Без дә шулай эшли алабыз бит
«Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты», – дип куандым, Балезино районы Кистем авылына семинарга барырга дигәч. Әйе, 25 елдан артык Ижауда яшәп, эшләп бу данлыклы бай тарихлы авылны әле барып күргәнем юк иде. Әллә белмәгән юл булганга, әллә тирә-як тоташ гел урманнан торганга, барыр юлыбыз бик озын тоелды. Нинди матур табигатьле икән Кистем яклары! Искитәрлек бит, удмурт авыллары арасында җәйрәп, яшәп ята татар авылы Кистем. Бар да үз урынында: мәктәбе дә, клубы да, кибете дә… Кайда гына барсаң да, авыллар бетә дигән моң-зарны ишеткәндә, монда бар да киресенчә, хәтта мәчетнең дә яңасын төзеп куйганнар. Менә бит авыл халкы нинди тырыш, үҗәт, бернигә дә карамый барысын да саклап, яңартып тора.
Безне бик күркәм кардан ясалган сыннар белән әллә кайлардан күренеп торган Кистем мәктәбе каршы алды. Тыштан караганда, башка мәктәпләрдән әллә ни аерылып тормаса да, эченә узу белән аерым бер җылылык бөркелде. Безне зурлап, татарча җырлап, чәкчәк тотып каршы алдылар балалар. “Халкымның гореф-гадәтләре: социаль җаваплы шәхес тәрбияләүдә мәңгелек идеяләр” дип исемләнгән республикакүләм семинарның программасы ялыктыргыч чыгышлар белән түгел, ә нәкъ менә кызыклы дәрес алымнарын күрсәтү, экскурсияләр, музей-бакчага сәяхәтләр белән тулыландырып төзелгән иде. Биредә 82 укучыга 40тан артык педагог хезмәт куя икән. Димәк, һәр бала күз алдында, һәрберсенә тиешле игътибар бирелә. Укытучыларның яшьләр һәм аларның нәкъ шушы авылдан булуы – үзе бер сөенеч! Бу — яшьләр авылда кала, авылның киләчәге өметле дигән сүз. Көн дәвамында безне үзләре алып бара торган тәрбия чаралары белән таныштырып, һәрнәрсәне сөйләп, аңлатып йөргән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Рәшид кызына чын күңелдән сокланып кайттым. Ул сүз белән генә түгел, эше белән дә һәркемгә үрнәк булырлык. “Мондый кадрлар һәр мәктәптә дә булса, безнең телебез дә, тарихыбыз да бетмәс иде”, – иде дип уйлап утырдым семинарда.
Монда тәрбия эшләре бик яхшы алып барыла. Һәр балага тарихыбызны, телебез байлыгын түкми-чәчми җиткерүче Илмир Касимовны да һәркем таң калып тыңлады. Аны «аяклы энциклопедия» дип тә әйтергә буладыр. Үз төбәгенең тарихын шулкадәр яхшы белгән, музейдагы һәрнәрсә турында тәфсилләп сөйләүче белгеч булганда, авылның киләчәге бар. Илмир Касимовның алып барган эше бәяләп бетергесез. Менә кайда икән ул чын татар гаиләләре, искиткеч милли җанлы авыл кешеләре! Семинарның ахырында “Әни” спектакле безнең күңелләрнең астын өскә әйләндерде. Актуаль проблемаларны ассызыклап күрсәткән 15 минутлык тамаша беркемне дә битараф калдырмады. «Чыннан да, авылларны, туган йортларыбызны ташлап китәбез, кире әйләнеп кайтмыйбыз бит», – дип уйлап утырдым. Дөньякүләм әһәмияткә ия комета ачучы Әхмәров турында ишеткәнем булса да, аның нәкъ менә шушы авылдан икәнен белми идем. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Быел аның юбилеена бәйле мәктәптә зур эшләр башкарыла икән. Мәктәпнең горурлыгы булган бу галим-укытучы белән бәйләп, фәнни-практик конференцияләр дә оештырырга була бит киләчәктә. Әйе, Кистем мәктәбенең сокландыргыч эшләре дә, алга куелган планнары да күп. Мондый педагоглар булганда, балалар бакчасында сабыйлар артып торганда, эшлисе дә эшлисе!
Бакчадан башланган милли тәрбия мәктәптә дәвам итә. Киләчәктә үз дәвамчылары булырлык буын әзерли бу мәктәп коллективы. “Без дә шулай эшли алабыз бит. Тик әллә авыл мохите җитми, әллә – шундый сәләтле педагоглар”, – дип сокланып та, көнләшеп тә кайттык без Кистемнән. Семинардан алган тәэсирләр, тәҗрибә ел буена җитәрлек көч-дәрт бирәчәк.
Шундый тирән эчтәлекле семинар уздырулары өчен Кистем мәктәбе укытучыларына, Балезино районы хакимиятенең мәгариф идарәсенә, Ижауның 12, 97 нче мәктәп, 6 нчы гимназия укытучыларын, 107, 116 нчы балалар бакчалары хезмәткәрләрен автобус белән тәэмин иткән Ижау шәһәре мәгариф идарәсенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәт.
Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре.