Кайнап үткән тормыш
Удмуртиядә Эчке эшләр органнарында хезмәт куйган милләттәшләребез шактый. Язмабыз герое – 31 ел милициядә эшләгән Рафыйк Ризванов. Шушы көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен каршылый. Аны күргәч, минем күз алдыма Сергей Михалков шигырендәге Дядя Степа килде. Озын буйлы Рафыйк абый елларга бераз бирешсә дә, әле егәрлеген югалтмаган.Тормыш иптәше Гөлсәрия апа белән 52 ел гомер кичереп, ике кыз үстергәннәр, инде дүрт оныкларын тәрбиялиләр. Алар белән узган гомерләре турында сөйләшеп, хатирәләрне барладык. Минем күңелгә иң кереп калган мизгел — Рафыйк абыйның әтисе турында сөйләгәндә, күзләре яшьләнүе булды. Әлеге мәкалә әтиләре Муллаянны гомер буе көткән әбисенә, әнисе Галиягә, Рафыйк абыйның инде вафат булган абыйларына дога булып барсын.
Әтине фотографиядән карап кына беләм
Рафыйк ага тумышы белән Әгерҗе шәһәреннән. 1942 елда Галия апа белән Муллаян абый гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килгән ул. Әтисен 1942 елның июнь аенда сугышка алганнар. Воткинск шәһәрендә бер ай яшь сугышчы курсын үткәч, аны фронтка җибәргәннәр. «Әтинең тәҗрибәсе дә булмагандыр инде, ул фронтка керү белән яраланып, Оренбург (Чкалов) шәһәренең госпиталенә эләгә. Әтигә ноябрь аенда мин туганны әйтеп хат язганнар. Палатада яткан солдатлар үзләренә тәүлеккә бер бирелә торган шикәр, тәмәке һәм башка ризыкларны җыеп, безгә күчтәнәч җибәргәннәр. Күчтәнәч эчендә хат та булган. Анда: «Мине кабат фронтка җибәрәләр», – дип язылган сүзләр була. Нинди фронт? Кайда? Анысы билгеле түгел, госпитальдән чыккан датасы гына билгеле. Әти шуннан хәбәрсез югалды. Сугыш тәмамлангач, һәр йорт саен кереп, «сугыштан кайтмаган кешеләрне язып йөргәннәр. «Хәтер китабы»нда да шул хәбәр буенча, ул вафат булган дип кенә теркәлгән. Күпме эзләсәк тә, әтинең кайда җирләнгәнен таба алмадык.
Без өч малай ятим калдык. Әни көн-төн Кече Пурга районының Гожня колхозында эшләде. Аңа аның өчен бер уч он бирәләр иде. Шул онны чуенга салып пешерерләр иде. Ул башта кабара-кабара да, аннан чуен төбенә төшеп бетә. Шулпа пешерсәк, ул судан гына тора иде. Кәлҗемә дә ашарга туры килде. Бераз ипи исе чыксын, дип, аңа он да сибәләр иде. Әни эштә булгач, безне күбрәк әби тәрбияләде. Әби гомер буе әтине көтте. Әтинең энесе дә яшь көенчә фаҗигале төстә вафат булган. Шуңа күрә әбинең таянычлары без генә калдык.
Әбинең күзләре начар күрде, ләкин үзе бик нык булды. Җәяү Иж-Бубый авылына барып кайта торган иде. Равил абыем хәрби училище тәмамлады. Башта Пермьдә, аннан Архангельск өлкәсендә, соңыннан Кырымда хезмәт итте. Шунда төпләнеп тә калды. Уртанчысы Рәис абый Әгерҗедә милициядә эшләде. Бик күп еллар җинаятьләр ачу бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куйды. Барыбыз да әтине кайтыр дип көттек. Ул елларда йорт саен ятимнәр иде. Һәр өйдә диярлек сугыштан кайтмаучылар булды. Безнең күршедә бер абый кайтты ул чакта. Ул немецларга әсир төшеп, тегермәндә эшләгән. Аларга анда он белән кушып, пычкы чүбе ашатканнар. Ул кайтканда ук авырый иде. Он белән пычкы чүбе аның үпкәсенә тыгылган булган. Озак яши алмады, вафат булды. Әниебез, Аллага шөкер, озын гомерле булды. Мине әтигә ошаган, диләр. Кызганыч, әтине фотографиядән күреп кенә беләм…
Еллар, юллар
Мин укуны тәмамлап, армия сафларына алындым. Башта Одесса өлкәсе Котовск шәһәрендә хезмәт иттем. Аннан безне Себергә җибәрделәр. Хезмәт итеп кайткач, механика заводында эшләдем. Безне башта өйрәнчек-укучы итеп алдылар. Ул вакытта читкә чыгарыла торган товарлар җитештерә башладылар. Без өйрәнчекләр генә булгач, җитештергән товарларыбыз начар була, шуңа хезмәт хакы да аз иде. Кырык сумга яшәп булмый бит инде. 1965 елда Эчке эшләр органнарында үзгәрешләр булды. Мин шул вакытта милициягә эшкә кердем. Ленин районына участок милиционеры итеп куйдылар. Дүрт айга Саранск шәһәренә укырга җибәрделәр. Кайту белән кече лейтенант исеме бирделәр. Менә шулай, җиң сызганып, халык белән эшли башладым. Иң элек, Татар Базары бистәсендә, аннан Тимер юл вокзалы, Малиновая Гора территорияләрендә хезмәт куйдым. Барсы да шәхси секторлар, җәяү йөрибез.
