Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балезинолылар булдыра
3.12.2021

Балезинолылар булдыра

Балезино районында еш кына сәфәрдә булырга туры килә, әмма аңа карамастан, милләттәшләребезнең сөйләргә сүзләре, күрсәтергә яңалыклары табылып тора.

Әйткән сүз – аткан ук

Бу юлы иң элек Падера авылына тукталдык. Очрашуны балалар бакчасыннан башладык. Нәниләрнең матур итеп татар­ча шигырьләр сөйләгәннәрен, җыр­ла­ган­нарын, биегәннәрен карадык. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова киләчәктә тагын да татар телен яратып үзләштерсеннәр өчен, аларга өстәл уеннары, әсбаплар, әдәби китаплар, дәреслекләр бүләк итте.
Үткән елны килгәндә, мәктәп директоры Альбина Шәйхулла кызы 1987 елдан бирле бакчадагы бу төркем бүлмәсенең төзекләндерү күрмәгәнлеген, идәнен, түшәмен, диварларын рәтлисе барлыгын, тәрәзәләрен дә алыштырасы килүен әйткән иде. Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Афәрин, сүзләрендә торып, ерып чыкканнар. “Инициативалы бюджетлаштыру» проектына тотынганда ук аның җиңел булмаячагын яхшы белә идем. Башта акча җыярга кирәк. Монда безгә авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә бик нык ярдәм иттеләр. Акчаны җыеп кына бетергән идек, төзү мате­риалларының бәяләре бермә-бер арт­ты. Шул чагында, әлбәттә, курку басты. “Ак­ча өстәрбез, проект эшен туктатмагыз”, — диделәр. Июльдә, ниһаять, эшне башладык. Төзекләндерү эшләрен коллектив белән башкардык. Хәзер бүлмә җылы, якты. Сабыйларыбыз өчен бик сөенәм”, — дип сөйләде Альбина Касимова.

Ә менә ашханәгә күтә­релгәч, тәрәзәдән җил өреп то­руын сиздек. Мәктәптә балалар саны аз булгач (мәктәптә – 32 бала, бакчада — 23), дәүләт тарафыннан бөтенләй акча бирелми икән. “Түбәне алыштырырга чиратка язылдык. Өметләнеп көтәбез. Авылда яшьләр бар, хәзер аларга заманча, яхшырак мәктәп кирәк. Безнең мәктәп иске булгач, балаларга шөгыль­ләнергә спортзал да юк. Шу­ңа күрә мөмкинлеге булганнар балаларын Балезино поселогына йөртәләр. Әле ярый клуб бар. Балалар буш вакытларында түгәрәкләргә йөреп, сәләтләрен үстерәләр”, — диде Альбина ханым.
Әңгәмә вакытында татар теле сәгать­ләренең саны белән дә кызыксындым. Падера мәктәбе биш көнлек уку программасына күчкәч, татар теле атнага бер сәгать кенә калган. Ә иң кызганычы: укучылар тулысынча рус телендә аралашалар. Әлбәттә, мәктәп коллективы укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. “Без “Заманнар” проекты эшен җәелдереп җибәрдек. Ул күбрәк туган якны өйрәнүгә багышланган. Укучылар татар орнаментларын, элекке татар сүзләрен җыялар, әби-бабайларның һөнәрләре турында мәгълүматлар туплыйлар. Бу конференция район күләмендә оештырыла, рус мәктәпләрендә укучыларның да татарларга кагылышлы темаларны күтәреп чыгулары шатландыра”, — дип сөйләде директор урынбасары Нәдилә Илдар кызы. Ул татар теле кабинетын яңартырга җыенулары турында да әйтеп узды.
Әлеге мәктәп укучыларының “Яңарыш” газетасы белән тыгыз элемтәдә торуларында татар теле укытучысы Әлфия Касимованың өлеше зур. Укучыларны тагы да канатландыру өчен, аларның “Яңарыш”та чыккан язмаларын мәктәпнең диварына элеп куялар икән. Мәктәп җитәкчесенең линейка вакытында укучыларның исем-фамилиясен атап, мактау сүзләре әйтүе дә укучы өчен бик мөһим.
Әлеге төбәккә еш баргач, аларның сөй­ләм телләренә дә күнегеп беттек инде. Әмма бу юлы өлкән укытучының яшь кенә кызга “Әлфия апай”, дип дәшүен ишеткәч, аптырап калдым. Монда укучылар гына түгел, укытучылар да яшьләренә карамыйча бер-берсенә “Апай” дип хөрмәтләп дәшәләр икән. Монысы минем өчен тагын бер яңалык булды.
Кистем авылына кузгалдык. Шул чагында юлдашларым белән Падера авылы урамының төзек булуы, юллары иркен, яхшы йортлар салынуы турында гәпләшеп алдык. Зур мәдәният йортлары да бар. Тыштан карап торганда, мәктәп тә зур. «Их, балалар да күбрәк булса…» — дип уфтанып куйдым мин.

