Яңа мәчет салынырмы?
4 апрель көнне Балезино поселогында яшәүчеләр район хакимиятендә җыелды. Көн кадагындагы төп сорау: Карл Маркс урамы, 67 адресы буенча урнашкан җирдә мәчет төзү мәсьәләсе иде. Халык белән очрашу җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатыннан оештырылды. Җыелышка җирле үзидарә органнары вәкилләре, район Советы депутатлары, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм Балезино бистәсенең актив кешеләре килде. Җыелышның рәисе итеп бертавыштан Балезино территориаль идарәсе башлыгы Илья Лекомцев сайланды. Ул мөселманнарның Балезино поселогында мәчет төзү өчен җир участогы сорап мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Булачак мәчет проекты белән Удмуртиянең төньяк районнары имам –мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов таныштырды. Ул җыелган халыкның, шул исәптән мәчет төзелешенә каршы булучыларның да сорауларына җавап бирде. “Балезино бистәсендә аңа нигез салынганнан бирле төрле конфессия вәкилләре дус һәм тату яши. Шуңа күрә мәчет төзелеше конфессияара һәм милләтара конфликтларга китерергә мөмкин, дип борчылырга нигез юк. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар барлыкка килсә дә, аларны, алдагы буыннарның зирәк тәҗрибәсенә нигезләнеп, тыныч рәвештә хәл итәргә мөмкин”, – диде Илмир хәзрәт. Шулай ук ул үз чыгышында Балезинода мөселманнарның күпләп яшәвенә басым ясады. “Поселокта 10 елдан артык дини дәресләр алып барыла. Монда яшәүче дин кардәшләребезнең җыелып, гыйбадәт кылыр, намаз укыр урыннары юк иде. Быел ел башында Балезинода эшләп килүче мөселманнар җәмгыяте Юстиция министрлыгында рәсми теркәлеп, Удмуртия Мөфтияте карамагына керүче аерым мәхәллә буларак оештылар”, – диде имам.
Җыелыш ахырында ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә күпчелек тавыш белән мәчет төзү кирәклеге турында карар кабул ителде. Балезино территориаль идарәсе башлыгы Илья Лекомцев: «Мәчет төзелеше ташландык мәйданны төзекләндерергә ярдәм итәчәк. Ислам динен тотучылар исә рухи яктан байый алачак», — диде.
Әлбәттә, поселок халкының һәм район җитәкчелегенең мәчет төзү инициативасын хуплавы куандыра. Тиздән Балезинода рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне торгызу һәм тарату буенча тагын бер үзәк пәйда булыр дип өметләнәбез. Мәчетне мәхәллә кешеләре һәм эшмәкәрләр акчасына төзергә планлаштыралар. Матди ярдәм җыю башланган инде.
Эльвира Хуҗина.