Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: «Гади эшчеләрне дә истән чыгармаска кирәк»
1.04.2022

Александр Бречалов: «Гади эшчеләрне дә истән чыгармаска кирәк»

Узган атнада Удмуртия дәүләт филармониясендә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов тантананы ачып: “Минем әби белән бабай үзләренең хезмәт юлларын Краснодарда ишегалды себерүчеләр булып тәмамладылар. Алар үз эшләренә бик җаваплы карадылар. Лаеклы ялга хәтта хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләр дә хөрмәтләп озатты аларны. Шуңа да әлеге бәйрәм миңа бик якын. Без кайчак җитәкчеләрне генә бүләклибез, ә урамда тырышып эшләүче гади эшчеләрне истән чыгарабыз. Бүген без, киресенчә, халык яшәеше, көнкүреше өчен тырышучы кешеләрне тантанага чакырдык. Бүген безнең республикада көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында 18 меңгә якын кеше эшли. Авыр, җаваплы, ышанычлы һәм мөһим хезмәтегез өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт. Эштә рәхмәт сүзләрен ешрак ишетеп эшләвегезне телисем килә”, — диде.

Хезмәт династияләре арта

Соңгы вакытта Удмуртиядә һәр тармакта да алдынгыларны хөрмәтләгән чакта гаиләләре белән хезмәт куючыларны барлап, аларны да бүләклиләр. Әлеге тармакта андыйлар бар. Александр Бречалов Волковлар динас­тиясе турында сөйләде. Алар бүген дә Сарапул водоканалында хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Гомуми хезмәт стажлары — 61 ел. Гаилә башлыгы Андрей Вениаминович биредә 2000 елдан бирле эшли, аның хатыны Светлана өч елга соңрак килгән. Ике уллары — Михаил белән Алексей — әти-әниләре эшен дәвам итәләр.
Ижауның ЖРП№8 җәмгыятендә Попов-Шамаевлар династиясе 42 ел гомуми стажга ия. Светлана Попова мастердан директор урынбасарына кадәр үсә. Аның кызы Оксана үзенең булачак ире — ул вакытта электромонтаж җиһазлары мастеры Алексей Шамаев белән танышкан. Бүген аларның ике улы бар һәм алар предприятиедә эшләүләрен дәвам итәләр. «ЖРП №8 — республикада иң өлкән ида­рәче компанияләрнең берсе. Ул “Добрососедство” күпфатирлы йорт­ларда яшәүчеләргә волонтерлык ярдәме проекты инициаторы. Апрель башында предприятие үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Бөтен коллективны котлыйм һәм уңышлар телим”, — диде Республика Башлыгы Александр Бречалов һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Республиканың 5 кешесе «Удмуртия Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем­гә таныклыклар һәм күкрәк билгеләре алды. Алар арасында милләттәшебез «Сарапултеплоэнер­го» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыять операторы Рәсим Мөнәвир улы Саттаров та бар.
Александр Бречалов шулай ук «Сервис» җәмгыятенең ишегалды себерүчесе Леонид Плотников һәм урам себерүче-рәссам Семен Бухаринны билгеләп үтте. Леонид Плотников ишегалды себерүче булса да, аның исеменә күп кенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рес­публикабыз Башлыгы аша тәб­рикләргә теләп, күп кенә хатлар язганнар. Леонид тротуарларны гына чистарту белән чикләнми, ә иртән машиналары белән чыгарга уңайлы булсын дип, йорт яны юлларын да чистарта. Аңа хатыны да ярдәм итә, кыш буе, кар күп булуга карамастан, иртүк торып, кеше эшкә киткәнче, чистартып торалар. Мондый сүзләрне Малиновая Гора бистәсендә яшәүчеләр язган. Ә бөтен Россиягә танылган ишегалды себерүче-рәссам Семен Бухаринны белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул узган елның март аенда Беренче каналдан ”Я почти знаменит” проектының җиңүчесе булды. Ул төп эш коралы себерке, көрәкләр ярдәмендә күңелендә булган хисләрен рәсемнәрендә чагылдыра, теләсә нинди темага картиналар иҗат итә. Чис­тартып кына калмый, кешеләрне рәсемнәре белән сөендерә, алар күңеленә шатлык тамчылары да өсти.
Шәһәр халкына вакытында хез­мәт күрсәтү, аларның проблемаларына игътибарлы караш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче һәр хезмәткәрнең осталыгы – шәһәрдә яшәүчеләрнең сыйфатлы тормышын тәэмин итүче шартларның берсе. Алдынгыларны Удмуртия Рес­публикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләделәр. Тантанага килүчеләрне «Италмас» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бәйрәм концерты күрсәтте.

Рәсим Саттаров: “Эштән курыкмагыз!”

Зур тантаналарга баргач, мил­ләттәшләребезне табу авыр була кайчак. Шунысы кызык: әлеге чарада җиңел килеп чыкты. «Ниһаять, мондый чараларга да түбәтәй киеп килүче абыйларны күрергә туры килер икән», – дип уйлап куйдым. Милли баш киемле абый янына барып исәнләшүем булды, ул да танышын очраткандай, рәхәтләнеп аралаша башлады. Шундый ачык йөзле, эчкерсез, киң күңелле Рәсим абый белән рәхәтләнеп аралаштык. Гомер буе танышлар диярсең. Бик рәхәт булды аның белән әңгәмә кору. Юмор хисен дә аңлый. Әле танышуыбыз да кызык килеп чыкты. Мин бирегә килүче милләттәшләремнең исем-фамилияләрен алдан ук белешкән идем, тик нигәдер аның үз исеме урынына атасының исеме истә калган. Мин аның янына килеп, әтисенең исеме белән: ”Сез Мөнәвир абыймы?” – дип ялгышып әйткәнгә, ул исә: “Әйе, аның улы булам. Кайлардан белдегез?” – дип, көлешеп, танышып киттек.

