Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Киләчәк авылы»нда булдым
23.12.2021

«Киләчәк авылы»нда булдым

Шаккаттым…

Воткинск районындагы Пихтовка хуҗалыгы турында ишетеп белсәм дә, балык җитештерү хуҗалыгын, авылының үзен күргәнем юк иде. Авыл Воткинск шәһәреннән 17 чак­рым ераклыкта урнашкан. Быел Респуб­лика Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Сбербанк «Киләчәк авылы» уртак проектын гамәлгә ашырып, Пихтовка авылы халкының тормышын яхшырту буенча күп эшләр башкарыл­ган. Проектка барлыгы 226 млн сум акча сарыф ителгән.
Пихтовка Олы Кивар елгасы буенда урнашкан. Авылга кергән чакта ук бик матур сквер ясап куйганнар. Барысы да Европа стилендә эшләнгән. Монда биредә яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар бар. Атынгычлар, спорт белән шөгыльләнү өчен спорт тренажерлары, турниклар дисеңме… Бер дә шәһәр җиреннән ким түгел. Шәһәр белән авыл арасында автобус йөреп тора. “Киләчәк авылы” проекты нигезендә Пихтовкада “акыллы”тукталыш барлыкка килгән. Хәзер монда Интернеттан файдаланырга, телефонны зарядкага куярга, ә автобусларның расписаниесен онлайн режимда белергә мөмкин. Әлеге проект буенча халык өчен кирәкле биналарны төзекләндерү дә күздә тотыла. Мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы һәм мәктәп төзекләндерелгән, яңа ФАП һәм заманча стадион төзелгән. Санап киткән барлык объектлар шулай ук яңа компьютер технологияләре белән җиһазландырылган.
Мәдәният йортыннан ерак түгел цифрлы фельдшер-акушерлык пункты­ (ФАП) урнашкан. Әлбәттә, аны үз күзләрем белән күрергә теләп, эчкә уздым һәм шаккаттым: хәтта аякка бахиланы да кул белән алып киясе түгел, ә махсус җайланмага аякны гына куясы, үзе кидертә. Мондый җай­ланмалар шәһәребезнең түләүле клиникаларының кайберләрендә генә очрый. Пациент гадәттә кай җире авыртуын, нинди авыру билгеләре булуы хакында фельдшерга сөйли, ә компьютер программасы яздырып бара, бастырып та бирә. Бу Voice2Med – медицина документларын тутырырга мөмкинлек бирүче заманча технология. Ул медицина документларын тутыру өчен 22% вакытны янга калдыра. Фельдшер авыруның кан басымын, температурасын үлчәгәннән соң, диагноз кую өчен булган бөтен язуларны Вот­кинск район хастаханәсенә җибәрә. Хастаханәдәге табиб тиз арада диагноз куя, дәвалану билгели, авыруның хәле начар булса, хастаханәгә юллама бирелә. Яңа цифрлы система махсус робот ярдәмендә пациентларның сәламәтлеге турында мәгълүматны автомат рәвештә җыярга, эшкәртергә, анализларга һәм шунда ук аларны медицина хезмәткәренә тапшырырга мөмкинлек бирә. Нормадан тайпылышлар ачыкланган очракта, белгеч СберСәламәтлек кушымтасы яки телефон аша пациент белән элемтәгә керә.
ФАПтагы «акыллы» ярдәмче аппаратлар табибларга беренчел диагноз куярга ярдәм итә. Шулай ук авыл мед­пунк­тын­да кардиограм­ма да ясыйлар. Аны Воткинск шәһәр хастаханәсенә җибәреп, берничә минут эчендә җавап алалар. Димәк, хәзер Пихтовка халкына, үзләренең диагнозын белү өчен, район хастаханәсенә барырга кирәкми. Дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга мөмкин булачак. Гипертония, шикәр авыруы белән исәптә торучы Пихтовкада яшәүчеләргә электрон тонометрлар һәм глюкометрлар тапшырылды. Алар кан басымын, шикәр күләмен үзләре үлчәп, күрсәткечләрне фельдшерга тапшырып торалар. Фельдшер хәзер өендә килеш ФАПта утны сүндерә ала. Эш көне тәмамланганнан соң автоматик режимда җылылык бирү сүндерелә, ә эш башланганчы, бина җылынсын өчен 2 сәгать алдан кабызыла. Авыл кешеләре хәзер СБЕР ЕАПТЕКАдан дарулар китерү сервисыннан файдалана ала.

