Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Полиция Кыш Бабае балаларга бәйрәм бүләк итте
30.12.2021

Полиция Кыш Бабае балаларга бәйрәм бүләк итте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау линия бүлегендә полиция Кыш бабае шефлыкка алынган мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын «Экстрим» су-мотор үзәгенә Яңа ел бәйрәменә чакырды. Балалар Кыш Бабайга Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бер генә бала да полиция Кыш бабае игътибарыннан читтә калмады, һәрберсе аның кулыннан татлы бүләкләр алды.
Бүлек җитәкчесе урынбасары Эдуард Шибанов балаларга бәхетле Яңа ел һәм куркынычсыз каникуллар теләде, ә «Экстрим» үзәге генераль директоры, Ижау линия бүлеге Иҗтимагый советы әгъзасы Владимир Сухих балаларга актив каникуллар һәм спорт белән шөгыльләнү, һәрвакыт сәламәт һәм нык булу турында онытмаска киңәш итте. Ул барысын да кар машиналарында йөрергә чакырды. Үзәк хезмәткәрләре укучыларга техниканың үзенчәлекләре һәм аның билгеләнеше турында сөйләделәр. Балалар тәҗрибәле инструктор белән кар чанасында йөрү бәхетен татыдылар.