Тумышы белән Яңа Эсләк авылында Мөнәвир абый белән Фатыйма апа гаиләсендә төпчек малай булып үсә. Исәнбай мәктәбенә 6 чакрымны йөреп укый.

“Шул вакытта ук егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип, безне һөнәрле итеп чыгаралар иде. 10 нчы сыйныфтан соң трактор йөртүче таныклыгы алдым. Мәктәпне тәмамлагач, гаиләбез белән Сарапулга күчендек. Шуннан армия сафларына алындым. Ике ел хезмәт итеп кайткач, Ижауда урман технигы мәктәбен бетердем. Ул вакытта Сарапулда зур урман комбинаты бар иде бит. Шунда 15 ел кранчы булып эшләдем. Комбинат беткәч, «Сарапултеп­лоэнерго» җәмгыятенә күчтем. Хезмәт юлымны машина йөртүчедән башлап җибәрдем. Мин эшли башлаган чакта әле күмер белән җылытыла иде, газ юк иде. Сарапулда газлаштыру 1992 нче елларда башланды. Алдагы тормышны уйлап, гомер буе машина йөртеп булмас дип, Ижауда оператор һөнәрен үзләштердем. Минем эш көнем графиклы, җәен йортларга җылы су бирәбез, кы­шын йортларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итәбез. Әлеге оешмада 30 елдан артык шушы хезмәтне башкарам.
«Җәмәгатем Дәнисә белән мәктәптә укыган чакта ук таныш­кан идек. Алар Башкортстаннан, авылларын су басу сәбәпле, без­нең авыл­га күчеп килделәр. Ул армиядән мине көтеп алды. Өй­ләнешеп, үзебезнең йортны салып чыктык. 4 кыз тәрбияләп, 45 ел бергә гомер итәбез, Аллага шөкер.

“Тигез тату яшәүнең сере нидә?” – дигән сорауга ул: “Бер-береңә юл куя белү, бер-береңне тыңлау. Ир-баш, хатын-муен, дип әйтсәләр дә, хатын кая бора, баш шунда инде ул. Әлхәмдүлилләһ, безнең динебездә бер-береңне тыңлап, хөрмәт итеп дөнья көтсәң, иншаллаһ була. Динебездә дә ир кеше алдан, хатын-кыз аның артыннан барырга тиеш, ди. Һәрвакытта да ул шулай. Җәмәгатем 5 вакыт намаз­да, кызларыбыз да намаз укып, ураза тоталар, әлхәмдүлилләһ”, – дип шөкерана кыла Рәсим абый.

Бүгенге көндә ике кызлары гаи­ләләре белән Казанда, Сарапулда һәм Ижауда төпләнгәннәр. Кызлары Лилия белән телефон аша да сөйләшеп алдык. “Безнең әти шикеллеләр бик сирәктер ул дөньяда. Нык тырыш кеше. Гомер буе эш, хезмәт яратты. Безне дә хезмәт тәрбиясендә үстерде. Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш, дип, хезмәтне яратырга өйрәтте әтиебез. Гел кызлар гына булгач, ир-ат эше дип тормадык, барысын да эшләдек. Үз йортыбыз белән яшәгәч, печәнен дә әзерләдек, техника белән дә эш итәргә өйрәндек. Хәзер дә дүртебез дә руль артында, машина төзелешен дә, аны төзәтә дә беләбез. Чөнки кечкенә чакта әти машина ремонтлаганда, янында ярдәмчеләре без идек. Үзең нинди тәрбия аласың, балаларыңны шулай тәрбиялисеңдер инде ул. Без дә хәзер балаларны бер эштән дә курыкмаска өйрәтәбез. Гаиләбездә бик матур гадәт яши: Рамазан ае алдыннан барыбыз да гаиләләребез белән Сарапулдагы туган нигезгә җыелабыз. Әти мунча ягып каршы ала, әни тәмле мич ашлары белән сыйлый. Шулай зур гаиләбез белән бергә җыелып, догалар укып, бәйрәм итәбез”, — ди, әтисе белән горурлык хисләре кичерүче Лилия.
Хәзерге көндә Рәсим абый белән Дәнисә апа дин юлында, мәчеткә йөриләр. Оныкларына да кечкенәдән дин нигезләрен аңлаталар, догалар өйрәтәләр. Милли бәйрәмнәрне онытмыйча, гореф-гадәтләрне үтәп яшиләр алар. Шулай ук туып-үскән нигезләрен дә карап торалар. Яңа Эсләк авылындагы йортны да ташламыйлар. “Барыбыз да бергә җыйнаулашып, Сабантуйларга кайтабыз. Әле хәзер дә йортны әтиебез карап тора”, – ди Лилия. Бүгенге көндә Рәсим абый белән Дәнисә апаның 7 оныгы “бабай” дип үлеп торалар. Аларга алдагы тормышларында да кызлары һәм кияүләренең, онык-оныкчыкларының игелеген күреп, тигезлектә, сәламәт булып яшәүләрен телибез.

Гөлнара Вәлиева.