Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Чәйнекләр патшабикәсе
21.10.2021

Чәйнекләр патшабикәсе

Һәр кешенең яраткан шөгыле була. Кемдер бакчасында, икенчеләр өйдә кул эшләре белән шөгыльләнеп, күңеленә ямь, тынычлык таба. Сарапул шәһәрендә яшәүче Зөһрә Сәләхиева калфаклар, түбәтәйләр тегә, аларга матур чигүләр төшерә. Шәһәрнең милли тормышында да актив катнаша. “Яшьрәк чакта гел эштә булдык, кул эшләренә вакыт табылмый иде. Лаеклы ялга чыккач, татарча концертка бардым. Анда матур түбәтәйләр саталар иде. Шуларны күргәч, үзем дә кызыктым. «Мин дә шулай тегә, чигә алам бит», – дип уйладым. Барысына да үзлегемнән өйрәндем”, — диде ул. Татар мәдәни үзәгендә оештырылган милли кул эшләре түгәрәгенә дә йөри.
Ә аның тагын бер кызыклы шөгы­ле – чәйнекләр туплый. Шәхси коллек­циясендә аларның саны 3 дистәдән артып киткән. Һәрберсе тормышындагы ниндидер бер вакыйга белән бәйле. “Бездә кунаклар бик еш һәм күп була. Аларга чәй кайнатып эчерергә теләсәм, аны пешерү өчен чәйнек җитми иде. Шуңа күрә мин иң элек бик зур чәйнек алдым. Анда чәй пешерсәң, бөтен кешегә дә җитәрлек була иде”, -дип, әлеге шөгыленең каян барлыкка килгәнен исенә төшерде ул.
Чәй пешерү өчен махсус чәйнекләрне кем уйлап тапкан, аларның тарихы турында мәгълүмат туплый ул. “Минем кебек чәйнекләр коллекциясен туплаучылар күп”, – ди Зөһрә апа.

Хәзер аның йортында нинди генә чәйнек юк! Күбесе Һиндстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән, төрле республикалардан кайтартылган. “Без ирем белән кая гына барсак та, төрле халыкларның чәй пешерү серләренә төшенергә тырышабыз. Әлбәттә, истәлеккә чәйнек алып кайтабыз. Мәсәлән, Үзбәкстанда булдык. Ә анда чәй эчү, аны әзерләү, пешерү – үзе бер традиция. Касәләр белән чәйнек – Үзбәкстанга булган сәяхәтебез турында истәлек”, — ди әңгәмәдәшем.
Чәйнекләр арасында аерылып торып, күзгә чалынганы — комган. Аны Зөһрә апага Чечняда яшәүче дуслары бүләк иткән. Кул остасы комганга милли төсмер кертергә дә өлгергән. “Сарапулда Зөлфәт Арсланов милли музей ачырга тели иде. Ул миндә нинди кызыклы әйберләр булуы белән кызыксынды. Мин шушы комганны алып барырга булдым. Чөнки элек һәр татар йортында да комган булган. Күргәзмәгә кую өчен мин аны махсус бизәдем”, — диде Зөһрә апа. Ул: “Һәркемнең үз шөгыле булырга тиеш”, — дип саный. Әңгәмәдәшем оста бакчачы да булып чыкты. Шәхси хуҗалыгында көзен уңышны күпләп җыеп ала, ә җәен ишегалдын төрледән-төрле чәчәкләр бизи аның.