Чын кадет булдылар
9 декабрь – Ватан геройлары көне
Һәр ир-бала кечкенәдән Тимур кебек батыр булырга хыяллана. Ижауның Советлар Союзы Герое П.Ф. Блинов исемен йөрткән 76 нчы мәктәбендәге кадет сыйныфында белем алучы укучыларның да теләге – Ватанга тугры, файдалы кешеләр булып үсү. Ватан геройлары көне алдыннан, 6 декабрь көнне, М.Т. Калашников исемендәге музейда әлеге мәктәптә укучы курсантлар тантаналы ант бирде. Шул рәвешле алар чын кадетлар булдылар.
Әлеге мәктәпнең кадет сыйныфларында 200 бала белем ала. “Төп бурычыбыз аларны физик һәм рухи яктан ныклы итеп тәрбияләү. Балаларны мәдәни яктан да ачабыз, алар хореография белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта кадетларны дисциплиналы, хәрби уку йортларына әзерлекле итеп тәрбияләү дә – мәктәпнең төп бурычларының берсе. Чыннан да, безнең мәктәпне тәмамлаган укучыларның күпчелеге хәрби белем алуларын дәвам итәләр, без алар белән горурланабыз”, — диде мәктәп директоры Рәис Ямилов.
Биредә укый башлап, бер-ике ай үтүгә, укучылар кадет тормышының кодексына әйләнгән ант текстларын ятлап өлгерәләр. Туган илебезне яратучы ватанпәрвәрләр булып үсәләр. “Минем әтием хәрби. Аның бәйрәмнәрдә ничек итеп атлап баруын сокланып карыйм идем. Әтием кебек форма киеп йөрисем килде. Шуңа күрә кадет сыйныфына укырга кердем ”, — диде Ярослава Тимергазина.
Матур парад формалары кигән кадетларның йөзендә бераз борчылу, дулкынлану билгеләре сизелсә дә, ант биргәннән соң алар эреп юкка чыкты. Ә әти-әниләре йөзендә балалары өчен горурлану хисләре ярылып ята иде. “Кадет сыйныфында уку улым Данилның да, безнең дә уртак теләк булды. Аның әлеге мәктәптә дуслары да күп. Балалар төрле походларга йөриләр, алар өчен кызыклы программалар оештырыла. Улыбыз киләчәктә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтер дип ышанабыз. Ә без аңа һәр юнәлештә дә ярдәм итәргә әзер”, — диде Альбина Зөфәр кызы.
Совет офицерлары берлеге рәисе Фәнәви Нургалиев та әлеге тантананың мөһимлеген билгеләп үтеп, балаларга уңышлар теләде. Әлеге мәктәптә яшь диңгезчеләр сыйныфы да бар. “Мондый сыйныф бездә беренче елын гына эшли. Балалар бик теләп йөриләр. Февраль аенда аларның да ант бирү тантанасы узачак. Укучыларда Ватанга тугрылык хисләре, мәхәббәт тәрбияләү өчен тырышабыз. Безгә ата-аналар да ярдәм итеп тора. Мәктәп коллективы, ата-аналар, укучылар бердәм булганда, моның нәтиҗәләре дә күркәм булачак. Барлык балалар да киләчәктә хәрби булмасалар да, алар илебезне якларга, сакларга һәрвакыт әзер булачак”, — диде, укытучы, запастагы капитан-лейтенант Марат Хөснуллин.
Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьев, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, полиция полковнигы Ильяс Ханнанов укучыларның сайлаган юлларыннан тайпылмыйча тырышып белем алуларын теләделәр.
Кадетлар биргән антларына тугры булып калырлар, Тимур сыман илебезнең, туган җиребезнең лаеклы гражданнары булып үсәрләр дип ышанып калабыз.
Эльвира Хуҗина.