктә дә Рәис абый һәм Рәмзия апа Гайсиннарга бала­ларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхет-шатлыкларга төренеп, сау-сәламәт, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, хәерле озын гомер кичерергә Аллаһ насыйп итсен.

Гөлнара Вәлиева.