Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айдар Балтаев: «Җиңүләр миңа көч бирә»
14.01.2022

Айдар Балтаев: «Җиңүләр миңа көч бирә»

Удмурт дәүләт униве­рси­те­тының 3 нче курс студенты Айдар Балтаев өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Әлеге өлкәдә уңышлары бик күп.
Айдар Пермь краеның Барда авылында үскән. «Бу – Гүзәл Уразованың туган ягы, ул – минем якташым!» – дип горурлана ул. Татар гимназиясен тәмамлаган. Хәзер биолог һөнәрен үзләштерә. «Өстәл теннисыннан башка бер генә көн дә яши алмыйм», — ди.

— Айдар, спорт һәм теннис белән кызыксыну ничек туды?
– Беренче сыйныфта укыган­да, футбол түгәрәгенә йөри баш­ладым. Дәресләрдән соң дуслар белән теннис уйнарга җыела идек. Уен тәртибен белми дә идек. Соңыннан телевизордан карап өйрәндек. Дүртенче сыйныфта мин гимназиядә өстәл теннисы секциясенә йөри башладым. Аннан өстәмә рәвештә спорт мәктәбендә шөгыльләндем. Хәзер университетта һәм теннис клубында шөгыльләнәм.

— Беренче бүләкне кайчан алдың?
– 4 нче сыйныфта укыганда 1 нче урынны алдым. Аннары район ярышларында, Пермь крае, Пермь Кубогы ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый идем. Пермь краеның иң яхшы уенчылары исемлегендә идем. Хәзер Ижауда, республика ярышларында, студентлар уеннарында катнашам. Бөтенроссия ярышларында да уңышларым бар. Барлыгы 100гә якын медальгә ия.

— Алар арасында иң кадерлесе кайсысы?
— Мөгаен, гимназиядә укыган вакытта яулаган бүләкләремдер. Бу вакытта без, теннисчы дуслар, дүртәү идек. Бергә үстек, бергә белем алдык. Бер-беребез белән ярышырга туры килгән чаклар да булды. Бу вакытта психологик яктан авыр була иде. Һәр җиңү, һәр очко зур авырлык белән бирелде. Дүртебез арасыннан кем җиңәчәген, ә кемнең артта калачагын алдан белеп булмый иде. Бу вакытта җиңү шатлыгыннан яки җиңелүдән күз яшьләре күп коелды. Һәр ярышка шулкадәр тырышлык, шулкадәр сабырлык салынган иде! Шуңа күрә ул вакыттагы һәр җиңү, һәр медаль миңа аеруча кадерле.

– Теннисны ташларга теләгән мизгелләр бар идеме?
– Әйе, җиңелүләр, уңыш-сызлыклар башлангач, башка берни дә барып чыкмас кебек тоела иде. Үзем яулаган медальләргә карагач, аларны нинди көч белән яулауларымны искә төшергәч, янә яраткан шөгылемә әйләнеп кайттым. Җиңүләр миңа көч бирә.

– Син турнирларда хөкемдар булып та катнашасың икән.
– Әйе, 2019 елда, теннис буенча беренче Бөтенроссия ярышларыннан соң, миңа хөкемдар категориясен бирделәр.

— Киләчәккә нинди максатлар куясың?
– Спорт юнәлешендә үсешне дә­вам итәргә телим. Тагын плей­офф­ка чыгып, җиңү яуларга хыялланам. Киләчәктә, бәлки, ба­ла­ларны укытырмын, аларны җи­ңүләргә алып барырмын.

— Рәхмәт, Айдар. Мин дә яңа үрләр яулавыңны телим. Уңышлар сиңа!

Раилә Рафикова, Ижау шәһәре.