Үзебезнекеләр өчен сөеник!
4-20 февраль көннәрендә Кытай башкаласы Пекинда Олимпия уеннары узды. Россия командасы спортчылары барлыгы 32 медаль алып кайттылар. Илләр арасында Россия командасы 9 нчы урынны яулады. Безнең Удмуртиядә дә менә дигән спортчылар үсеп килә. Әйтик, быелгы Олимпиадада Удмуртиядән 5 спортчы катнашты. Шуларның өчесе төп составта, икесе резервта иде. Чаңгычы Лилия Васильева, биатлончылар Ульяна Нигъмәтуллина һәм Валерия Васнецова, запастагы биатлончы Александр Поварницын һәм фигуралы шуучы Елизавета Туктамышева иделәр. Без Олимпиада уеннарында үзебезнекеләрне карап, күзәтеп бардык, алар өчен җан аттык, уңышларына сөендек.
Биатлон буенча катнаш эстафетада Россиядән Ульяна Нигъмәтуллина, Кристина Резцова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов көч сынашты. Алар командабызның көчен, бердәмлеген күрсәтте. Без дә аларның лаеклы өченче урын алулары белән горурланабыз.
Шушы көннәрдә биатлончыбыз Ульяна Нигъмәтуллинаның ире, Можгада яшәүче милләттәшебез Илшат Нигъмәтуллин белән онлайн әңгәмә кору бәхете тиде. Ул Төмән шәһәрендә башка спортчыларны ярышларга әзерли. Илшат – Ульянаның шәхси тренеры, тик Олимпиада вакытында онлайн шөгыльләнәләр. Чөнки аның башка спортчыларны да зур ярышларга әзерлисе бар. Ульяна быелгы Олимпия уеннарында биатлон буенча катнаш эстафетада — бронза, хатын-кызлар арасында эстафетада көмеш медаль яулады.
Ульянаның фикерен дә Илшат җиткерде: “Минем бурыч – ялгышмау, төгәл эшләү. Акрынрак башларга, тизрәк тәмамларга. Миңа узышу җиңелрәк. Пекинда көннәр суык, җилле. Әгәр җил уртача тизлектә булса, аны җиңәргә мөмкин, ә кискен булганда, ул бер яктан икенче якка ыргыта һәм шул вакытта уңышка гына өметләнергә кала. Мин 200 процентка тырыштым һәм бик шат. Алга таба тагын да зуррак үрләр яулау өстендә тырышырга кирәк әле”, – ди.
Хатын-кызлар арасында эстафетада Ульяна Нигъмәтуллина финишер ролендә чыгыш ясады. “Әлбәттә, мин бу медальгә чиксез шат. Командада булганнарның барысын да котлыйм, чөнки һәркем бу нәтиҗәгә үз өлешен кертте. Ульяна тырыша, тыңлый, тренерның ни теләгәнен аңлый, киңәшләрен үти. Аркасын авырттыруга да карамастан, тешен кысып түзә. Ульяна өчен бу озын һәм катлаулы юл иде. Августта аркасын авырттырганнан соң, без сезон тәмамланырга мөмкин һәм Олимпия медале турындагы хыял белән хушлашырга туры килер дип уйлаган идек. Без Олимпиадага әзерләндек. Ул эстафетада үзенең булдыра алганлыгын күрсәтте”, – диде Илшат.
— Илшат, сезнең тренерлык карьерагыз нәрсәдән башланды?
— Мин чаңгыда узышу белән 24 ел шөгыльләндем. Олег Перевозчиков мәктәбен тәмамлап, Удмуртия Республикасы җыелма командасында Сергей Романовта шөгыльләндем. Карьерамның ахырына инде тренерлык эшчәнлеге турында уйландым һәм Казан педагогика университетын тәмамладым. Миңа спорт белән бәйле бөтен нәрсә ошый иде, шул исәптән тренерлык эшчәнлеге дә. Өч ел элек миңа Виктор Чуриннан, Удмуртия Республикасының биатлон буенча баш тренерыннан, ир-атлар җыелмасын һәм юниорларны әзерләргә тәкъдим иттеләр. Ульяна белән шәхси әзерләнәбез, ә ату буенча остазыбыз – Константин Вежеев. Шулай итеп өчебез бергә эшлибез. Тренерлар өйрәтсә дә, ярышта җиңүләр барысы да спортчының үзеннән тора.
— Ә Ульяна Кайшева белән ничек эшли башладыгыз?
— Без икебез дә Можгадан. Күптәннән таныш идек. Бер елны без Ульяна һәм биатлончы егетләр белән Кипрга ял итәргә бардык. Мин биатлончыларга ялда да күнегүләр ясарга кирәклеген аңлаттым. Өйгә кайткач, баш тренер үзенең егетләреннән ничек ял итүләрен сораган. Алар: «Бу чаңгычы белән ял итә алмыйсың. Көн кыздырганчы, иртә таңнан күнегүләр ясарга туры килде. Ял итеп булмады”, – дип җавап биргәннәр, шуннан соң баш тренер мине үзе чакырды.
Хәзерге вакытта менә Төмәндә эшлибез… Удмуртиянең ирләр һәм юниорлар командасы белән эшләүне дәвам итәм, аларны зур ярышларга әзерлим. Биредә ярышка әзерләнү өчен шартлар уңайлырак, шунлыктан монда шөгыльләнәбез.
— Илшат, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Һәр спортчының күңелендә яшерен теләк – җиңү, беренчелеккә омтылыш яши. Алдагы ярышларда да сезгә гел уңышлар гына елмаеп торсын!
Биатлончы турында
Ульяна Нигъмәтуллинаны (Кайшева) “биатлон принцессасы” дип атыйлар. Аның әтисе дә, әнисе дә – искиткеч чаңгычылар. Элек Ульянаның әти-әнисе республика беренчелегендә катнашып, спортның бу төрендә зур уңышларга ирешә. Хәер, Удмуртияне юкка гына “чаңгычылар республикасы” дип атамыйлар. Биредә һәр кеше диярлек чаңгычы. Ульянаның спортка мәхәббәте балачакта ук башланган. Ата-аналары Ульянаны һәм аның сеңелесе Анастасияне чаңгы белән шөгыльләнү түгәрәгенә бирәләр. Һәм ялгышмыйлар: ике кыз да биатлон буенча зур үрләрне яулыйлар. Ульяна чаңгыда узышуны 10 яшьтә биатлонга алыштыра. Булачак чемпионканы әзерләүгә Удмуртия Республикасының атказанган тренеры Алексей Коротаев алына. Ульяна аның җитәкчелеге астында спорт мәктәбенең биатлон буенча сыйныфында укыган. Гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң, спортчы университетка укырга керә. Шул ук вакытта уңышларга ирешә. Ульяна 2012 елда Австриядә узган кышкы яшьләр Олимпия уеннарында катнаша. 2013 ел да уңышлы булып чыга. Ул 19 яшькә кадәрге кызлар арасында абсолют дөнья чемпионы һәм 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында биатлон буенча ике тапкыр Европа чемпионы була.
Ульяна – талантлы спортчы, сөйкемле һәм эрудицияле кыз. Ул китаплар укырга һәм музыка тыңларга ярата. Узган ел Ульяна Кайшева үз тренеры Илшат Нигъмәтуллинга кияүгә чыга һәм фамилиясен үзгәртә.
Гөлнара Вәлиева.