Участок милиционеры булгач, син һәр йортта яшәүчене белергә, аның машинасы, мотоциклы, коралы исәптә булырга тиеш. Әлбәттә, араларында төрлесе бар иде. Төрмәдә утырып чыгучылар, исерткеч эчемлек кулланучылар. Ул вакытта наркоманнар гына юк иде, мин лаеклы ялга китәр алдыннан гына барлыкка килделәр. Ленин районы хакимияте белән тыгыз эшли идек. Район җитәкчеләренең дә участок милиционерларына игътибары зур булды. Ул вакытта да, хәзерге кебек документ эше күп иде. Ләкин без эшләгән чакта ул документларны кулдан яздык. Сигез ел эшләгәннән соң, мин районның Литейный урамында урнашкан агач бинада кизү бүлегендә эшли башладым, профилактика бүлегендә дә хезмәт куярга туры килде. Аннан соң мине үзәккә – Эчке эшләр органына күчерделәр. Анда без районнарга рейдларга чыга идек, гел юлда булдык, өйгә кайтып кермәдек. Ике баланы тәрбияләргә Гөлсәриягә булышырга кирәк иде, шуңа мин кире Ленин районына кайтып, хезмәтемне шунда дәвам иттем.
Ул безне саклады
Рафыйк абыйның тормыш иптәше Гөлсәрия апа Ижау шәһәрендә туган. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: «Без аның белән Әгерҗедә туган көнгә баргач очраштык. Минем әти белән әни бирегә Әгерҗе районының Кодаш авылыннан килеп урнашканнар. Әти сугышка бармады, заводта эшләгәч, аңа бронь бирделәр. Заводта хезмәт хакы начар түгел иде, шуңа күрә без ачлыктан интекмәдек. Ә ул вакытта ачтан үлүчеләр дә байтак булды. Кешеләрнең кычыткан ашауларын, ачлыктан шешенгәннәрен хәтерлим. Өч энекәшем бар. Кызганыч, әниебез 41 яшьтә, әтиебез 57 яшьтә вафат булдылар. Ул вакытта әле әби безнең белән ике ел яшәде. Аллага шөкер, үстек, югалмадык. Әле бүгенге көндә барыбыз да исән. Әти-әниләр гомерләрен безгә калдырганнардыр инде.
Мин озак еллар «Вторчерметь» оешмасында хисапчы булып хезмәт куйдым. Безгә башта бер бүлмәле, аннан өч бүлмәле фатир бирделәр. Рафыйк Автозавод районыннан көн саен Ленин районына эшкә йөрде. Эше тынгысыз булса да, ул беркайчан да өйгә кайтып сөйләмәде, безне саклады. Соңыннан вакытлар узгач кына әйтеп куйгалаганы булды. Гомумән, алар гаиләләре белән, әни мәрхүм дә шундый иде, сабыр, акыллы, тыйнак булдылар. Әтисенең каберен таба алмавына борчыла ул. Ел саен 9 май бәйрәмен бик дулкынланып үткәрә. Рафыйкны халык ярата иде. Ул олысы-кечесенә үзенең киңәшләрен биреп, ярдәм итте. Хәзер дә урамнан барганда таныйлар. Кызларыбызның икесе дә югары белемле, бик акыллы булдылар».
Эштәге эштә калырга тиеш
Милиционерның эш көне ничек башлана? Иртән оперативкага җыелабыз. Кем нәрсә эшләргә тиеш, шуны билгелибез. Әле аның арасында көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кичке 22.00 сәгатьтә җитәкчеләргә хисап ясыйбыз. Эшләгән дәвердә төрле хәлләр булды. Мәсәлән, төнлә бер йорттан чакыру алабыз. Мин, машина йөртүче – икәү барабыз. Машина йөртүче керми, чөнки шул арада машинага да зыян китерергә мөмкиннәр. Караңгы фатирның ишек артында балта тотып, хатынын, балаларын куып чыгарган бер исерек тора. Элек бит әле фонарь дә юк, шырпы гына. Шырпыны да кабызырга ярамый, бүлмәдә газ ачык булырга мөмкин. Менә шул мизгелдә бөтен көчеңне җыеп, башны эшләтеп хәл кылырга кирәк.
Малиновая Гора территориясенә мине андагы участок милиционерын үтергәч куйдылар. Куркыныч та булгандыр инде. Өйгә кайткач, эштәге хәлләрне сөйләгәнем булмады. Эштәге эштә калырга тиеш. Аракы сату тыелган заманда эшләдек бит без. Кибетләрне таламасыннар дип, крепость саклагандай саклый идек. Аракы сатуны тыйганнан соң, халык нәрсә туры килә шуны эчә башлады, бу безнең эшне тагы да авырайтты. Бәйрәмнәрдә дә эшләргә туры килә иде. Элек бит тәртип саклап, гел урамда йөрергә туры килде. Хәзер генә урамнарда җәяү йөргән полиция хезмәткәрләре сирәк. Мин гомеремне милиция хезмәтенә багышлаганыма бик шат. Кызыклы булып, кайнап үтте тормыш, төрле кешеләр белән очрашып, төрле язмышларга тап булырга туры килде.
Аларга килеп керү белән күзем өстәлдә яткан «Яңарыш» газетасына төште. «Без газетаны чыга башлаганнан бирле алабыз, укып барабыз. Мәкаләләрең аша синең белән таныш без, менә хәзер үзеңне дә күрдек. «Татарстан — Яңа-Гасыр» телеканалының тапшыруларын бик яратып карыйбыз. Удмуртия җирлегендә яшәүчеләрне дә еш күрсәтәләр», – диделәр алар икәүләп.
Рафыйк абыйның әтисе турында белер өчен, мин Татарстандагы «1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановка мөрәҗәгать иттем. Алар булган мәгълүмат белән эзли дә башладылар. Димәк, тиздән Муллаян абый турында хәбәр дә булыр!
Рәфилә Рәсүлева.