Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бурычыңны түләмәсәң, машинасыз каласың
3.11.2021

Бурычыңны түләмәсәң, машинасыз каласың

28 октябрь иртәсе. Көн болытлы, яңгыр сибәләп тора, салкынча, дымлы. Мондый көнне урамга да чыгасы килми, тик минем ЮХИДИ­ һәм суд приставлары белән бергәлектә рейдка чыгасы бар.

Җылы кием­нәремне киеп, очрашу урынына киттем. Мин килгәндә үк, Металлург­лар шәһәрчегеннән үзәккә таба барган юлда гаишник­лар машиналарны туктаталар иде инде. Алар кемнең бурычы барлыгын кайдан беләләр икән соң? Әлеге сорау белән без, журналист­лар, суд прис­тавлары идарәсе федераль хезмәте җитәкчесе урын­басары Кирилл Николаевка мөрәҗәгать иттек. “Без, суд прис­тавлары, ЮХИДИ белән рейдларны еш уздырабыз. Рейдлар бурычлыларны тоткарлау максатыннан уздырыла. Хәзерге вакытта салым, коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булганнарның, алимент түләмәүчеләрнең, битлек режимын бозганнарның исемлеге төзелде һәм компьютерга кертелде. «АвтоУраган» комплексын кулланабыз. Шул вакытта суд приставы ЮХИДИ хезмәткәренә әйтеп, бурычлы машинаны туктата. Машина йөртүченең документларын тикшергәч, ул яшәгән район буенча суд приставы хезмәткәре, аның бурычы хакында сөйләшә. “Митсубиси” машинасы хуҗасы безнең белән элемтәгә дә чыгарга курыкмады. Тик исем-фамилиясен әйтергә генә кушмады: машина хуҗасының 35 000 сум күләмендә бурычы бар: 20 000 сум – алимент, 15 000 сум — битлек режимын бозган өчен штраф. Машинасыз калмас өчен, бурычны шунда ук түләде. “Мин бүген эшкә барырга чыктым. Әлеге туктату бик вакытсыз һәм бик уңайсыз хәлдә калдырды мине. Мин үземнең бурычым хакында белә идем — 20 мең сум алиментым барлыгын да, 15 мең сум битлексез йөргәнгә штраф барлыгын да. Яз көнендә сәүдә үзәгенә кердем. Ул чакта битлек кимәгән идем. Тикшерүчеләр миңа кисәтү яздылар. Җәен тагын үземнең гаебем аркасында битлексез тоттылар. Ул чагында инде миңа штраф салынды. Соңрак түләрмен дип кичектереп килдем. Мондый хәлгә юлыгырмын дип, башыма да керми иде. Машинаны алып китсәләр, аны штрафстоянкадан алу өчен тагын акча түләргә кирәк була. Хәзер ничек тә, 35 мең сум акча табып, бурычларымны капларга тырышачакмын. Башкаларга да әйтәсе килгән сүзем: минем кебек хәлдә каласыгыз килмәсә, бурычларыгызны вакытында түләргә онытмагыз”, — диде ул.

Алимент түлисеңме?

Рейдта катнашкан суд прис­тав­лары сөйләвенчә, үз баласына алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләр аз түгел. Хөкүмәт андыйларны акылга утыртам дип, нинди генә чаралар кулланмый?! Машиналарына, йортларына, мал-мөлкәтләренә арест салынса да, чит илгә барырга җыенучыларны самолетка утыртмасалар да, бурычлылар төзәлергә ашыкмыйлар. Алимент буенча бурычы булганнар үз балаларына акча түләүдән качып йөриләр. Суд прис­тавлары аларны барлап торалар. Тик шулай булса да, аларның сафы арта гына бара. Яхшы машиналарда йөреп, тәмле ашап, матур киенеп йөргән ир-атлар да алимент түләүдән баш тарталар. Шулай ук кайберәүләр рәсми рәвештә түбән хезмәт хакы алып, буш вакытларында теркәлмичә акча эшләп, фәлән мең сумлык акчалары исәпләнми кала. Алимент алырга тиешле балага рәсми хезмәт хакыннан исәпләнгән акча, гадәттә, тиеннәрне генә тәшкил итә. Әле шуны да түләмәүчеләр Удмуртия буенча 15 мең кешедән артык. Хатын-кызлар арасында да балаларын ташлап китүчеләр бар. Алимент түләүдән качып йөргәннәре дә 5 мең чамасы. Тәҗрибә күр­сәткәнчә, аларның күбесе – тәр­типсез тормыш алып баручылар, ана хокукыннан мәхрүм ител­гәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми. Ирләре биргән алимент акчасына эчеп ятучы әниләр дә юк түгел. Балаларына тәм-том, кием-салым алыр урында, андыйлар акчаны аракыга тота.
Алимент аерым бер сумманы яисә хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Ничә бала булуга карап, өчтән бер яисә алтыдан бер өлеше дә булырга мөмкин. Эшләмәүче кешеләр өчен әлеге сумма Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бу очракта эшкә урнашу отышлырак та. Суд приставлары 2016 елның 15 гыйнварыннан башлап алимент яки башка бурычлары булган кешеләргә карата транспорт чарасын идарә итү хокукын вакытлыча чикләү турында карар чыгара. Приставлар карары нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычлы кешенең транспорт чарасын штраф мәйданчыгына алып китү хокукына ия.
Закон нигезендә, әгәр дә алимент буенча 10 мең сумнан артык бурычың бар икән, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Суд прис­тавларын иң гаҗәпләндергәне – алиментчы кешенең хокукларын чикләгәндә яисә җинаять эше кузгатканда, “акчам юк, очын-очка көчкә ялгап барам” дигәннәре дә әҗәтләрен тулысынча капларга акча таба. Чит илгә командировкага барырга кирәк булганда, әҗәтләрен түләргә бик теләп ризалашалар. Җыелган бурычлар күп булса, машинага арест салына. Арест шулай ук көнкүреш техникасына да салынырга мөмкин. Ләкин көндәлек кирәк-яракларга арест салынмый, ди суд приставлары. Бурычыңны түлә дә, тыныч йокла, дигән халык әйтеме бар. Дөрес сүзләр. Тотарлармы, ябарлармы, түләттерерләрме дип йөргәнче, тыныч күңел белән яшәүгә ни җитә?! Йокың да тыныч, тормышың да!
Рейд барышында 38 автомобиль тикшерелде, шуларның өчесе штрафстоянкага озатылды һәм ике бурычлы кеше шунда ук бурычын түләде. Салым һәм административ штрафлар түләмәгән өчен «Тойота Камри» һәм «Тойота Лэнд Крузер» автомобильләрен штрафстоянкага алып киттеләр (гомуми бурычлары 3 млн сумнан артык). Төп бурычтан тыш, автомобиль хуҗаларына бурыч суммасының 7% күләмендә үтәтү җыемын түләргә, шулай ук 2500 сум күләмендә эвакуатор хезмәтләрен түләргә туры киләчәк. Фатир, ут, газ өчен, салым, алимент, штраф кебек бурычларыгызны соңга калмый түләргә тырышыгыз! Шулай ук битлек режимын бозган өчен түләнмәгән штраф та машинагызны тартып алу белән янарга мөмкин.

Гөлнара Вәлиева.