Пихтовка авылында 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча 457 кеше яши. Биредә бердәнбер эре предприятие – “Пих­товка” балык хуҗалыгы, ул карп үстерү белән шөгыльләнә. Онлайн презентацияне Россия авыл ху­җалыгы министры Дмитрий Патрушев күзәтеп барды. Ул: “Пихтовка авылы — кыска вакыт эчендә торак пунктта инициативалы бюджетлау һәм җирле бизнеска ярдәм итү нәтиҗәсендә заманча инфраструктура барлыкка килүенең ачык мисалы. “Киләчәк авылы” проекты яңа эшкуарлык программасын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыра. Гамәлгә ашырылган проект халыкның тормыш сыйфаты дәрәҗәсен күтәрер, ә төбәк җитәкчелеге алга таба да авылны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирер дип өметләнәбез”, — диде. Бу көнне видеоэлемтә аша авылны тәкъдим иткән чакта, Сбербанк идарәсе рәисе Герман Греф: “Удмуртиянең барлык авылларының тормышын үзгәртергә, ә аннары бу тәҗрибәне бөтен Россиягә таратырга мөмкинлек бирәчәк механизмнарны ничек эшләргә кирәклеге турында уйларга кирәк. Пихтовкада төп кызыксынучы һәм үзгәрешләрнең инициаторы бизнес булды. Мөгаен, безгә һәркайда үзгәртеп коруларда катнашырга теләүче эшкуарларны эзләргә кирәк”, — дип белдерде Герман Греф. Башкача мөмкин түгел, чөнки авылны цифрлаштыру зур финанс кертемнәре таләп итә.

Авыл елына йомгак ясалды

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов тарафыннан 2021 ел Авыл елы дип игълан ителгән иде. Инде ахырына якынлаштык, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Александр Бречалов ел башында ук өстенлекле бурычларны билгеләп: «Безнең бурыч булып, икътисадны үстерү, бизнеска ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү, инфраструктураны үстерү тора. Безгә яңа предприятиеләр һәм хуҗалыклар кирәк. Авылда тормыш шартлары яхшырсын өчен яхшы хезмәт хакы алып эшләү дә кирәк. Шуңа күрә нәкъ менә шушылар төп максат булачак», — дигән иде. Авыл хуҗалыгы республиканың горурлыгы булып тора һәм һәр өченче кеше авылда яши. 22,3 мең кеше авыл хуҗалыгында хезмәт итә. Ольга Абрамова нәтиҗә ясап: ”Пихтовка — Авыл елы кысаларында булдырылган беренче киләчәк авылы. 2021 елны авыл елы дип игълан иткәндә, безнең максат бер — авыл статусын күтәрү, икътисадны ныгыту һәм социаль инфраструктураны үстерү иде. Быел иң уңышлы проектларның берсе, һичшиксез, «Киләчәк авылы» проекты булды. 2021 елда гадәттән тыш хәл аркасында корылык булуга карамас­тан, Удмуртия авыл хезмәтчәннәре белән горурланырлык. 9,3 мең гектар ташландык авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалык әйләнешенә кайтарылды. Сөт җитештерү күләме бер миллион тоннага якынлаша — 2021 ел йомгаклары буенча 910 мең тоннага җитәчәк дип көтелә. Быел беренче мәртәбә мөгезле эре терлекләр саны үсеше күзәтелә — 2020 елның гыйнвар-ноябрь дәрәҗәсенә карата — 1,6 % (2021 елның 1 декабренә 297 195 баш), шул исәптән савым сыерлары — 2,2 %ка (119 659 баш) артты. Ел башыннан 50 терлекчелек объекты файдалануга тапшырылган, 925 яңа авыл хуҗалыгы машинасы һәм агрегаты сатып алынган (2020 елның 1 декабренә — 2,2 млрд. сумга 778 бер). Иң эре инвест­проектлар «Милком» җәмгыяте һәм Кияс районының «Дубровское» экофермасы» – Удмуртиядә беренче экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерәләр. Бу процесслар азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү тармагы предприятиеләренә дә темп­ларны арттырырга ярдәм итә — алар ит ярымфабрикатларын җитештерүне 3,8 %ка, ит консервларын — 18,8 %ка, эремчекне — 6,0 %ка, онны 8,9 %ка арттырдылар. Өч мәктәп һәм 11 балалар бакчасы сафка басты, әлеге объектларны финанслау күләме 1,5 млрд сум тәшкил итте. 88 ФАП (115,8 млн сум) төзелгән һәм бүгенге көнгә пациентларны 86сында кабул итәләр, ике ФАП лицензияләү стадиясендә. Шулай ук 8 спорт объекты сафка бас­ты. “Мәдәният” милли проекты кысаларында 195,3 млн сум ике яңа мәдәният йорты, ике кино залы һәм ике модель китапханәсе төзелешенә җибәрелгән, тагын ике авыл мәдәният объекты капиталь ремонт кичергән. Интернет челтәренә 367 социаль әһәмиятле объект тоташтырылган. Авыл елында авыл юлларына зур игътибар бирелгән — юл инфраструктурасын яңартуга гомумән алганда 1,8 млрд. сумнан артык акча юнәлтелгән. Юлларның күпчелек өлеше начар хәлдә иде. Авыл елында беренче тапкыр социаль объектларга илтүче авыл юллары ремонтланды.

