Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Биюче Алия
27.10.2022

Биюче Алия

Кеше ни өчен бии соң? Кемдер зифа буй, сыгылмалы тән турында хыяллана, кемнеңдер үзен күрсәтәсе килә, ә кемдер өчен бию ул – яшәү мәгънәсе. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, Халыклар дуслыгы йорты белгече Алия ханым Абдуллина өчен бию кечкенәдән үк матур хыял булган. Әнә шул хыял тормышка ашкан.

«Мин артист булачакмын!»

Алия ханым – тумышы белән Баш­корт­станның Балтач районыннан. Флүрә апа белән Нәгыйм абый гаиләсендә беренче бала булып туган ул. Бераз үсә төшкәч, алар гаиләләре белән Белокаменный поселогына күчеп китәләр. Бию җене кагылган кечкенә Алия берен­че класска шунда укырга керә. «Минем әби 1923нче елгы иде. Ул биергә бик һәвәс булган. Аны заманында Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюләре ансамбленә чакырган булганнар, ләкин бабай җибәрмәгән. Әнием дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. Минем күз алдында әле дә бер картина тора. Авылда мин тимер караватта йок­лый идем. Шул карават янындагы стенада әни суккан келәм эленеп тора иде. Анда күлдә, камышлар арасында, йөзүче аккош, ерактан матур итеп чыгучы кояш сурәтләнгән. Мин озак йокыга китә алмыйча шул келәмгә карап ята идем. Әни көндез кибеттә эшләсә, кич клубта кино күрсәтте. Шуңа күрә авылдагы беренче телевизор да бездә барлыкка килде. Телевизордан Ленинград театры башкаруында «Аккош күле» (П.Чайковский) балетын күрсәттеләр. Мин шаккатып әлеге балетны карадым. Шуннан соң иренне кызыл карандаш белән буяп, урындыкка басып: «Мин артист булачакмын», – дип әйткәнем истә.
Авылда балалар өчен түгәрәкләр юк иде. Ә минем бер апам укытучы иде. Мин шул төсле карандашлар өчен өч ел рәттән беренче класс­ка бардым. Баргач, миңа да бүләк бирәләр. Ә анда картон тартмада агач пенал, сызыклы дәфтәр һәм төсле карандашлар була иде. Мин шул вакытта ук инде артист булыр өчен матур кием, матур прическа, бизи, тегә белү кирәклеген аңлый идем. Миңа кечкенә тегү машинасы алдылар. Кыек итеп булса да, беренче алъяпкычымны тектем. Минем бию белән кызыксынганымны күреп, бер укытучы миңа бию китабы алып килде. «Өйрән, аңламасаң сорарсың», – диде. Шул китаптан өйрәнеп, үзем белән беренче класста укый торган кызларга бию куя идем. Баянчы абый миңа булыша, дөрес түгел җирләрдә төзәтә иде. Мин балетка гашыйк идем, шуңа күрә өченче классны тәмамлагач, мин Новосибирск шәһәренең хореография училищесына укырга кердем. Аннан соң Барнаул шәһәрендә мәдәният агарту училищесын тәмамладым һәм мәдәният институтына укырга кердем. 1 нче курсны тәмамлагач, җәйге ялда Мәскәүгә бардым. Арбат урамында ял итеп йөрим, шунда ерак түгел театр сәнгате институтын күрдем. Мин инде, әлбәтттә, кызыксынып кереп чыгарга булдым. Ә анда Бөтенроссия тарихи-көнкүреш һәм заманча бал биюләре факультетына укучылар җыялар иде. Уйладым да, кереп карарга булдым. «Керә алмасам, кайтырмын, барыбер мин инде укыйм, керә алсам, биредә укырмын», – дип уйладым. 200 кеше арасыннан биш кыз, биш малайны алдылар, алар арасында мин дә бар идем. Шулай итеп мин Мәскәүдә укый башладым, ә Барнаул мәдәният институтын читтән торып тәмамладым. Безнең факультет артистлар гына түгел, укытучылар да әзерли иде. Шуңа күрә без укыганда ук эшли башладык. Чөнки стипендия аз, ә яшәргә, укырга кирәк. Иртәләрен идән юабыз, көндез укыйбыз, кичләрен мәктәпләрдә, театрларда эшлибез. Мин Мәскәү автозаводы «Москвичка» ансамбленең җитәкчесе булып эшләдем. Безнең институтка Щепкин театр училищесы аша йөрергә кирәк иде. Ә анда булачак театр артистлары шөгыльләнә. Татарстаннан килгән студентлар милли киемнәрдән чыгыш ясыйлар, мин аларга соклана идем. Шул вакытта мин аларга бию дәресләре бирә башладым.

Балерина белән агроном ничек пар килсен?

