Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Һәр яктан үрнәк гаилә
16.09.2022

Һәр яктан үрнәк гаилә

Гаилә бәхете нидә? Аның өчен кем җаваплы? Борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәүне көндәлек тормышта кулланырга кирәкме? Аларны буыннан-буынга тапшыру өчен нинди тәрбия булырга тиеш? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Ижау шәһәрендә яшәүче Габденур ага һәм Ләйсирә апа Габделхәевлар белән бергә эзләдек.

Габденур ага белән Ләйсирә апа Габ­делхәевләр инде алты дистә елга якын бергә. Шатлыклары да, кайгылары да уртак. Габденур ага әле күптән түгел 84 яшен билгеләп үткән. Ләйсирә апа да инде сигезенче дистәне тутырып килә. Өлкәннәр – һәрвакыт хәрәкәттә. Ачык йөзле, киң күңелле, тәмле сүзле Габделхәевлар гаиләсе. Ләйсирә апа чәчәкләр ярата, шуңа да өен дә, ишек алдында да чәчәкләр үстерә. Габденур ага виноград куакларын карап, мул уңыш алган. Аларның бер-берсенә хөрмәте, мәхәббәте, 60 елга якын юл үтүенә карамастан да, сүнмәгән. Шушы халәт аларның күз карашларыннан ук күренә. Ә тормышлары җиңел булмаган.
«Мине мәктәптән соң 16 яшьтә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендәге ФЗОга алып киттеләр. Соңыннан армиягә алдылар. Өч ел хезмәт иттем. Алты елдан соң өйгә кайтып төштем. Минем яшьлегем читтә узды. Уку бетереп, мәктәптән киткәндә русча белми идек. Ипи – хлеб, су – вода тоз – соль дигән сүзләрне генә белә идек. Ә армиядә руслар белән сөйләшеп, үзебезнең телне дә оныта башладык. Армиядән кайткач, кунакка чакыралар, аралашканда, мин русча сөйләшеп китә идем», – дип искә ала Габденур ага.
Армия хезмәтеннән соң туган ягы Әгерҗе районына түгел, Ижауга кайтып, эшкә урнаша. Әгерҗе районы Иске Кызылъяр авылында туып, Ижауга күчеп килгән яшь, чибәр кыз – Ләйсирәгә күзе төшә. Ул аны гомерлек тормыш юлдашы итеп күрә. Әмма яшьләргә әле никахлашуны бер ел көтәргә, хатлар алышып торырга туры килә. Габденур аганы Белоруссиягә укырга җибәрәләр.

«Бер ел экскаваторчылар курсында укып кайттым һәм лаеклы ялга чыкканчы, экскаваторда эшләдем. Һөнәрем үземә бик ошый иде. Һаман да төшләремә керә», – ди ул. Габденур кайту белән Ләйсирә апаның әнисе янына килә. «Әнкәйнең: «Син бит әле яшь, кызым», – диюенә ул: «Минем белән картаер», – дип җавап бирде. Әнә шулай, никах укытып, тормыш башлап җибәрдек», – дип сөйләде Ләйсирә апа.

