Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Гаилә – иң зур байлык һәм горурлык»
19.05.2022

Александр Бречалов: «Гаилә – иң зур байлык һәм горурлык»

“Ата-ана даны”на ия булучылар бүләкләнделәр.

9 ел инде республиканың нык һәм тату, күп балалы гаиләләре «Ата-ана даны» билгесе белән хөрмәтләнә. Шул дәвердә республиканың 163 гаиләсе һәм 21 ялгыз әти әлеге билгене алды. 15 майда – Халыкара гаилә көнендә – Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов ел саен бирелә торган «Ата-ана даны» билгесен тапшырды.
Бу юлы бүләккә күп балалы 3 гаилә һәм бер ялгыз әти лаек булды. Можга районыннан Дергиннар гаиләсе 38 ел бергә гомер кичереп, 3 кыз тәрбияләгәннәр. Соңгы уналты елда 8 баланы тәрбиягә алганнар. Сарапул районыннан Сухоплюевлар гаиләсендә дә үзләренең 3 балалары янында 3 тәрбиягә алынган бала үсә. Дебес районында Трониннар гаиләсенең 5 балалары да бик актив, барысы да спорт белән шөгыльләнә. Кияс районы мәдәният йорты автобус йөртүчесе Радик Иштуганов ялгызы 3 бала тәрбияләп үстерә.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: «Бу – сезнең Удмуртия үсешенә керткән лаеклы өлешегез. Республикада гореф-гадәтләргә, традицияләргә, димәк, гаилә ныклыгына зур игътибар бирелә. Алга таба да сезнең гаиләләр үрнәк булсыннар», – диде аларны тәбрикләп.