Мактау тактасында кемнәр бар?
Ижау шәһәре үзәгендәге Республика Мактау тактасында фотосурәтләр яңартылды. 2 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көненә багышланган тантаналы чара узды. Биредә Мактау тактасына керүчеләрне котладылар һәм Дәүләт Премияләре тапшырылды.
Республика Башлыгы Александр Бречалов аларны тәбрикләп, рәхмәт сүзләре җиткерде. «4 ноябрь – Удмуртия өчен иң мөһим дата. Без Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бергә, яраткан республикабызның дәүләтчелеге көнен билгеләп үтәбез. Республикабызда 100дән артык милләт дус яши. Биредә катнашучыларның һәркайсы иң җылы сүзләргә лаек, чөнки алар үз эшләренә һәм Удмуртиягә битараф түгел, республикабызның алга баруы өчен тырышалар», – диде ул. Аның сүзен Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте Рәисе Сергей Смирнов дәвам итте: «Бездә иң тырыш һәм талантлы кешеләр, үз эшләренең осталары яши. Мактау тактасына 50 хезмәткәр һәм 13 хезмәт коллективы исемнәре кертелде. Әмма республикада моңа лаеклы, фидакарь һәм үз Ватанына гашыйк кешеләр тагын да күбрәк. Алар – Удмуртиянең горурлыгы, яшь белгечләр өчен тәҗрибәле һәм акыллы остазлар булып торалар, үсеп килүче буын алардан үрнәк ала», – диде.
Мактау тактасында урын алган милләттәшләребез дә бар. «Милком» акционерлык оешмасының «Сарапул-молоко» мәйданчыгында слесарь булып эшләүче Ринат Хафизов: «8 нче сыйныфтан соң, училищеда тракторчы-машинистлыкка укыдым. Аннан Сарапулның тире комбинатында хезмәт куйдым. 20 ел сөт комбинатында сөт җитештерү җиһазларын төзәтү эшләрен башкарам. Башта «Комос-Групп»ның Мактау тактасында булган идем, хәзер инде Удмуртиянең Мактау тактасында урын алуыма шатмын».
«Ижсталь»дә мастер булып эшләүче Руслан Камил улы Шәретдинов: «Ижауда туып-үстем. 9 нчы мәктәпне тәмамлагач, училищеда белем алдым, аннан соң Ижау дәүләт техник университетын тәмамладым. Әти-әнием гомер буе «Ижсталь»дә эшләгәч, мин дә аларның юлыннан киттем. 20 ел биредә хезмәт куям, бу юлны сайлавыма бер дә үкенмим».
Воткинск заводына, Ижауның «Аксион-холдинг»ына, 8 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Валерий Ватулинга һәм Ижау дәүләт медицина академиясе коллективына, Пекинда узган XXIV Кышкы Олимпия уеннарында югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Ульяна Нигъмәтуллинага, «Университет» кызлар гандбол командасының баш тренеры Роберт Минабутдиновка Дәүләт премиясе бирелде.
Роберт Рифкат улы: «Мин кечкенәдән әбиләрем белән үстем. Алар татарчага өйрәттеләр. Шуңа да гел татарча сөйләшкәнмен, русча белмәгәнмен дә. Хәзер исә киресенчә, татарча белмим. Әбиләр булмагач, татар телем дә югалды. Ижауның 8 нче мәктәбен тәмамлап, Волгоградта физик тәрбия буенча югары белем алдым. 2020 елда кандидатлык диссертациясе якладым. Башка шәһәрләргә дә тренер буларак китү мөмкинлеге бар иде, тик әтием башлап җибәргән эшне үстерәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты.