Гаиләдә ике бала – бер ул һәм бер кыз туа. Җитмешенче еллар уртасы. Мәктәпләрдә татар теле укытылмый башлый. Шуңа да балалар татар телендә белем алмый. Әмма Ләйсирә апа белән Габденур ага улына һәм кызына милли тәрбия бирергә тырышалар. «Улыбыз татарча яхшы белә. Каникул вакытында әбисенә алып кайтып куя идек. Җәй буе авылда торып, татарчага өйрәнде. Бик матур сөйләшә. Кызыбыз алай ук яхшы белмәсә дә, туган телдә аралашуны аңлый», – диләр алар.
Габделхәевләргә Ижаудан Воткинскига күчеп китәргә туры килә. Гаилә башлыгын анда эшкә җибәрәләр. «Воткинск шәһәре, андагы кешеләр шулкадәр ошадылар. Татарлар да күп иде. Хастаханәгә өлкән кассир булып эшкә кердем. Матур гына яшәп киттек», – диде Ләйсирә апа. Тик Габденур аганы тагын эше буенча Можга шәһәренә күчерәләр. «Ә мине баш табиб эшемнән җибәрмәде. Отчетлар бирәсе бар дип, тагын бер айга калырга кушты. Калдым инде. Ирем мине февраль аенда алырга килде. Можга шәһәре миңа башта ошамады, авыл кебек тоелды», – дип искә алды Ләйсирә апа.
Можгада алар 20 ел яшиләр. Нәкъ бу вакытта илдә башланган үзгәрешләр һәр халыкка үзенең гореф-гадәтләренә кайтырга мөмкинлек бирә. Габделхәевләр аларны көндәлек тормышта куллануны хуп күрә. Башта Ләйсирә апа, аннан соң Габденур ага да Ислам дине кануннарын үтәп яшәү рәвешен сайлый. «Дини белем биргән абыстайларга әле дә рәхмәтлемен. Алар безне шундый яхшы укыттылар», – ди Ләйсирә апа.
Лаеклы ялга чыккач, Габденур ага да дини белем алырга тели. «Әбидән кызыгып, мин дә укырга керергә булдым. Ул тырыша-тырыша укый, яза, өйрәнә иде. «Нигә мин дә тырышып карамыйм соң әле?» – дип уйладым. Мәчет каршында оештырылган курсларда белем ала башладым. 3 ел укыдым. Кар яуса да, яңгыр булса да бара идек», – ди ул.
Габденур агага Можга мәчетендә мөәзин вазифасын башкарып, имам югында хәтта җомга намазларын да алып барырга туры килгән. Габделхәевләр Ислам диненең биш баганасын да үтәгән мөселманнар. Алар икесе дә һәр мөселман өчен иң кадерле Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә икешәр тапкыр булган. Хаҗ кылып кайта алуларына сөенеп бетә алмыйлар. Хаҗ мизгелләрен сагынып искә алалар, аннан алып кайткан әйберләрне кадерләп саклыйлар.
Бүген дини йолаларны үтәү өчен һәр җирдә дә шартлар тудырылган. Шуңа да лаеклы ялга чыккач кына, мәчеткә йөреп, дин сабагын алырмын дип уйлау дөрес түгел дигән фикердә Габделхәевләр. Ләйсирә апа балачагын искә төшереп: «Мин кечкенәдән әбекәйнең ураза тотканын, намаз укыганын күзәтә идем. Ул вакытта мәктәптә дин бик каты тыелган иде. Балаларны ач тотмыйлармы дип, сулар эчереп йөргән вакытлар була иде. Шуңа да әбием мине өйрәтмәде», – диде ул.
Ләйсирә апа әбисенең Коръән китабын бик кадерләп саклый. Инде кулдан-кулга йөреп, таушалган булса да, аны беркемгә дә бирәсе килми. Шулай ук гаилә танышы да әнисенең нәзере буенча борынгы Коръән китабын Ләйсирә апага биргән.
«Гаиләдә бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәү – иң олы шатлык», – диләр Ләйсирә апа белән Габденур ага. Алар өйдә дә бергәләп биш вакыт намазны укый, мәчетләргә җомга намазларына йөри. Хәер сәдакасын биреп, зәкәтен түләп, тормыш авырлыкларына дучар булганнарга ярдәм итеп яшиләр. Гаиләдә хатын-кыз һәм ир-ат вазифасын һәркайсы үзенең бурычы итеп саный һәм төгәл үти. Алар икесе дә һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышалар.
Өлкәннәр бүген балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши. «Безгә якынрак булырсыз», – дип, балалары аларны Ижауга алып китә. Ул һәм кызларының шундый тәртипле, әдәпле булып үсүләренең сере – ныклы тәрбия бирүдә. Дөрес, алты дистәгә якын гомер барышында савыт-саба да шалтырамый тормаган. Бу мизгел генә булган. Алар бер-берсенә үпкә һәм ачу тотып тормаган. «Елмаеп бертавыштан: «Самавыр куябыз да, утырып чәй эчәбез», – дип, тату яшәү серләре белән уртаклаштылар. Габденур ага, Ләйсирә апа, озак еллар шулай сау-сәламәт, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгыз-оныкларыгызның мәрхәмәтен тоеп, яшәргә насыйп булсын.

Хәмидә Гайфуллина.