Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Галәмгә юл мәктәптән башлана
15.04.2022

Галәмгә юл мәктәптән башлана

Ел саен 12 -13 апрель көннәрендә Ижау шәһәренең Юрий Гагарин исемен йөртүче 62 нче мәктәбендә ишекләр ябылып тормый. Мәктәптә быел икеләтә вакыйга — Космонавтика көнен һәм Халык авиациясе һәм космонавтика тарихы музеен төзекләндерүдән соң ачуны билгеләп үттеләр. Чакырылган кунаклар өчен беренче күзәтү экскурсиясен яшь экскурсоводлар үткәрде. Минем биредә берничә тапкыр булганым бар. Шуңа күрә музейның яңартылган идән-түшәмнәре, диварларының матурлыгы ишектән керүгә үк күзгә ташланды. Планетарий өчен яңа гөмбәз, проектор, стендлар сатып алынган. Мәктәп музеен шулай ук яңа җиһазлар да бизи, хәзер биредә хәтта утырып ял итү өчен уңайлы кресло-грушалар да бар. Архив документлары цифрлаштырылган. Ижау шәһәре Думасы депутаты Мария Бобылева тарафыннан сайлаучылар наказларын үтәү кысаларында муниципаль бюджеттан 1,26 млн сум акча сарыф ителгән.
«Бу үзгәрешләргә үз өлешен кертүчеләргә, яшь буын өчен тарихны саклаучыларга чиксез рәхмәтлемен. Космонавтика көне — илебез һәм бөтен дөнья өчен үзенчәлекле көн. Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуы безнең өчен яңа чорны ачкан үлемсезлеккә очыш булды. Без галәмгә беренчеләрдән булып очтык, һәм моны беркем дә инкарь итә алмый», — дип билгеләп үтте Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев.

Укытучыларның, укучыларның шатлыгын уртаклашырга мәктәпне тәмамлаган танылган чыгарылыш сыйныф укучылары да килгән иде. Алар – доктор, профессор, Россия ракета-артиллерия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, Россия фәннәр академиясе Удмуртия бүлеге федераль тикшеренү үзәгенең механика Институты җитәкчесе Вячеслав Деменьев һәм бүген Звездный шәһәрчегенең Космонавтлар үзәгендә эшләүче Дмитрий Шагалов. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә 62нче мәктәпнең 500дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тормышларын авиация һәм космонавтика белән бәйләгән.
Беренче космонавтның очышы һәм илебез космонавтикасы турында тәүге белемнәрне алар биредә, хәзерге яшьтәге балалар кебек үк, фотосурәтләр, документлар һәм башка экспонатлар аша өйрәнгәннәр. Аларның күбесе Ижау мәктәбенә илебезнең танылган космонавтлары тарафыннан бүләк ителгән. Иң кыйммәтле экспонатлар арасында – Гагарин һәм Терешкованың автографлары, Байконур космодромыннан старт ачкычы, «Союз» космик корабы тышлыгының фрагменты һәм башкалар. Биредә барлыгы 7000нән артык экспонат бар.
Бу көнне дә музей бер үзен­чәлекле экспонат белән тулыланды. Ул – 2018-2019 нчы елларда Халыкара космик станциядә «Союз МС» һәм «Прогресс МС» космик корабльләрендә ТВИУС приборының уңышлы эшләве хөрмәтенә «Купол» Ижау электромеханика заводы флагы. Аны заводның гомуми мәсьәләләр һәм персоналы буенча генераль директор урынбасары Игорь Краснов тапшырды. “Купол” заводы – мәктәпкә даими ярдәм күрсәтүче Ижау предприятиеләренең берсе. Аның эшчәнлеге турында мәктәптә аерым бер стенд бар.
12 апрельдә мәктәпнең икенче сыйныф укучыларын яшь гагаринчылар сафына багышлау тантанасы булды. Беренче сыйныф укучыларын сафка алу традициясе 1996 елда барлыкка килгән. Узган ел, коронавирус сәбәпле, әлеге тантана уздырылмаган, шуңа күрә дә икенче сыйныф укучылары быел кабул ителде. Ә 13 апрельдә 62 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучыларын яшь гагаринчылар сафына алдылар.
“ДОСААФ”ның Удмуртия бүлекчәсе җитәкчесе Олег Большаков укучыларны яшь гагаринчылар сафына алынулары белән котлады, мәктәпкә истәлекле бүләкләрен тапшырды.
62 нче Ижау мәктәбе беренче космонавт Юрий Гагарин исемен горурлык белән йөр­түен дәвам итә. Аның укучылары яңадан-яңа уңышлары белән сөендереп торыр, музей эшләгәндә, тарих сакланыр.

Элмира Нигъмәтҗан.