Битлекләрегезне кияргә онытмагыз!
19 октябрьдә УР Транспорт министрлыгы, хокук саклау органнары, Роспотребнадзор, иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән комиссия, шулай ук ИПОПАТ һәм ИжГЭТ контролерлары троллейбусларда, автобусларда һәм шәһәрнең Первомай районындагы тукталышларда битлек режимы үтәлешен тикшерделәр. Рейд кысаларында 6 автобус һәм 18 троллейбус тикшерелде.
Автобус салоннарының берсендә дүрт кеше битлек кимәүләренең сәбәбен вакцинациядән соң җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри түгел, дип аңлаттылар. Аларга битлек режимы барлык кешегә дә кагыла, аны һәркем үтәргә тиеш, дип аңлаттылар. Профилактик әңгәмәдән соң алар битлекләр киделәр. Пассажирларның күпчелеге «битлекләрен өйдә онытканнар».
Бу көнне санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүдән баш тарткан физик затларга карата административ хокук бозу турында 12 беркетмә төзелде.
Битлек режимы үтәлүне тикшерү буенча рейдлар көн саен уза. Җәмәгать транспортында, халык күп йөри торган урыннарда битлек киеп йөрүегез сорала. Шулай ук авыру йогуны һәм авырган очракта аның куркынычын киметүнең бердәнбер ысулы — вакцина ясату икәнен дә онытмагыз. Коронавирус инфекциясеннән прививканы көн саен сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә (пл. 50 лет Октября, 21) куярга мөмкин. Пункт эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр, ял көннәрендә 10:00 дән 16:00 гә кадәр эшли. Шулай ук прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада да куйдырырга мөмкин.
Прививка ясаттыгызмы әле?
Удмуртиядә коронавирус инфекциясеннән ике компонентлы вакцинаның беренче компонентын — 380 023 кеше, икенче компонентын 336 377 кеше ясаткан. Моннан тыш, бер компонентлы “Спутник Лайт” вакцинасын 67856 кеше ясаткан. Прививка ясаткан кешенең “Госуслуги” порталына QR-код килә.
Удмуртиядә барлыгы 128 вакцинация ясау пункты эшли. Моннан тыш, предприятие һәм оешмаларга килеп тә вакцинация ясау
оештырыла. Вакцинация куйдыру өчен алдан язылырга була:
— поликлиникага телефоннан шалтыратып яисә шәхсән регистратурага барып;
— 8-800-100-24-47 номеры аша колл-үзәккә шалтыратып;
— Дәүләт хезмәтләре порталы аша.
19 октябрьгә Удмуртиядә 371 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән, 3638 кеше хастаханәгә озатылган һәм дәвалануны стационарларда уза. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе (ИВЛ) аппаратларына 134 пациент тоташтырылган. Тәүлек эчендә 354 пациент терелеп чыккан, 37 кеше үлү очрагы теркәлгән.