Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар төзекләндерелә
19.06.2019

Юллар төзекләндерелә

Төзекләндергәнче төшерелгән фото

Глазов шәһәрен урап узучы юлны төзек­ләндерү эшләре төгәлләнде.
18 июнь көнне “Ижау” юл төзүче подрядчы оешма кабул итү комиссиясенә чираттагы объектны уңышлы тапшырды. Төзекләндерелгән юл участогының озынлыгы – 3 чакрым. Эш барышында төзүчеләр юлның иске өске катламын кырып алып, тигезләп, яңа асфальт түшәгәннәр, юл кырыйлары ныгытылган, автотрассадан төшү урыннары җайланган. Глазов шәһәрен урап узучы юлны төзекләндерү Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Тулаем алганда, әлеге проект буенча агымдагы елда Удмуртиядә 94,2 км озынлыктагы 23 участок төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләренең гомуми үтәлеше 35% тәшкил итә.

Ремонт төгәлләнгәч