Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтелде
5.05.2022

Сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтелде

«Күп балалы гаиләне ялгыз әни нәрсә белән ашатырга, өйне нәрсә ягып җылытырга белми. Бу балалар ятимлекнең ачысын, ачлыкны, юклыкны күреп үсәләр. 10 яшьлек сабый кыз курчак белән уйнамый, әнигә ярдәм итү өчен фермага сыер саварга бара», – ди Зифа апа. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә тукталган. Алар — сугыш чоры балалары. Никадәрле генә авырлыклар күрсәләр дә, сынмаган һәм сыгылмаган буын.

Ветераннар саны кимегән саен, соңгы елларда сугыш чоры балаларына күб­рәк игътибар бирелә башлады. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Илебезгә Бөек Җиңү көнен якынайту өчен алар да өлкәннәр белән бергә фашистларга каршы көрәшкәннәр. Кемдер партизаннар рәтендә дошман белән күзгә-күз очрашса, икенчеләр тылда зурлар белән беррәттән хезмәт куйганнар. Бу батырлыкларын онытырга безнең хакыбыз юк.
Шушы көннәрдә Ижау шәһәре Ленин районында сугыш чоры балаларын зурладылар. Аларга Җиңү көне уңаеннан Россиянең тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән “Мирас” проекты кысаларында медальләр тапшырылды. Проект авторы – Марсельеза Мирас. “Сугыш чоры балаларына медальләрне без коммунистлар партиясе белән берлектә тапшырабыз. Медаль буенча ниндидер ташламалар каралмаган. Шулай да, алар һәркем өчен бик кадерле. Сугыш бит ул фронт кына түгел. Ул илебездәге һәр гаиләгә кагыл­ган. Ятимлекне, тормышның ачысын, авырлыгын күреп үскән бу балалар да җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Хәзер инде алар үзләре дә 80-90 яшьлек әби-бабайлар. Шушы медальләрне тапшырып, безнең аларга карата булган хөрмәтебезне күрсәтәсе, сөендерәсе килде”, – диде ул.

Быел беренче медальне тапшыру өчен без әлеге проектны тормышка ашыручылар белән бергә Татар Базары бистәсенә юл тоттык. Җыйнак кына булган йортка узабыз. Биредә Зифа апа Әхмәдишина яши. “Яңарыш” газетасының тугры укучысы икән. Бик ачык күңелле, мөлаем, ягымлы. Гомер буе сәүдә өлкәсендә җитәкче вазифаларында эшләгән. Бик яшьли тол калып, ике улын ялгызы үстергән. Ә иң авыры балачагына туры килгән. Сугыш башланганда, 3 яшьлек сабый була ул. “Бик нык авыр иде. Әтиебез фронтка китеп, бик озак әсирлектә була. Әнкәй безне, 3 кызын, ялгызы үстерде. 10 яшьлек апам фермадан кайтып кермәде. Безгә сөт алып кайтыр иде. Ай-һай, бик авыр яшәдек. Хәзер бик яхшы торам. Ике улым да әйбәт кенә түгел, алтын алар минем”, – дип сөйләде ул. Медаль тапшырырга килгәнне белгәч, күңеле тулды. “Үз изгелегегез үзегезгә кайтсын”, – дип, бик матур теләкләре бе­лән догалар укып озатып калды Зифа апа.
Икенче йортта безне Санилә апа Зарипова, Суфия апа Кәримова һәм Нурия апа Акова каршы алдылар. Дулкынлану катыш сөенүгә төрелгән күз яшьләре, рәхмәт сүзләре – беркем дә хисләрен яшермәде. Авыр тормышны үткән Санилә Зарипова бүген оҗмахтагы кебек яшим ди. Чагыштыра да ала шул. Балачагы уйнап түгел, сугыштан куркып һәм эшләп үткән. “Мин Әгерҗе районы Мукшур авылында туып-үстем. Сугыш башланганда, мәктәптә укый идем. Укудан кайткач, бәрәңге җыя идек, җәен алабута ашап үстек. Яланаяк йөргәнлектән, аяклар чебиләп бетә иде”, – ди Санилә апа, авыр хатирәләргә бирелергә теләмичә. Сүзгә Суфия апа да кушылды. “Сугыш башланганда, миңа ике-өч яшь иде. Ләкин ул дәһшәтле елларны әле дә хәтерлим. Әтине сугышка алдылар, әни ике бала белән ялгызы калды. Эшкә чыгу өчен безне төрле кешеләрдә калдырып торырга мәҗбүр булды ул. Ашау юк иде. Әнием тырыш булды, сыер тотты. Бөтен ризык сөт иде. Үләннәр, кычыткан-алабута, яз көне кар эрегәч, черек бәрәңге җыеп йөргәнне әле дә хәтерлим. Әни шулардан безгә ашарга әзерли иде. Хәзер бик әйбәт яшибез, пенсияләребез килеп тора, Аллаһка шөкер. Шушы медальне тапшырганнары өчен бик зур рәхмәт. Сез безне онытмыйсыз”, – диде ул.
Медаль тапшыруның рәсми өлеше Ленин районындагы Маяковский исемендәге китапханәдә дәвам итте. Чакырылган кунакларның берсе – Совет офицерлары берлеге җитәкчесе, икенче ранг капитаны Фәнәви Нургалиев иде. “Быел Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов карары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан 94 ветеранга 4 мең сум күләмендә акчалата ярдәм биреләчәк. Аларның саны елдан-ел кими. Тылда хезмәт иткән, сугыш дәһшәтен балачагында күргән буын да кими бара. Бүген аларга зур игътибар күрсәтеп, шушы медальләрне тапшырганга сөенәм. Алар үз балаларына, оныкларына: “Мин – сугыш чоры баласы”, – дип әйтә, үзләренең тылда күрсәткән хезмәтләре турында сөйли ала”, – диде ул.
Өлкәннәр оештыручыларга бик җылы рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Һәркемнең күңеле тулды. Барысы да: “Сугышлар башка була күрмәсен”, – дип кабатлады.

