Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эшкә бирсәң чын күңел…
29.12.2021

Эшкә бирсәң чын күңел…

Йортында хайваннар тотмаган кеше сирәктер. Мәче һәм эт кенә түгел, попугай, тычкан, күсе, хәтта еланнар, кәлтәләр дә асрыйлар хәзер. Йорт хайваннарын үзебезнең тугры дусларыбыз дип атыйбыз. Бер ияләшеп китсәң, алардан башка яшәү күңелсез була башлый. Ләкин хайваннар да кеше сыман авырып китә. Дәваларга теләп, алар өчен иң яхшы ветеринар эзлибез, дарулар алабыз.
Можгада яшәүче Марат Сафин ике ел элек туган шәһәрендә йорт хайваннары клиникасы ачкан. Ләкин төп максаты акча эшләү түгел, ә хуҗалары булмаган, ташланган эт-песиләргә ярдәм итү. Аңа бу изге эшендә волонтерлар да ярдәм итә. Маратның үзе белән шул хакта сөйләштек.

— Марат, син ни өчен әлеге һөнәрне сайладың?
— Әлеге һөнәрне сайлавым юкка түгел. Әтием дә, әнием дә ветеринарлар. Мине кечкенәдән хайваннарны яратырга өйрәттеләр. Аларның эшен күреп, белеп үстем. Можгада ветеринария көллиятен тәмамладым. Укуымны тәмамлагач, әти авыру сәбәпле, без Краснодар крае Новороссийск шәһәренә күчендек. Монда бер клиникага эшкә урнаштым. Эт, песиләрне дәвалау буенча бик күп тәҗрибә тупладым. Новороссийскида хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү буенча волонтерлар агымы көчле. Мин дә аларга кушылдым. Ветеринар булгач, аларга ярдәм иттем. Тик күңелем туган якка тарта башлады. Можга төшләремә керә иде. Ике ел элек гаиләм белән күченеп кайттык.

— Хайваннар өчен ярдәм итү фондын ничек ачарга булдың?
— Можгада хуҗасыз хайваннар мәсьәләсе зур булса да, волонтерлар бик аз. Минем ниндидер клиникалар ачарга акчам юк, ләкин машинам һәм медицина кирәк-яраклары тутырылган сумкам бар иде. Мин социаль челтәрләрдә йорт хайваннарына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүем турында игълан бирдем. Өйгә чакыруларга йөри башладым. Шул вакытта миңа Марина исемле кыз шалтыратты. Ул авыру, хуҗасыз калган йорт хайваннарына ярдәм итәргә теләге барлыгын белдерде. Тик шәһәребездә бер генә ветеринар да аның белән бушка эшләргә риза булмаган. Мин ике дә уйламый ризалаштым. Хәтеремдә, беренче тапкыр Марина белән нәкъ шәһәр үзәгендәге урамда яши торган авыру эткә ярдәм итәргә барган идем. Соңыннан бер авылдан шалтыратып, песи баласының юл һәлакәтенә эләгүе турында әйттеләр. Каты бәрелү аркасында, аңа операция кирәк иде. Марина социаль челтәрләр аркылы песине дәвалау өчен матди ярдәм кирәк булуы турында игълан бирде. Соңыннан без ул песи баласын дәвалап, аңа хуҗа таптык. Әнә шулай Можгада волонтерлык агымына нигез салдык. Вакыт узгач, мин йорт хайваннарын дәвалау клиникасы ачтым. Ләкин волонтерлык эшеннән тукталырга уемда да юк иде. Мөмкинлек барлыкка килү белән клиника каршында иясез хайваннарга ярдәм итү фонды булдырдым.

— Әлеге фондның эше нәрсәдән гыйбарәт?
— Фонд – волонтерлар агымын бер­ләш­терүче бер нокта дисәм, ялгышмам. Ләкин без боларның барысын да үзебез генә ерып чыга алмас идек. Фонд эшчәнлегенә шәһәр халкы, төрле кибетләрнең хуҗалары, эшмәкәрләр, укучылар, студентлар ярдәм итәләр.
Волонтерлар арасында Алена исемле кыз бар. Ул узган елны 1 сентябрь алдыннан мәктәпләргә “Чәчәк бәйләме урынына – йортсыз хайваннарга ризык” дигән акциядә катнашырга тәкъдим итте. Ике ел инде укучылар этләргә, песиләргә махсус ризыклар алып киләләр. Мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештырабыз. Без аларга хайваннарның ничек яшәүләрен күрсәтәбез, нинди ярдәм кирәклеге турында сөйлибез. Аларның күңелләренә изгелек орлыклары чәчәбез дип, икеләнми әйтә алам. Безнең клиникада, фондта бер тапкыр булган бала хайваннарны беркайчан рәнҗетмәячәк. Алай гына да түгел, укучылар безнең янга соңыннан да килеп йөриләр, булышалар. Пандемиягә кадәр волонтерлар сәүдә үзәкләрендә йортсыз хайваннарга ярдәмгә юнәлтелгән төрле акцияләр уздыра иделәр. Тиздән янә бу изге эшне башлап җибәрербез дип уйлыйм. Гомумән, Можгада ачык күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр яши. Мин шуңа бик сөенәм. Быел безнең эшебезне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов та бәяләде. Рәхмәт сүзләрен җиткереп, фондның үсешенә 25 мең сумлык сертификат тапшырды.

— Социаль челтәрләрдән күзәтеп барам, авыру йорт хайваннарын башка шәһәрләрдән дә алып килүчеләр бар икән. Димәк, сине бик яхшы белгеч дип уйларга җирлек бар.
— Үземне иң яхшы ветеринар дип әйтмәс идем. Ләкин мин һәрвакыт белемемне арттыру өстендә эшлим. Интернет аркылы төрле лекцияләр тыңлыйм, ветеринария темасы буенча китаплар укырга яратам. Ижаудагы клиникаларга тәҗрибә уртаклашырга йөрим. Хәзер йортларында песиләр, этләр асраучылар күп. Шуңа күрә ветеринар белемле, тәҗрибәле булырга тиеш дип саныйм мин.

— Хәзер кыш. Урамда салкында үлүче этләр, песиләр саны да арта. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?
— Күп кенә хуҗалар стерилизация узмаган эт-песиләрен урамга чыгарып җибәрәләр дә, вакыт узып, алар бәбиләгәч, эт, песи балаларын капчыкка салып чүплеккә алып барып ыргыталар. Кызганыч, мондый хәбәрләр даими килеп тора. Бу коточкыч вәхшилек. Кемнең исә моңа кулы бармый, алар бу җан ияләрен урамга куып чыгаралар. Шуннан соң йортсыз эт-песиләрнең артуына шаккатабыз. Монда бары тик без үзебез гаепле. Инде ярдәм итик дисәк, кышкы салкыннарда аларны ашатырга тырышыйк, шушы юнәлештә эшләүче волонтерларга булышыйк. Дүрт аяклы дусларыбызга без дә ярдәм итмәсәк, аларны үлемнән кем коткарыр? Шул турыда онытмасак иде.

— Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
— Бүгенге көндә ирешкән барлык уңыш­ларым да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип саныйм. Киләчәктә дә һөнәремә тугры калып, шәһәребездә йортсыз эт, песиләр кимесен өчен бар тырышлыгымны куеп эшлиячәкмен.
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина.