Йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге!
Бакчадагы яшелчә, җимешне җыеп, эшкәртеп, базларга салу белән, зур эш беткән кебек була. «Җылы өйләребездә, исән-имин яшәп, үзебезгә ашарга язсын», – дип сөенәбез уңышларга. Без кыш буе бакча эшләреннән ял итеп торсак, Удмуртия авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында кыш көнендә дә эш туктап тормый.
Яшелчә, арыш, бодай һәм башка үсентеләрнең чирләргә чыдамлыгын, уңдырышлылыгын, кышын ничек саклануын сыныйлар, яңа сортларны өйрәнәләр биредә. Һәр хезмәткәрнең үз юнәлеше бар. Әңгәмәдәшем Эльжибора Азат кызы Касимова бәрәңге сортлары буенча фәнни тикшеренү алып бара, аларны җентекләп өйрәнә. Эльжибора Удмуртия авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшерү институтында өченче елын эшли. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта укуын дәвам итеп, Санкт-Петербургның Н. И. Вавилов исемендәге Бөтенроссия үсемлек ресурслары институтында (ВИР) аспирантурада укый. Илебезнең фән галимнәре белән берлектә селекция белән шөгыльләнә. «Селекция – ул яңа сортлар булдыру. Безнең институт яңа сортлар табу белән 15 елдан артык шөгыльләнә. Ел саен безгә меңнән артык бәрәңге гибридлары җибәрелә. Аларны 8 ел сыныйбыз. Иң уңышлылары сайланып алына, яраксызлары төшеп кала. Кыскасы, меңләгән гибридтан 8 ел эчендә бер-икесе генә кала. Быел Удмуртия халкы арасында Вконтакте челтәрендә бәрәңгенең яңа сортларына исем тәкъдим итү бәйгесе узды. Иң яхшы дип саналган өч сорт сайланып алынды. Аларга исемнәрне халык тәкъдим итте: «Первомай», «Зангари», «Занла». Сортларны сайлаганда, аларның ничек уңыш бирүенә, тәменә, үстергәндә һава шартларына чыдамлыгына, уңышны җыеп алганнан соң ничек саклануына игътибар итәбез. Мисал өчен, «Батыр» – иртә өлгерүче, сары кабыклы һәм сары эчле бәрәңге.
«Югдон» – кызыл кабыклы, сары эчле, шулай ук бик тәмле, яхшы сакланучы сорт. «Тюрагай», «Зарни», «Парус», «Мелуп» – бу сортлар барысы да инде ныклап тикшерелгән, тиешле документлар әзерләнеп, тиздән дөньяга чыгачаклар.
Үз һөнәрен шундый ярата Эльжибора. «Басуда эшләү, табигать белән бәйләнеш бик ошый. Яшьләр юкка авыл хуҗалыгы тармагын сайларга куркалар. Бик мавыктыргыч һөнәр ул», — ди.
Эльжибора үзе Балезино районы Падера авылында туган. Әтисе татар, әнисе рус милләтеннән. «Әнием белән генә үссәм дә, канымда булганга күрәдер, татарлык бар миндә. Ул минем фамилиямдә генә чагылмый. Мин үсә төшкәч, Пибаньшурда яшәдек. Анда элек хәрби часть бар иде. Әллә шуңа, абыем хәрби һөнәрне сайлады. Күптән түгел Украинада булып кайтты. Ул анда чакта аның өчен ут йотып тордык. Хәзер ул Краснодар краенда хезмәт итүен дәвам итә. Ә мин, һөнәр сайлау турында артык уйланмыйча гына авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган идем. Югыйсә, хисапчы булырга хыялланган идем. Нәтиҗәдә, агроном һәм хисапчы һөнәрен үзләштердем.Авыл хуҗалыгы тармагы ныграк ошады. Мин шушы юл буенча киттем, фәнни тикшеренүләрем турында мәкаләләр язам», – ди Эльжибора. Ул үзенең бәрәңге үрчетү буенча туплаган фәнни тикшеренүләрен, тәҗрибәсен уртаклашып язган мәкаләләрне төрле журналларда бастырып чыгарган. Әйтик, «Тюрагай» дип аталган бәрәңге сорты турындагы язмасы К. А. Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университеты журналында басылып чыккан.
Моннан тыш, алар институтта бәрәңге сортларын сәламәтләндерү белән шөгыльләнәләр. Аның ике ысулы бар. Берсе – меристем ысулы, бәрәңгенең күзәнәген кисеп алып, уңдырышлы җиргә утыртып үстерәләр. Икенче ысул – бәрәңгене ИФА ысулы белән анализ ясап, вирусларга тикшерәләр. Тулысынча сәламәт бәрәңге тамырының үсентеләрен шулай ук уңдырышлы җиргә утыртып үстерәләр.
«Бәрәңгене ярып утырту яхшыракмы, әллә бөтен килешме?» – дип, үземнең кызыксындырган сорауны бирергә ашыгам. «Әлбәттә, бөтен килеш яхшырак, кискән бәрәңгеләр арасында авырулары булып, бер-берсенә йогарга мөмкин. Ә вирус кергән бәрәңге әйбәт булып үсеп китеп, яхшы уңыш бирсә дә, начар сакланырга, черергә мөмкин», – дип аңлатты ул.
Эльжибора генетик һөнәрен дә үзләштерә. «Хәзерге вакытта теге яки бу сортның авыруларга чыдамлык ДНК маркерларын башлангыч селекция этабында ук белергә була. Мин шушы яңа ысулларны кулланырга өйрәнәм. Яңа биотехнологик ысулларны кулланышка кертү эшебезне күпкә җиңеләйтә, вакытыбызны җанга калдырырга ярдәм итәчәк», – ди ул.
«Авыл баласының бәрәңгедән башканы күргәне бармыни!» – дип әйтсәләр дә, без, авыл балалары, бәрәңге турында берни дә белмибез икән бит. Аны язын утыртып, җәен колорадо коңгызларыннан саклап, көзен җыеп алсаң, җиткән», – дип уйлаучылар ялгыша икән. Аны үрчетү, вируслардан арындыру, яңа сортлар уйлап табуның нинди генә фәнни ысуллары юк икән бит! Эльжибораның эш урынындагы калын-калын китап-брошюраларындагы таныш булмаган терминнар, электр лампочкалары яктылыгында аквариумга охшаш пыяла савытларда, кечкенә пробиркаларда үстерелә торган бәрәңге күзәнәкләре миңа әкиятләрдә очрый торган тимер сандыктагы йомырка эчендә энә күзендә яшеренгән тылсымлы көчләрне хәтерләтте. Ә ак, сары, шәмәхә эчле, моңа кадәр күргәнем дә, ишеткәнем дә булмаган сортларны күздән кичереп, «Берни дә белмим икән әле бәрәңге турында!» – дип уйлап куйдым. Менә бит нинди юллар аша үтә икән өстәлебезгә килеп җиткәнче җырларда җырлана торган «йомры гәүдәле, ак тәнле, бигрәк тәмле бәрәңге!»
Элмира Нигъмәтҗан.