Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фәнис Хаҗиев: «Туган авылым үзенә тартты»
12.10.2022

Фәнис Хаҗиев: «Туган авылым үзенә тартты»

Хәзерге вакытта авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән кеше­дән дә ныграк борчылучы бар микән? Юктыр. Без дә борчылабыз, чөнки без дә – авыл балалары. Соңгы елларда авыллар замана шаукымына ияреп, зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркала, авылларда яшәүчеләр саны кими, яшьләр авылда калмый, балалар бакчалары, мәктәпләрдә балалар сирәгәя. Тик шулай булуга карамас­тан, барлык көчен куеп, ничек тә авылны саклап калырга тырышучылар сирәк булса да табыла.
Шундыйларның берсе – Әгерҗе районы Яңа Акхуҗа авылына кайтып яшәүче эшмәкәр Фәнис Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев. Шушы көннәрдә аның белән әңгәмә кору бәхетенә иреш­тем, чөнки башка вакытта Фәнис абыйны һич урынында тотам димә. Лаеклы ялга чыккач, шәһәрдән авыл­­га кайтып, эшмәкәр булган Фә­нис абый белән әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– Үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Әнием Сәйбә – Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылыннан. Әти – төп Акхуҗаныкы. Мин дә биредә үстем. Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Монда 4 нче сыйныфны укыгач, Тәбәрле мәктәбендә белем алдым. Анда 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 9-10ны Сарсак-Омгада бетердем. Аннан армия сафларына алдылар. Читтән торып Пермь өлкәсе Краснокама техникумында электрик­лыкка укыдым. Безнең гаиләдә малайларның барысы да – электриклар. Рәүзил армиядән кайт­кач, Ижау­да укып бетерде. Әнвәр Әсәндә агрономия, аннан электрик­лыкка укыды. Сеңелкәшләр дә икешәр белемле: Фәнилә гомер буе Тирсәдә укытучы булып эшләде, хәзер лаек­лы ялда. Рәзилә – кардиолог, гаиләсе белән Чаллыда яши. Энекәшләрем: Рәүзил – «Татэнерго»да җитәкче, Әнвәр башта авылда баш агроном булып эшләде, хәзер Чаллыда ТЭЦ белән идарә итә. Үземә килгәндә, 1973 елда, армиядән кайт­кач, авылга кайтып, колхозда эшли башладым. Бер ел эшләгәч, укырга җибәрүләрен сораган идем, председатель җибәрмәде. Ул чакта паспорт бирмиләр иде. Ләкин иптәшләремә ияреп, шәһәргә китәргә булдым. Ул елларда Чаллының төзелгән чагы. Гомер буе төзелештә эшләдем. Ма­ши­налар белән тәэмин иттем. Пенсиягә чыккач та, эшемне яратып башкардым. Чаллыда да эшем әйбәт иде, тик шулай да авыл үзенә тартты.

– Эшмәкәрлек эшен башлап җибәрергә ничек батырчылык иттегез?
– Гомеремнең күпчелек өлеше шәһәрдә узса да, мин хәзер туган авылыма кайтып урнашуым белән бик канәгать. Чаллыда мин һәрвакыт туган авылымны сагынып яшәдем. Гаиләдә олы бала буларак, әти-әни алдында үземне җаваплы хис иттем. Әткәй 52 яшьтә вафат булгач, җаваплылык тагын да артты. Аннан әнкәй үзе генә гомер итте. Ул үлгәч тә төп нигезне ташламадым, кайтып йөрдем. Ял көннәрендә яңгыр, кар-буран димичә, атна саен авылга кайта идем. Ул чакта юллар да юк, батып калганда, тракторлар чыгарып куя иде. Ленинград өлкәсеннән катума токымлы 50 баш сарык алып кайттым. Аларның йоннарын аласы юк, ит өчен үстерәм. Тәкәләренең авырлыгы 110 килограммга кадәр җитә, ите 60-65 кг чыга. Кышка ашатырга арпа да, солы да әзерлим. Бәрәннәр кечкенә булганда, солы белән арпаны бергә кушып, шуны тартып ашатам. Күпчелек печән белән тук­ланалар. Люцерна чәчәм дә, бер өлешен җыям, калган өлешен ашатырга калдырам. Болын печәне дә әзерлим. Җыярга, чабарга техникалар бар. Фермерлык эшенә менә шулай сарыклардан тотындым. Шуннан соң җир сатып алу турында фикер килде. Сарыкларны да ашатырга печәнлек җирләре кирәк дип, энекәшләр белән җыелышып, уйлаштык. «Әйдә, үзебезнең авылның җирләрен алабыз», – дип, элекке «Коммунизм» колхозы җирләрен сатып алдык. Моңарчы биредә «Ак Барс» эшләгән. 2021 елда башлап җибәргәндә, 500 гектар җир иде. Хәзер инде чәчү җирләре генә 2400, агач басканнары белән санасаң, 3300 гектар чыга. 15 еллап сөрелмәгән җирләрне эшкәртергә кирәк. Тиз генә эшкәртерлек түгел, акрын-акрын эшкәртермен дип то­рам, Аллаһ боерса. Агачларны кисәргә, тамырларын казып алырга, аны басу иткәнче күп эшләргә кирәк әле. Быел кайда трактор керә ала, шул җирләрне эшкәртә башладым. Агачлар һәм куаклар басып бетергән 900 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү бурычы тора. Әгәр максат куям икән, аны үтәргә тиеш, дип тырышам.

– Уңыш ничек булды быел?
– Бик яхшы быел уңыш. Арпалар уртача гектарына 30 центнердан да ким бирмәде. Көзге бодай кайбер басуларда 45 центнер булды. Арпа, көзге бодай, язгы бодай чәчәм. Техника бар барлыкка, тик әлегә басуларны вакытында эшкәртергә ул гына җитми. Быел бар җирдә уңыш әйбәт булды. Ашлыкны вакытында җыеп алу өчен, 4 комбайнны ялларга туры килде. Җыелган ашлыкны танышларның складларына салдым. Безнең үзебездә дә нинди амбарлар бар иде! Аларны карамагач, җимерелеп беттеләр. Хәзерге техника белән анда керерлек тә түгел, ишекләре бәләкәй. Ташланганнарын яңартабыз. Әле кышка кадәр эш җитәрлек. Ашлыкны сак­ларга урнаш­тырып бетерәсе бар. Ашлыкның бәясе төште быел: 5 сум 80 тиенгә алалар. Ул чыгымнарны да капларлык түгел. Киләсе елга кадәр ашлык саклау урынын төзергә кирәк.
Хәзерге вакытта басуларны яз­га әзерлибез. Немецның «Хорш» техникасында яңача ысул белән эшкәртәбез. Тракторда Сокман егете Илфат Хәбибуллин эшли, техниканы яхшы белә, трактор компьютерлаштырылган, тирәнлеген дә күрсәтә, барлык шартлар да бар, бик уңайлы, ягулыкны да ашый. Башкалар белән чагыштырганда, көчлерәк тә, механизаторга да җайлы. Менә бүген дә чыккан иде: «Эшләп булмый, басу юеш, урала», – дип, кире кайтты Илфат. «Хорш» техникасы бик уңайлы, берьюлы берничә гади агрегатны алыштыра. Нинди генә эш башкармый! Җирне дә эшкәртә, чаба да, чәчә дә… «Хорш» бик акыллы эшләнгән, тик санкцияләр аркасында бәяләре генә тешләшә. Техникалар – чит илнекеләр. Әлегә зап­частьлары бар барлыкка, аларына да бәяләре артты. Кыш көне техниканы ремонтлап, язга әзерләп куябыз.

– Фермерлык эшен башлап җи­бәрүдә дәүләттән ярдәм алдыгызмы?
– Дәүләт субсидияләр бирәбез ди, әлегә алган юк диярлек. Узган ел ашламаларга гына алдым. Анда күп түгел инде. Техникаларга бирергә тиешләр. Беренче ел өчен бирмәделәр әле. Октябрьдә заявка җыябыз дигәннәр иде… Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2018-2020 нче еллар өчен би­рәләр әле. Яңа елларга кадәр булыр дип торам, Аллаһ боерса. Хө­күмәт тә ярдәменнән ташламас, дип өметләнәм. Авыл хуҗалыгыннан башка яшәп булмый.

