Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бүген бердәмлек аеруча мөһим
3.11.2021

Бүген бердәмлек аеруча мөһим

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне .Тарихка күз салсак, нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Әйе, кешелек тарихында сугышлар бик күп булган. Безнең көннәрдә дә кайтавазы яңгырап торган Бөек Ватан сугышын гына алыйк. Бик күп кан, күз яше түгелгән озакка сузылган дүрт ел… Һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә, соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә, илебез халкы бердәм булды һәм дошманнарны үз өннәренә кадәр куып барып, җиңү яулады. Халыклар бердәмлеге ул – җиңелмәс көч. Бүгенге көндә бердәмлек аеруча мөһим. Бөтен дөньяны дер селкеткән, яшәешебезгә чикләүләр керткән коронавирус афәтенә каршы бердәм көрәшкәндә генә элеккеге кебек тулы канлы тормышыбызга кайта алачакбыз.
14 ноябрьгә кадәр илебездә Халык санын алу кампаниясе бара. Гаилә хәле, яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, милләт, туган тел турында сорауларга җавап биреп, һәркем киләчәгебезнең нинди булачагына үз өлешен кертә. Чөнки нәкъ менә шул җавапларга нигезләнеп, илебезнең социаль-икътисади үсеше программасы төзеләчәк. Димәк, татар теленең, халкыбызның киләчәге хәл ителә торган көннәр бу. Шуңа күрә дә әлеге кампания барышында безгә, татарларга, аеруча бердәм булырга, халык санын алуда катнашып, татар булуыбызны белдерергә кирәк. Татар булуыбызны, Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлеген белдерүнең тагын бер ысулы – “Яңарыш” газетасына язылу. Бу хакта да онытмасагыз иде, хөрмәтле милләттәшләребез. Туган телебезне, мәдәни байлыгыбызны күз карасы кебек саклыйк, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузыйк, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмик, төрле милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйк.