Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


6.10.2016

Cокланам

Мин туган авылым буйлап атлыйм, яраткан мәктәбемә, укучыларым янына ашкынам. Юлымдагы очраган һәрнәрсә күңелемдә соклану уята. Әнә карагыз әле, нинди бай, һәр җире төзек, матур җыйнак татар авылы өйләре. Хуҗасы иртүк көрәк, сәнәк тотып, нидер эшләп, төзәткәләп йөри. Берәүләре бозау чыгара. Икенчеләре шаулап үскән аллы-гөлле чәчәкләренә су сибә. Ничек инде халкымның эшчәнлегенә, матурлыкны яратып, бакча тулы чәчәкләр үстергән авылдашларыма сокланмыйсың? Әйе, мин тырышларга, уңганнарга, алтын куллы эшчән һәр кешегә сок­ланам. Әнә телеңне йотардай чәкчәк, ә аңа кешенең күпме көче кергән! Хатын-кызларыбызның чик­кән сөлгеләре, бәйләгән башмаклары — һәммәсе уңганлык бил­гесе. Аларның осталыгына уңган-булганлыгына белсәгез иде.
Мин авыллардагы балкып торучы алтын айлы мәчетләргә, шул мәчетләрне төзүгә, аны саклауга зур өлеш керткән милләттәшләремә сокланам. Ә анда йөрүче ак яулык­лы апалар, саф күңелле, һәрвакыт изге теләктә булучы әбиләр, түбәтәйле агайлар — һәммәсе бары соклану гына уята. Алар бит без белми дә калган күпме изге гамәлләр кылалар. Авылдашларыбызны соңгы юлга озатканда, барлык гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтиләр. Халкыбызның иманын, әхлагын саклау өчен үзләреннән әйтеп бетергесез зур өлеш кертәләр. Кешегә кайгы-хәсрәт килгәндә, беренчеләрдән булып, ярдәмгә ашкынган яхшылык кылучыларга ничек сокланмыйсың инде?!
Мин урам буйлап барганда, баласын кулына җитәкләгән әтигә сокланам. Әти кеше баласын җитәкләгән, үзләре нәрсәдер гәпләшәләр. Ә кечкенә сабый әтисе янында шундый горур атлый. Беләсезме нигә? Ул белә: аның янәшәсендә саклаучысы, яклаучысы, аны кадерләүчесе бар. Мин мәктәбемә килеп керәм, анда мине укучыларымның шат авазлары, белем алырга сусаган ихлас карашлары, миңа һәрчак ярдәмгә килә торган хезмәттәшләрем каршы алуы үзе бер соклангыч бәхет түгелме соң?!
Мин бу дөньяда кылынган һәр изге гамәлгә сокланам. Ятимне, ялгыз карчыкны сөендергән кешеләргә сокланам. Миңа әтием: “Кызым, ишек төбенә кеше килеп, ишегеңне шакып керә икән, димәк, аңа ярдәм кирәк. Ярдәмең кирәк булмаса, ул синең ишек төбендә басып тормас иде. Шуңа күрә кулыңнан килгәнчә кешегә ярдәм ит”, — дип әйтә торган иде. Мин ярдәм сорап барганда, үз эшләрен бер читкә куеп, сиңа ярдәм итәргә ашкынган кешеләргә бик тә сокланам. Ни өчен дисезме, чөнки андыйлар синнән файда, акча, байлык өмет итми, ә бары тик ихлас ярдәм кулын гына суза.
Без бит авырлык килсә, Аллаһыбызга мөрәҗәгать итә­без. Авылыбыздагы ак яулык­лы әбиләребезгә хәер, мәчетләребезгә сәдака бирергә ашыгабыз. Мин шул вакытта ихлас күңелдән кул күтәреп, безгә теләк теләгән әбиләргә сокланам. Күңелләргә рәхәтлек бирә торган Коръән аятьләрен тыңлаганнан соң, күңелләрдә тормышка ышаныч арта. Яшәүгә көч, мәхәббәт уяна.
Мин тагын бер күренешкә сокланганымны язмыйча калдыра алмыйм. Менә авыру ана соңгы көннәрен көтеп түшәктә ята. Янында авыру ананы тәрбияләүче кызы. Ул газиз анасына калак белән су каптыра. “Әнием, аякларың туңмыймы синең?”- дип, аягына итеген кидерә. Аналар белән бәйле менә тагын мәңге онытылмаслык бер күренеш. Бер ул анасын соңгы көннәргәчә тәрбияли һәм аны соңгы юлга озату өчен Иж-Бубыйдан Кырындыга кадәр зат­лы машинасының алгы креслосына утыртып алып кайта. Аның белән тере кешедәй сөйләшеп, «әниемә соңгы хөрмәтем» дип, ирләрчә тыныч кына елый. Бу сок­лангыч күренеш түгелме?!
Тагын бер соклангыч гамәл турында язасым килә. Әгәр дә, “Яңарыш” газетасы булмаса, мин сезгә күңелемдәге хисләрне җиткерә алыр идемме? Мин, кадерле укучым, үземнең хисләрем ташыганда, елыйсы килеп, күңелем тулганда, кулыма каләм алам да мәкаләмне яза башлыйм. Язгач, күңелләрем бушап, рәхәтләнеп калам. Ихлас күңелдән әйтәм: мин Удмуртиядә татар дөньясын танытучы, күпләргә иҗат мәйданын бирүче “Яңарышка” сокланам. Мин “Яңарышка” да, аның мөлаем хезмәткәрләренә сокланам. Сезгә ничектер, әмма миңа ”Яңарыш”та эшләүче һәр журналист, сөйкемле, күңелемә якын. Чөнки аларның эшләре изге, милләтебезне үстерүгә күп көч куялар, күңелләре саф, чиста, чөнки алар һәрберебезгә яхшы мөгамәләдә, изгелектә. Менә шулай, мин шушы кунак булып килгән якты дөньяда якыннарымның, гап-гади кешеләрнең изге гамәлләренә сокланып яшәвемне дәвам итәм. Бу дөньяда безне сөендереп тора торган изге күңелле кешеләр, соклангыч гамәлләр күбрәк булсын иде! Мин сокланам…

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.