Үзем кечкенәдән спортка гашыйк идем. Балалар бакчасына йөргән чакта футбол, чаңгы белән шөгыльләнсәм, 2-3 нче сыйныфтан гандболга килдем. Минем әтием Рифкат Хәйдәр улы – Удмуртиядә гандболны башлап җибәрүче, клубның Президенты. Энем Сергей Рифкат улы – спорт клубы директоры, хатыным Лариса – олимпия резервы мәктәбе директоры, кызым минем командада уйный. Гаиләбез белән – гандбол спорты өлкәсендә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләге булучылар шактый, тик үзебезнең залыбыз юк. Без университетның 5 нче корпусында шөгыльләнәбез. «Торпедо» стадионында, балалар иҗат йортында… Кайда урын бар, шунда йөрибез. Спорт ярышлары рейтингы буенча алдынгы урыннарда барсак та, Олимпия чемпионнарына каршы уйнап, җиңүләр яуласак та, безнең даими урыныбыз булмавы кызганыч. Үзебезнең залыбыз булса, тренерлар алып, күбрәк балаларны тарта алыр идек. Балаларны 5-6 нчы сыйныфтан кабул итәбез. Минем балаларга теләкләрем: спорт белән шөгыльләнеп, үзегезне чыныктырыгыз. Урамда бушка вакыт уздырганчы, спорт белән шөгыльләнегез. Спорт режимга, дисциплинага өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта, чыныктыра», – ди.
Удмуртия Республикасында патриотик тәрбияне үстерүгә зур өлеш керткәне – «Әтиләр һәм уллар хоры» проекты өчен Удмуртия Әтиләр Советы җитәкчесе Дмитрий Чистяковка, оешма активистларына махсус премия тапшырылды. «Җиңү җырлары» проекты 2022 елның 9 маенда инде 12 нче тапкыр узды. «Александр Владимировичка безнең проектны югары бәяләгәне өчен рәхмәт. Киләсе елда «Җиңү җырлары» тыныч күк астында яңгыравын теләр идем», – диде проект активисты Анастасия Власова.
Быел беренче тапкыр Республика Башлыгы Александр Бречалов эшмәкәрләргә һәм волонтерларга рәхмәт белдерде. Алар тырышлыгы белән Донбасска гуманитар ярдәм җибәрелә. «Безнең сугышчылар, махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген намус белән яклыйлар. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, республиканың күп кенә ир-атлары үзләре военкоматларга килделәр. Алар өчен иң мөһим ярдәм – төбәк халкыннан. Һәм күпләр төрле акцияләргә кушылды инде», – диде Александр Бречалов. Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә хәрби әзерлек узучы якташларга волонтерлар ярдәме белән йоклау өчен махсус капчыклар, рюкзаклар, балаклавалар һәм җылы аяк киемнәре, аптечкалар, гади кесә телефоннары җибәрелгән.
Республика Башлыгы хәйрия ярдәме күрсәткән эшмәкәрләргә, волонтерларга рәхмәтләрен белдерде. Алар арасындагы – «Удмурт икмәк компаниясе», «Ува-Молоко», «Удмуртагрохим», «Шәрәфиев» транспорт компаниясе. Бүләкләнүчеләр арасындагы өч бала әнисе Анна Широких – Удмуртиядәге «Шьем для наших» проекты инициаторы. Алар мобилизацияләнүчеләр өчен уңайлы, сыйфатлы киемнәр тегәләр. «Шәрәфиев» транспорт компаниясе җитәкчесе Рөстәм Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, аның компаниясе махсус хәрби операция башлангач ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе белән берлектә Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасына гуманитар ярдәм җибәргән. «Февраль аенда махсус хәрби операция башлангач, айга 1-2 тапкыр гуманитар йөк җибәрә башладык. Барлыгы Донбасска 20 машина азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары озаттык. Хәзер шундый вакыт, безнең һәрберебез үзебезнең көчебездән килгәнчә өлеш кертә ала. Һәм без моны зур җаваплылык белән эшлибез», – диде Рөстәм.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Өлешчә мобилизация кысаларында ир-атларны озатуда да волонтерлар эшли. Сугышчыларны якыннары, туганнары һәм дусларыннан тыш, сугышчыларны илдә барган хәлләргә битараф булмаган кешеләр дә озата килә икән.
