Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылдашларыбызга рәхмәт
3.12.2021

Авылдашларыбызга рәхмәт

“Яңарыш” газетасына язылу бара дигәнне укыдым да, әллә ничек күңелем кузгалып, хатирәләр яңарып китте. Газета белән күптәннән башланган иде дуслыгыбыз. Элегрәк мин үзем дә шигырьләремне “Яңарыш” газетасына юллый идем. Хәзер кулга каләм аласы килгән чаклар була, тик тормыш мәшәкатьләре бас­тымы, мәкалә әзерләргә өлгерми каласың.
Без “Яңарыш” газетасын көтеп алабыз. Мин аны мәктәптә дәресләрдә балаларга туган телебезне өйрәтүдә кулланам. Ижау Әгерҗегә терәлеп үк урнашкан булгач, авылдашларыбызның күбесе шәһәргә китеп, Ижауда яшиләр. Шуңа андагы хәлләр, яңалыклар да безгә бик якын. Мин үзем, Аллаһка шөкер, газета килде дип сөенеп чыгып алам да, рәхәтләнеп укыйм. Укыгач, күршеләр дә укысын дип, аларга бирәм. Әгәр халкыбызның мәдәниятен, рухи байлыгын беләсең килсә, “Яңарыш” синең ярдәмчең була ала. Рәхәтләнеп укыйк газетаны, фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик. Хәзер күпләр газетадагы язмаларны компьютердан укып була диләр. Юк, алай түгел. Газетаны тотып, исләрен иснәп укуы ни тора бит?!
Менә берничә ел инде берничә авылдашыбыз безгә бүләк итеп “Яңарыш”ны яздыралар. 2021 елда Динар Минәхмәтов үз акчасына безгә — 25 кешегә яздырды. Динарга һәм гаиләсенә сәламәтлек, һәр башлаган эшендә уңышлар, кылган игелекләре меңе белән үзенә кайтсын дип телибез. Безне шатландырган өчен Аллаһы Тәгалә үзен сөендерсен.

Рафилә Алиева, Кырынды авылы.