– Фәнис абый, сезнең тормыш девизыгыз нинди?
– Эшләргә, эштән курыкмаска. Без үзебез дә яшьтән үк эшләп үстек. Безне бит җәлләп тормадылар. Балачактан колхозчыларга печән җыярга булыштым. Кырда ашау пешерүчеләргә ярдәм итә идем. Әти – бригадир, әни колхозчы булып хезмәт иттеләр. Мактанып әйтүем түгел, әнкәй безнең белән бик горурлана иде. Беребез дә төшеп калмадык. Бик тату, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

– Сез үскән чактагы авыл бүгенге авылдан аерыламы? Нинди хыяллар белән яшисез?
– Авыл бетеп килә, ферма юк. Шулай булгач, кешеләргә дә эш урыннары кимеде. Үземнең хыялларга килгәндә, маллар да үрчетәсе килә. Башта фермаларны тәртипкә китерәсе бар. Чәчеләсе басуларга керү өчен күперләр ясыйм. Тик кондызлар гына комачаулый. Су җыелып тормасын дип, торбалар куеп, күперләр ясап куябыз, кондызлар юан торбаларның башларын штукатурлап куйгандай, томалап куялар. Кондызлар белән көрәшеп ятабыз.
Без үскән чакта авылдан кеше­ләр­не җибәрмиләр иде. 4 нче сыйныфтан соң 14 бала киттек Тә­бәрлегә. Һәр гаиләдә – өчәр бала. Элек бит бар эшне дә кул көче белән башкара идек. Безнең колхоз алдынгыларның берсе иде. Колхозчыларга да эш җитәрлек булды.
Хәзерге вакытта авылда көтүгә 36 сыер чыга. Эш булмагач, күбесе салыштырып йөри. Миндә 3 механизатор эшли. Эш булганда, авыл­дашларны эшкә чакырам, хез­мәт­ләре өчен түлим.

– Белүемчә, авылга да ярдәм итәсез…
– Суларны карап торам. Элек автоматика куелмаган иде. Хәзер автомат куйдым, баганаларны энем Рүзил алмаштырды. Суларның да торбаларын алыштырдык.
Авылдагы халыкка пай җир­ләренә кеше башына 3 центнердан ашлык өләштем. Кемгә ничек кирәк, шулай бирдем: ашлык ки­рәк­мәгәннәргә акчалата бирдем. Мәчеттә намаз тавышы ишетелсен өчен, динамиклар да урнаштырдым. Тик хәзрәтебез генә юк. Мәчеткә бәйрәмнәргә генә җыелабыз.

– Белемегез буенча электрик, авыл хуҗалыгын кайдан беләсез?
– Барлык эшләрдә дә дусларым, танышларым ярдәм итә. Җир эшкәртү, техника һәм чәчү орлык­лары алу мәсьәләләрендә төп киңәшчем – Көчек авылында туып-үскән Илнур Сәетов. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган якташыбызга бик рәхмәтле. Ә менә техника буенча төп ярдәмчеләр – күрше Сокманнан Илфат Хәби­буллин, авылдашларым Рәүф Сибгатов һәм Фәнис Нәҗметдинов.

– Гаиләгез хакында да сөйләп китегез әле.
– Хәләл җефетем – Чаллыда. Әлегә оныгыбызны карарга булыша. Шуңа әлегә авылда үзем генә яшим. Хатыным белән Чаллыда эшләгән вакытта таныштым. Валя исемле, тумышы белән Кырымнан. Аны «КамАЗ» төзелешенә җибәргән булганнар. 1975 елда өйләнештек. Фатир алдык. 2 кыз тәрбияләп үстердек. Өч оныгыбыз бар. Аллаһка шөкер, туганнарым белән бик тату яшибез. Энекәшләр, сеңелкәшләр белән киңәшләшеп эшлибез.

– Фәнис абый, сез әле үз акчагызга «Яңарыш» газетасын да яздырып, авылдашларыгызга бүләк итәсез. Зур рәхмәт сезгә. Алга таба да бергә ярдәмләшеп яшәргә язсын.
– Әйе. Авылда өлкәннәргә яр­дәм итеп, аларны дөнья мәшә­катьләреннән арындырып, сөен­дерергә тырышам. Үзем дә газетаны укып барам. Авылдашларым да яратып укыйлардыр, рәхмәтләр әйтәләр.

Фәнис абыйның техникасы Яңа Акхуҗага кергән юлда, элекке трактор-машина паркы урынында урнашкан. Без аның белән биредә әңгәмә кордык. Фәнис абыйның киләчәккә планнары зур. Ул фермаларны төзекләндереп, терлекчелек белән шөгыльләнергә тели. Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшиләр Хаҗиевлар.

14 октябрьдә Фәнис абыйның 70 яшьлек юбилее. Аны бәйрәме белән котлап, иң мөһиме сәламәтлек, тыныч имин тормышлар телибез. Булганның рәхәтен күреп, туганнар белән гел шулай бергә, балалар, оныклар игелеген тоеп, тормыш иптәше белән тигез гомер кичерергә насыйп булсын.

Гөлнара Вәлиева.