Бервакыт Татарстаннан килгән студентлар мине якташлар очрашуына чакырдылар. Ел саен Мәскәүдә төрле җирләрдән килеп укучылар шундый очрашулар оештыралар иде. Әнә шул кичәгә барып, мин булачак тормыш иптәшем Фәрит белән очраштым. Ул шул очрашуларны оештыручы иде. Фәрит К. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы институтында белем ала, гади итеп әйткәндә, агроном белгечлеген үзләштерә иде. Училищеда белем алганда, техник чаралар фәне дәресендә камералар, пленкалар белән эш итәргә өйрәнә идек. Миңа бик ошый иде әлеге фән. Бервакыт авыл хуҗалыгы темасы: уҗымнар, ашлыклар турында аңлатты укытучыбыз. Миңа бу тема бик сәер тоелды. Ник биюче-балеринага басу, ашлыклар кирәк? Укытучыбыз шул вакытта: «Бәлки, син агрономга кияүгә чыгарсың, ә колхозчылар белән ничек уртак тел табарсың?» – диде. «Мин – балерина, авылга кайтып, агрономга кияүгә чыкмыйм!» – дидем. Балерина белән агроном ничек пар килсен? Менә язмыш! Биш елдан агрономга кияүгә чыктым! Әле бит мине яшь белгеч буларак үз туган ягымда эшкә көткәннәр иде. Язмыш юллары кисәк кенә борылып, юнәлешен үзгәртте. Фәритне укуын тәмамлагач, Марий Эл республикасына өч елга юллама белән җибәрделәр. Минем дә укуымның соңгы елы иде, практика да үтәсе булгач, мин дә аның белән барып урнаштым. Практиканы педагогика училищесында үтеп, укучыларга анда бию дәресләре бирдем, бию ансамбле оештырдым. Беренче кызыбыз шунда туды. Фәрит Әгерҗе районы Иске Барҗы авылыннан. Кайнанам Розалия дә, кайнатам Мулланур да укытучы булып эшләделәр. Кайнатам әле оста рәсем ясаучы да иде. Шуңа күрә өч елдан соң без, туган җиргә дә якын булсын дип, Пирогово авылына кайтып урнаштык. Фәрит үсемлекләр сак­лау станциясенә эшкә урнашты. Безгә тулай торак бирделәр. Мин Завьялово районы пионерлар йортында эшли башладым. Актлар залы зур, көзгеләр куйдык, костюмнар сак­лый тора торган бүлмә ясадык. Икенче кызыбыз туды. Алар икесе дә кечкенәдән бию белән шөгыльләнделәр. Үскәч, икътисад факультетын тәмамладылар. Анда укыганда, биюгә тартылдылар, институтта студентларга биюләр өйрәттеләр. Фәрит математик яктан бик көчле. Ул мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган. Олы кызыбыз Удмурт дәүләт университетында белем алганда, грант отып, диссертация язды һәм Португалиядә ярты ел стажировка үтте. Бүгенге көндә ике оныгыбыз бар. Кече кызыбыз Мәскәүдә яши. Тормыш иптәшем мәктәптә дә, совхозда да эшләде. Соңрак үз шәхси эшен ачты. Әнием дә, ике энекәшем дә Ижау шәһәрендә яшиләр. Әниемә 84 яшь, кайнанам да исән, Аллага шөкер, бик әйбәт яшибез. Тормыш иткәндә, төрле вакытлар булгандыр. Авыр чаклар да булгандыр, ләкин менә барысы да бер мизгел кебек үтеп китте.

«Укучыларым үзләре укытучы булдылар»

1989 елдан «Шаян» бию төркеме оешты. Әлеге бию төркеме Татар иҗтимагый үзәге ачылганда чыгыш ясады. Үз гомеремдә бию дәресләре өйрәткән укучыларым күп булды. «Вертикаль» бию төркеме җитәкчесе Наталья Әхкәмиева да – минем укучы. Күп укучыла­рым бию юнәлешен сайлады. Алар Россия буенча таралган.
Бию куяр алдыннан без ул биюнең тарихын, милли костюмнарны өйрәнә, музыкага игътибар биреп, бию китаплары белән таныша идек. Бию костюмнарын балалар белән үзебез тектек. Мин һәрвакыт балаларга күбрәк өйрәнергә тырышыгыз, дип әйтә идем. Чөнки эшсез калганда, буш вакыт булганда яки дек­рет ялында утырганда, бию белән шөгыльләнеп, укучыларны өйрәтергә була. Бию сәнгатен үзләштерү бик авыр. Сәхнәдә бит һәр ялгыш тамашачыга сизелә. Училищеда укыганда, безгә баянда уйнау дәресләре керде. Укытучыбыз сукыр иде. Кайчакта дәрескә әзерләнми киләсең, ә ул әзерләнмәгәнне сизә иде. Нәкъ шулай ук биюдә дә. Сәхнә – көзге, анда һәр ялгыш сизелә.
2008 елда Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Минем тормышымда икенче этап башланып китте. 2015 елга кадәр Татар иҗтимагый үзәгендә эшләдем. 2015 елдан «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе. Бүгенге көндә Халыклар дуслыгы йортында төрле милләтләр белән эшлим. «Дуслык» ансамбле, хатын-кызлар өчен «Сылукай» клублары оештырдык. Балалар, өлкәннәр өчен төрле остаханәләр үткәрәбез. Миңа электән дөнья халыклары биюләре ошый иде. Бию – милләтләрне берләштерә торган сәнгать төре бит. Аны аңлар өчен тел белергә кирәкми. Хореография буенча белемем биюләр буенча да остаханәләр үткәрергә ярдәм итә».
«Бие, бие Хәйбулла, биегән кеше бай була». Әлеге әйтем Алия ханымга туры киләдер кебек. Чөнки еллар буе бию буенча белем алган, дәресләр биргән укытучының рухи дөньясы бай. Аның юлын инде бүген укучылары дәвам итә. Һәр укытучы үзеннән соң үз эшен дәвам итәрлек укучылар калдырса, димәк, аның узган юлы, яшәгән тормышы бушка узмаган.

Рәфилә Рәсүлева.