Хәтер сакчысы

Буыннар чылбырын өзмик, дигән матур сүзләрне еш ишетәбез. Ләкин җиде буын бабаларын белүчеләр, гаилә ядкарьләрен күз карасы кебек саклаучылар арабызда бармак белән генә санарлык. Балезино районының Кистем авылында яшәүче тарихчы Илмир Касимов — шул сирәк милләттәшләребезнең берсе. Бу сәфәребездә безне ул әти-әнисе йортын музей итеп ясап куюы белән таң калдырды.
Йорт заманча төзекләндерү материаллары белән төреп алын­магач, аның ныклы, юан бүрәнәләрдән җиткерелүе, өй эченә үткәч, түшәмнең биек булуы күзгә ташланып тора. Ишек бусагасын атлап керүгә борынгы авыл мохите биләп ала. Өй күрке булып мич тора. Идәндә элеккечә сугылган палас. Түрдә өстәл. Анда күмер белән кайната торган самавыр утыра. Сәке чаршау белән уратып алынган. Илмир Харис улы һәрбер экспонатка тукталып, аларның тарихы белән таныштыра башлагач, без бу мохиткә тагы да ныграк чумдык.
“Әти вафат булгач, әнине үз яныбызга алдык. Бер елга якын йортыбыз буш торды. Нигезебезне музей итеп ачарга сәбәпләр дә бар. Мин үзем мәктәп музеенда эшлим. Соңгы елларда коронавирус аркасында авылга килгән туристларны мәктәпкә кертә алмыйбыз. Шул сәбәпле үз йортыбызда булса да музей экспонатлары белән таныштыру мөмкинлеге тудырырга уйладык. Мәктәп музее ике залда. Анда тупланган барлык экспонатлар белән дә таныштырып бетерү мөмкин түгел. Ул экспонатларның бер өлешен монда күрсәтергә мөмкинлек туачак. Экспонатларның җитмәгәннәрен үз кулларыбыз белән эшләдек. Мәсәлән, бу хәситәләрнең барысын да үзем ясадым.
Хәситә ул — татар тарихында онытылган костюм элементы. Хәзерге вакытта онытылып бара. Чөнки хәситә XIX гасыр ахырында тормыштан чыга башлый, сандыкларда гына сакланган. Бик сирәк кенә музейда чын хәситәне табып була. Җитмешенче елларда безнең авылга Казаннан экспедиция килә. Шул чагында әбинең хәситәсен күреп, үзләре белән алып китәләр. Бүгенге көндә ул хәситә Казан шәһәренең милли музеенда саклана. Хәзерге заманда да хәситәне киеп йөрергә кирәклеген милләттәшләремә сеңдерәсем килә.
Ә менә бу читек — Ижау шәһәрендә яшәү­че Әминә апа Солтанованың әтисеннән бүләк. Аның әтисе Мөхәммәтһади 60 нчы елларда безнең авылда имам булып торган. Ул еш кына Казанга барган. Читек сатучыга юлыгып, үзенә ярамаса да, берәрсенең аягына булса да ярар, дип сатып ала. Ул вакытларда читекләрне табу авыр була. Тик беркемгә дә ярамаган, читек тар аяклы кешегә тегелгән. “Әти кимәде, өр-яңа. Әрәм ята. Үзеңә ярамаса, музейга куярсың”, – дип, Әминә апа миңа бүләк итте. Киеп карасам, нәкъ минем размер. “Мөхәммәтһади абый миңа дип алгандыр. Әмма ул вакытта мин генә туып өлгермәгәнмен”, – дидем Әминә апага. Ул читекне бик кадерләп саклыйм, мөһим чараларда гына киям.
Ә менә бу көрән төстәге калфак карт әбиемнең әнисенеке булган. Ә бу татар чабатасын безгә Парҗы авылыннан Рәйсә әби бирде. Ул ятим кыз булган. Бабасы үреп биргән соңгы чабаталарның берсе. Ул аны гомер буе саклаган. Татар чабатасы «мөгез»ле булгач, бездә аны үрергә яратмаганнар. Бездә күбрәк рус чабатасы үргәннәр.
Бу “Зингер” машинасының да тарихы бик кызыклы. 1914-15 нче елларда әбиемнең әнисе кияүгә чыкканда, аңа булачак иренең әтисе алып биргән. Карт әби бу машинада теккән. Ул 30нчы елда вафат булгач, Галия әбигә күчкән. Шул елларда аларның гаиләсен Архангельскига сөргенгә озаталар. Шул чагында бабай тегү машинасын яшереп калдыра. Соңыннан бабай Архангельскидан махсус кайтып, аны алып китә. Сугыш вакытында Галия әбием шушы машинада сырган фуфайкалар, сырган ыштаннар теккән. Бервакыт мастерскойда янгын чыга. Бабай шунда тегү машинасын янгыннан алып чыккан. Агач өлешен яңартып куйган. Архангельскидан кайтканда, машинаны да алып кайтканнар. Әби үлгәч, безгә калды. Минем әбием тегүче булган. Миңа алардан бу һөнәр күчкән. Күлмәкләрне дә, менә бу чаршауны да үзем тектем. Элек кыйммәтле, тун кебек авыр киемнәрне күпчелек ир-атлар теккән бит”, – дип сөйләде Илмир.
Әлеге музейда без иң беренче туристлар булдык. Киләчәктә дә музейның ишекләре ябылып тормасын, туристлар һәрвакыт агылып торсын, дигән теләктә кайтыр юлга кузгалдык.

Рилия Закирова.