Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә
4.11.2021

Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә

Өйдә көзгеләр күп безнең. Һәркемдә дә шулайдыр инде ул. Кайсы көзгегә ешрак күз саласың, анысы синең эш. Көзге көзге инде ул, диярсез… Тик, сынап карасаң, төрле көзге төрлечә күрсәтә, берсе йөз кимчелекләрен ачып сала, икенчесе яшерә төшә… Кечкенә сумкада йөргәне яшен тизлегендә сине дөнья гүзәле итә алучы иң якын дустыңа, сердәшеңә әверелә. Сәер! Әле зур көзгеләр белән тулган көлке бүлмәләре дә бар иде элек. Менә анда чыннан да мәзәк көзгеләр инде! Турыны чалышайтып, кыекны турайтып, ябыкны симертеп, берне ике итеп, башны түбән куеп… Нинди генә формаларга кермисең анда! Хәзер мине тормыш көзгесе гаҗәпләндерә, елмаерга мәҗбүр итә, вакыт-вакыт телсез калдыра.
Дүрт яшьлек оныгым Әмир уенчык телефоныннан дусты белән гәпләшә. Нәкъ әтисе кебек баскан, кечкенә кулларын матур гына итеп биленә куйган. Вакыт-вакыт әтисе үзенә еш кабатлый торган «юк инде, син нәрсә?», «аңладыңмы?» «ну, ярар!» сүзләрен кыстыра.
Ә өстәл янында ул бабасын кабатлый: үз калагын эзләп ала, үз тәлинкәсе генә кирәк! Өстәлгә салфетка куелганмы? Өйдән чыгып киткәндә исә, әнисе сыман, су ябылганмы, ут сүндерелгәнме, ишек бикләндеме? Хак та, гел киптергеч сыман бу балалар! Кызык!
Әби тәрбиясендә үскән бер кыз бала хакында әнисе көлеп сөйли: “Әниебез исән түгел инде, урыны оҗмахта булсын! Балаларны үстерергә бик ярдәм итте. Сагынган чакларда кечкенә кызыбызга карыйбыз, өстәл башына әбисе урынына, нәкъ аның кебек утыра да: “Тамагым бик кипте, кайнар чәй эчим әле, сөт белән!” — ди. Безне гел кисәтеп тора: “Ипи валчыгын коймагыз, идәнгә төшермәгез!”, “Песине ашатырга кирәк!”… Көләсе дә, елыйсы да килә… “
Чыннан да, әллә кая барасы юк, үзең­нең яшь чакларыңны күрәсең килсә, бала­ларыңа, оныкларыңа кара! Карыйсың да кайчак горурланасың, кайчак ояласың… Их, монысын болай итәсе калмаган икән дип тә көрсенә әти-әни, әмма соң… Барлык хата-ялгышларыңны кабатлап, үзәкне өзәләр, уңышлары, осталыклары белән сө­ен­дерә торганнары да бар. Язмышлар кабатлана дибез. Шулайдыр… Әмма бу – көзге! Һәркемнең үз көзгесе!
Әтисе белән колхоз басуыннан ашлык, күршеләр бакчасыннан кишер, кыяр чәлеп йөргән малай бүген эш урыныннан тимер-томыр урлап, суд каршына баса…
Әтисенең әнисенә һәрдаим кул күтәр­гәнен күреп үскән малай бүген һич тартынмыйча хатынын кыйный…
Өстәл түрендә аракы күреп үскән­нәр­неке — эчә. Ни кызганыч, әби-бабасы, әти-әнисе, балалары, оныклары эчеп, бөтен бер нәсел эчеп юкка чыккан очраклар бар! Тартканныкы – тарта инде… Үзе тәмәке төтене суырган хатын-кыз баласына ни әйтә алсын соң?! Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Хак сүзләр!
Урам аркылы күршеләрем Раил белән Фәнисә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Тирә-якта Раил Сизовны бел­мәгән кеше юктыр, ул – машиналар “док­торы”. Кем генә килми аның янына ярдәм со­рап?! Аның тирәсендә бөтерелеп үскән ике малайга да техника «җене» кагылган. Алар шул әтисенең гаражында туып-үскән сыман: көне буе шунда сүтәләр, җыялар, көйлиләр… Өр-яңа кечкенә трактор да, мотоцикл, велосипед та ясарга мөмкиннәр алар! Куллары алтын бу егетләрнең! Инде техникум тәмамлап, автомеханик дипломы алган Илназ: «Техника белән бәйле һәр эш күңелемә якын. Авылны, иген басуларын, болын-кырларны бик яратам!” — ди. Җиденче сыйныфта укучы Илвир быел үз куллары белән мотоблок өчен бәрәңге казу, җир сукалау җайланмасы ясап куйган. Бу кызыксыну, җиргә мәхәббәт каян килгән соң? Нигә бу балаларның, әнкәйләр әйтмешли, “трай тибәргә” вакытлары калмый? Җавап гади: бу гаиләдә хезмәт тәрбиясе хакимлек итә…
Авылдашым Марат Муллинга карыйм да, әтисе Мөнәвир искә төшә. Мөнәвирне районда белмәгән кеше булмагандыр! Бик оста эретеп ябыштыручы иде ул. Кызганыч, бик иртә бакыйлыкка күчте. Әгәр исән булса, алтын куллы улында үзен күреп ничек шатланыр иде икән?!
Күп андыйлар да, Аллага шөкер! Авылыбызда менә дигән укытучылар үстергән мөгаллимәләр, врачлар тәрбияләгән табиблар, җир улларын тудырган игенче, терлекчеләр бик күп! Алар да бүген үз дәвамнары белән горур, бәхетле!
Уңаен да, тискәресен дә бик ачык күр­сәтүче ватылмас тормыш көзгесе! Анда сөенеч, горурлык та, ачы хакыйкать, гыйбрәт тә! Нишләмәк кирәк? Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә, дигән бит халкыбыз.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.