Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында
30.12.2021

Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында

Декабрь аенда Казанда XIII «Яшь татар лидеры мәктәбе» узды. Бу юлы мәктәп кысаларында “Татар мирасы” этномәдәни яшьләр форумы да оештырылды. Чарага илебезнең төрле төбәкләреннән 100дән артык яшь милли җанлы активистлар җыелды. Катнашучылар арасында “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Диана Йосыфкулова да бар иде. Аның белән әңгәмәдә “Иман” татар яшьләре берлеге эшчәнлегенә нәтиҗә ясадык, киләсе елга эш планнары турында сөйләштек.

— Диана, Казаннан нинди хисләр белән кайттың?
— Әлеге мәктәптә беренче тапкыр булдым. Кызыклы, яшьләр өчен файдалы чара. Безнең өчен төрле тренинглар оештырылды, спикерлар белән очрашулар үтте, остаханәләр уздырылды. Шулай ук без «Татар мирасы» дип аталган этномәдәни яшьләр форумында катнаштык. Шәмаил сәнгате, агач, ювелир эшләнмәләр, чигү, татар халкының милли киемнәре, күн мозаика техникасы белән эшләнгән әйберләр белән таныштык. Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы күргәзмәсен карадык. Безне «Татмедиа» җәмгыяте һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең уртак проекты – «Татар иле» күргәзмәсе белән дә таныштырдылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Татмедиа» җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина белән очраштык. Аларны үзебезнең оешмаларның эше, яшьләр өчен оештырыла торган чаралар белән таныштырдык.

— Яңа идеяләр тудымы?
— Әйе, максатларыбыз күп. Иң зур телә­гем – Ижауда татар яшьләре үзәге ачасым килә. Мондый үзәк Екатеринбургта бар һәм уңышлы эшли. Аларның анда ашханә, проектор булган бүлмә, сәхнә бар. Шунда төрле чаралар, кичәләр оештыралар. Әгәр без дә шундый үзәк ача алсак, татар яшьләре күбрәк тартылыр иде дип уйлыйм. Әлегә без Халык­лар дуслыгы йортында җыелабыз. Киләчәктә үз үзәгебез булыр дип ышанам. Форум кысаларында яшьләр үзләре тәкъдим иткән проектларны да якладылар. Мин татар яшьләре лидеры мәктәбендә беренче тапкыр катнашкач, проект язмадым. Башкаларның ничек эшләгәннәрен, үз эшләрен ничек яклаганнарын карадым, тәҗрибә алдым. Бу юлы 50 һәм 40 мең сумлык грантларга Екатеринбург һәм Самара татар яшьләре оешмалары лаек булды. Екатеринбургта әлеге акчага кул эшләре түгәрәге ачылачак. Самарада милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс­лар узачак. Мондый түгәрәкләрне бездә дә ачарга була. Тегәргә, чигәргә, милли ризык­лар пешерергә өйрәтердәй яшьләребез бик күп. Киләсе елда инде “Иман” татар яшьләре оешмасы исеменнән дә проект яклый алырбыз дип уйлыйм.

— Һәр регионнан берничә делегат булса, син Удмуртиядән үзең генә идең. Бу ни өчен шулай? “Иман”га яшьләр аз килү белән бәйле түгелме?
— Быел оешмага уннан артык кеше килде. Тик аларның барысы да актив түгел. Максатым — оешма эшен яңартып җибәрү, яшьләрнең активлыгын арттыру. Казан татар яшьләре лидеры мәктәбен оеш­тыручыларның берсе: “Балалар лидерлар мәктәбендә Ижаудан Илдар һәм Ләйсән исемле яшүсмерләр үзләрен бик актив һәм уңай яктан күрсәттеләр. Аларны “Иман”ның эшенә тартырга кирәк. Сезгә лаек-
лы алмаш үсә”, — диде. Илдар белән Ләйсән икесе дә “Асылъяр” ансамбленә йөриләр. Гомумән, “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле коллективы белән ныклап эшләргә телим. Чөнки анда милли җанлы балалар йөри. Алар рес­публикадагы төрле чараларда актив катнашалар. Оештыручыларның Ижаудан килгән малайлар, кызларны билгеләп үтүләре белән бик горурландым.

— Киләсе елда, димәк, җиң сызганып эшләячәксез?
— Әйе, элек уздырылган бөтен чараларны да оештырырга уйлыйбыз. Бу “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, татарча караоке, милли уеннар кичәләре, “Татар кызы” конкурсы, танышу киче, татар яшьләре слеты. Бәлки, кайсыдыр чараларның форматын үзгәртербез. Бурычыбыз – оешмабызга күбрәк яшьләрне тарту, аларның эшен активлаштыру.
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина әзерләде.