Рәмзия Гатауллина кызы Гүзәлия Решетникова белән бергә көн дә мобилизацияләнгәннәрне озатырга килүләре хакында сөйләделәр. Аларны инде волонтерлар таный башлаганнар, беләләр – эчкә чиратсыз кертәләр, пакетлар кертергә ярдәм итәләр. Мондый фидакарь, эчкерсез, ихлас кешеләр бик сирәктер. Алар үзләренең пенсия акчасына һәм балалар пособиесенә кибеттән икмәк, казылык, кәнфит, перәннек, шешәле сулар, куертылган сөт сатып алып, аларны пакетларга бүлеп тутыралар һәм юлга чыгучы ир-атларга тараталар. «Бер генә автобусны да читтә калдырмадык. Китәр алдыннан автобусларга кереп, сугышчыларга уңышлар һәм җиңү белән кайтуларын теләп, юлга озатып кала идек», – ди Рәмзия Гатауллина. Үзе сөйли, үзенең күз яшьләре тәгәри. «Мин Можгада туып-үстем. Анда медучилище тәмамладым. Ижауга килеп эшкә урнаштым. Башта – 2 нче шәһәр сырхауханәсенә, аннан – Механика заводы медсанчастенә. Тулай торак бирәбез дигәч, тимер юл хастаханәсенә килдем. Лаеклы ялга чыкканчы, шунда эшләдем. Пенсиягә чыккач та, эшемне ташлыйсым килмәде. Тик оныкларны карашырга, кызыма ярдәм итү өчен, эштән китәргә туры килде. Хезмәт стажым – 40 ел. Безнең мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итүне белгәч, күрше-тирә, кибеттә сатучылар да үз өлешләрен керттеләр.
Безнең ярдәм итүебез күңел халәтеннән киләдер, минемчә. Әтием Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт иткәндә, сугыш башланган. Ул үз теләге белән сугышка киткән. Украина өчен барган сугышларда катнашып, шунда яралана. Аллаһыга шөкер, өйгә исән кайтты. Гаиләдә 6 бала үстек. Хәзер дә ел саен 9 май бәйрәмендә әтиебезне искә алып, монумент янына, зиратка барып, чәчәкләр куябыз. Балаларга кечкенәдән патриотик тәрбия бирергә тырыштым, ә үз вакытында әти-әниләр бездә ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Ир-егетләребез безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар!» – дип тели Рәмзия апа.
Гүзәлия – 4 бала әнисе. Олысына 22 яшь, ул махсус операциядә катнашкан. 12, 6, 3 яшьлек 3 кызлары бар, декрет ялында. «Үзегезнең дә мәшәкатьләр җитәрлек. Сезне әлеге эшкә нәрсә этәрде?» – дигән сорауны бирми булдыра алмадым. Бу сорауга Гүзәлия: «Үземнең улым Украинада булды. Шул вакыттан соң минем өчен аларның берсе дә чит түгел, һәммәсе якын. Линейкадан соң, мобилизацияләнүчеләр автобусларга утырышалар иде. Шул арада тиз генә мин дә автобуска кереп: «Кемне озатучы юк? Мин сезне озатам», – дип, күңелләрен күтәреп, азык-төлек, шешәле су. Районнардан килгән, иртүк өйләреннән чыгып киткән кешеләр дә бар бит араларында. Без биргән азык-төлек, аларга рухи көч тә өсти. Миңа аларның әти-әниләре, якыннары ниләр кичергәннәре, нәрсә кичерәчәге таныш. Һәммәсен исән-сау, сәламәт килеш каршы алырга язсын», – диде.
Менә шундый мактауга һәм хөрмәткә лаек милләттәшләребез булу – үзе бер горурлык.
Гөлнара Вәлиева.