«Пихтовка» — республикада сөт һәм ашлык җитештерүчеләрнең берсе. Хуҗалыкта бөртеклеләрнең продуктивлыгы елдан-ел арта, һәр гектардан 80 ц уңыш җыеп алу максаты куела. Оешмада 170 кеше эшли, уртача хезмәт хакы — 41 мең сум. Балык хуҗалыгы директоры Георгий Крылов: “Авыллардагы тормыш сыйфатын Европа дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин. Һәр гектар чәчүлек мәйданы ким дигәндә 3 т ашлык һәм 2 т сөт бирергә тиеш. Авыл хуҗалыгы бүген социаль проект түгел, бу перспективалы һәм дөрес идарә иткәндә табышлы бизнес, тик яңа технологияләргә бик мохтаҗ. Безнең командада бик күп креатив белгечләр бар. Һәм бүген без үз өстебезгә җитештерүнең нәтиҗәлелеген тагын да югарырак үстерүгә ирешү бурычын куябыз», — диде.
1 сентябрьдән Пихтовкада агрокласс ачылды, анда балалар балык үрчетү, үсемлекчелек һәм авыл эшкуарлыгын өйрәнә ала. Информатика сыйныфы өчен — мебель, ноутбуклар, инглиз сыйныфы өчен — интерактив панель, гарнитура, ноутбук һәм лего-конструктор, «Акыллы ферма» сатып алынган. Пихтовка мәктәбе төрле фәннәрне өстәмә тирәнтен өйрәнү өчен СберКласска тоташтырылган.
Ә балалар бакчасында төрле яшьтәге 2 төркемгә 34 бала йөри. Цифрлы җиһазлар белән җи­һаз­ландырылган «Домик» интерактив комлыгы, интерактив дисплей, цифрлы пианино, төрледән-төрле интерактив, заманча уенчык­лар… «Андыйларны шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләнең дә күргәннәре юк», — дип шаккатып йөрдем. Әйтик, вулкан темасын өйрәнгән чакта комнан вулкан ясыйсың һәм комлыкка рәсемен төшереп, аны җанландырып, лава акканын балаларга күрсәтергә, аңлатырга мөмкин. 2022 елда «Киләчәк авылы» проектына Селты районының Узи авылы һәм Шаркан районының Быги авыллары да кушылачак.

Гөлнара Вәлиева.