Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гомер буе фотоаппарат белән
2.02.2022

Гомер буе фотоаппарат белән

Газета укучыларга Рәзиф Мирзаянов фотограф, корреспондент һәм туган якны өйрәнүче шәхес буларак таныштыр. Актив, аралашучан, тынгысыз Рәзиф Мирзаян улы үзенең туган көнен Россия матбугат бәйрәме белән бер көнне билгеләп үтә. 13 гыйнварда аңа 65 яшь тулды.

Ул үзе турында: «Гомер буе фотоаппарат белән», – ди. Ә бу мавыгуы аның балачактан ук башлана. “Диңгез пехотасы офицеры булган Расих абый безгә «Зоркий-4» фотоаппаратын бүләк итте. Абыйларым үсеп, вертолетчылар булдылар, ә өйдәге фотолабораториясе миңа мирас булып күчте. Мәктәпне тәмамлагач та, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да бу кызыксынуым сүнмәде. Бәхеткә каршы, фотосурәткә төшерү эше белән тыгыз бәйләнгән эшкә урнашу мөмкинлеге туды…» – дип искә ала Рәзиф.
1979 елда аны Камбарка идарәсенең халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү бүлегенә өйрәнчек итеп кабул итәләр. Фотограф булып эшләү Рәзифкә бик ошый. Ижауда фотографлар бюросында танылган фотограф Әхәт Хисаметдиновтан дәресләр ала. Белем бирү курсларын тәмамлап, имтиханнарны тапшыргач, 4 нче разряд бирәләр һәм фотоательеның бригадиры итеп билгелиләр. «Эш җитәрлек иде, әмма ул шатлык кына китерә торган эш иде. 1980 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе белән бүләкләнүем, шул елларның казанышы дип саныйм”, – ди.
Әле бу җиңүләрнең башы гына була. 1982 елда «Камская новь» район газетасы мөхәррире Александр Шишкин Рәзифне эшкә чакыра. Башта фотокорреспондент булып эшли, әмма тиздән ул кулына каләм ала. «Газетада эшләү мактаулы һәм авыр. Фотографлар күп, ә фотокорреспондент булу бик сирәк күренеш”, – ди әңгәмәдәшем. Ул барлык чаралардан: демонстрациядән, мәктәпләрдән, заводлардан, колхозлардагы чәчүлекләрдән, фермалардагы иртәнге савымнардан фоторепортажлар әзерли. 1 сентябрь тантанасын фотосурәткә төшерү өчен хәтта хатыны белән Кара диңгездә ял иткән җиреннән вакытыннан алда кайта. Ул чорларда хезмәткәрнең фикере белән санлашып тормаганнар.
Аңа редакция биремнәрен үтәү бик ошый. Тик алар аның өчен бик аз булып тое­ла. Шуңа күрә дә, редактор хуплавын алып, Россия күләмендәге чараларга юл тота. «Мин Президент Борис Ельцинны ике тапкыр — 1993 һәм 1994 елда төшердем. 1999 елда Россия Президенты Владимир Путин Ижауга килгәч, аны төшердем. Легендар Михаил Калашниковның өч юбилеенда да фотосурәтләр ясау бәхетенә ирештем. Минем архивта 2006 елда Камбаркадагы химия коралларын юк итү вакытындагы фотографияләр дә саклана, анда делегация составында Михаил Тимофеевич та бар иде. Моннан тыш, 1993 елда Удмуртиядә булган Венгрия Президенты Арпад Генцның фотосурәтләре саклана. 1994 елда «Просто Мария» сериалы йолдызы Виктория Руффо Казанга килгәч, аны да фотога төшерү бәхете елмайды. Танылган шәхесләр белән очрашуларны фотосурәткә төшерү барлык журналистларга тәтеми», – дип сөйли Рәзиф.
Ул күптән түгел генә Шолья авылында төшерелгән «Уникенче җәй» фильмы турында рәхәтләнеп искә ала. «Мин 600дән артык фотография ясау белән берлектә, бу фильмда район фотокорреспонденты ролен дә башкардым» , – ди ул.
Үзе төшергән фотосурәтләргә репортажларны язуы аңа Камбарка районының тарихчы-архивчылары җәмгыятенә керү өчен этәргеч бирә. Алтынчы ел инде ул әлеге оешманың рәисе булып эшли. Рәзиф туган ягыбыз турында җентекләп һәм озак итеп сөйли ала, чөнки ул Камбарка районында туган, аны аркылыга-буйга йөреп чыккан шәхес. “Районда иң яраткан урының?”– дигән сорауга ул елмаеп, болай дип җавап бирде: «Һәр почмакны яратам, миңа һәркайда ошый. Туган якны өйрәнүче буларак, юкка чыккан авыллар белән күбрәк кызыксынам”. Район газетасында дөнья күргән «Патша аны Анюта дип атарга кушкан», «Кама елгасында Беринг Витусы», «Брежневка ракета», «Разведчик батырлыгы» кебек язмаларын укучылар җылы кабул итәләр.
“Мәктәп партасыннан ук мин тарих белән кызыксынам. Яшь барган саен, минем кызыксынуым артты. Даталар, вакыйгалар, танылган кешеләр, тарихи чыганаклар – болар барысы да мине магнит кебек тарталар. Миңа эзләнү, мәгълүмат җыю бик ошый. Минемчә, тарих һәр детальгә сакчыл караш таләп итә. Без туган ягыбызның тарихын киләчәк буыннарга калдырырга тиеш», – ди Рәзиф.
Ул әтисенең Бөек Ватан сугышында катнашуы, аның III дәрәҗә Дан ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнүе турында горурланып сөйли. Әнисе Зәкия Нәби кызына узган елның февралендә 100 яшь тулды. Рәзифнең улы һәм кызы институтны тәмамлаган, инде үз гаиләләре бар. “Минем дүрт оныгым бар. Бабай булу бик шәп!» — ди әңгәмәдәшем. Аның җәмәгать эшендә байтак казанышлары бар. 1999 елда Рәзиф Мирзаян улы беренче тапкыр район Советы депутаты, шуннан соң тагын ике тапкыр депутат итеп сайлана. 2015 елда дүрт елга «Камбарское» муниципаль берәмлеге депутатлар Советы депутаты итеп сайлана. Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнә. «Удмуртия Респуб­ликасы Дәүләт Советына 20 ел» истәлекле медале, «Романовлар йортына 400 ел» медале иясе. 2015 елда аңа «Удмуртия Республикасының атказанган журналис­ты» исеме бирелә. Көчле, энтузиазм белән тулы якташыбыз хәзер дә Камбарка районы өчен файдалы эшләр башкарырга тырыша. Без Рәзиф Мирзаян улын юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек телибез.

Элеонора Яхина, Камбарка районы.