Ике ел элек Марсельеза Мирас “Минем гаиләм – Җиңү тарихында” дигән кулъязма китап та әзерли башлаган. Анда сугыш чоры балаларының, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында оныкларының истәлекләре туплана. “Минем бабам Сталинград янында барган сугышта аягын югалтып кайткан. Гаиләмдә бик күп ир туганнарым фронтка киткән. Мин исән чагында аларның кылган батырлыклары да, алар турында истәлекләр дә яшәр, әлбәттә. Тик без үлгәч, бу тарихны саклаучылар булырмы? Шуңа күрә безнең бурыч — бу мирасны үсеп килүче буынга тапшыру. Китапларда бөек полководецлар, генераллар, геройлар турында мәгълүмат күп саклана. Ә менә 17 яшендә фронтка китеп, яу кырында ятып калган гади бер авыл егете, ләкин батыр йөрәкле солдат турында кем генә искә алыр икән? Максатым – менә шушы генерал да, герой да булмаган, ләкин үз гомерләрен, сәламәтлекләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкән сол­датларның исемнәрен мәңгеләштерү”, – ди ул. Иң мөһиме: бу хатирәләр А4 форматындагы кәгазь битендә кулдан язылган булырга тиеш. Ә кемнәрдәдер фронттан килгән хатлар да сакланып калгандыр, аларны да алып килергә мөмкин. Халык әлеге проектта бик теләп катнаша. Бүгенге көндә берничә дистә хат тупланган инде. Һәрберсендә авыр сугыш чоры гына түгел, ә гади бер кешенең катлаулы язмышы тасвирланган. “Шушы хатларны укыганда, мин бик күп мәгълүмат белдем. Бик күп аянычлы язмышлар булган. Мәсәлән, кулыма эләккән бер хатны аның гаиләсе 70 елдан артык кадерләп саклый. Бу хатны солдат һәлак булуына бер көн кала язган булган… Кулъязмаларны Удмуртиядән генә түгел, Татарстаннан, хәтта Азербайҗаннан да җибәрүчеләр бар. Теләге булган һәркем миңа 8-912-760-66-90 номеры аша шалтыратып, кулъязмаларны кая алып килергә мөмкин булганын белешә яки “Яңарыш” газетасына мөрәҗәгать итә ала. Меңләгән кешенең әйтер сүзе, башкаларга сөйләргә теләгән үз гаилә тарихы булуына ышанам”, – ди автор.

Эльвира Хуҗина.