Александр Бречалов: «Барлык мөмкинлекләрне кулланыйк»
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә республикада эшләр торышы турында еллык доклад белән чыгыш ясады. Бу чыгыштагы төп фикерләр:
Махсус операциядә хезмәт итүчеләрнең гаиләләре ихтыяҗларын минутында канәгатьләндерү мөһим. Аларның актуаль булган барлык сорауларын чишәргә булышырга.
2023 ел Удмуртиядә Яшьләр елы дип игълан ителде.
Удмуртиядә яшәүче 24 мең кеше алкоголь һәм наркомания буенча исәптә тора. Аларның һәр дүртенчесе – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Бу – алдагы елларда без чишәргә тиешле проблема!
Эшкуарларга ярдәм күрсә-телергә тиеш.
Экспортка игътибар беренче урында булырга тиеш. Шанхай һәм Бәйсез дәүләтләр берлекләре илләре белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә, Фарсы култыгы, Төньяк Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән элемтәләр булдырырга кирәк.
«Лада-Ижевск» мәйданчыгында e-Largus җитештерелә башлау белән бергә анда индустриаль парк та булдырылачак. Киләсе атнада яңа e-Lагgus прототибы тәкъдим ителәчәк.
Удмуртия сәнәгать предприятиеләренә квалификацияле кадрлар кирәк. Ә бу, беренче чиратта, предприятиеләрнең, урта һәм югары уку йортларының уртак эше.
2023 елга максат – авыл хуҗалыгында хезмәт хакы мәсьәләсен тәртипкә салу. Җитештерү күләме арту хезмәт хакында чагылырга тиеш.
Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республикага 850 мең турист җәлеп ителәчәк. 2023 ел планы – 1 миллион кеше.
2023 елда Ижау аэропортының яңа бинасын төзү эшләре башланачак. Анда халыкара терминал өчен урын булачак. Объектны 2024 елның мартында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җыелган проблемалар системалы чишелешләр таләп итә. Балезино, Завьялово, Воткинск районнары, Ижау һәм Можга шәһәрләрендә иң беренче чиратта коммуналь челтәр һәм җиһазлар алыштырылачак.
Авылларны комплекслы үстерү программасы кысаларында Кече Пурга районының Аксакшур авылында спорт мәйданчыклары булган яңа күпфункцияле үзәк ачылачак. Шарканда бассейн төзеләчәк. Кез районының Степаненки авылында – яңа мәдәният йорты.
2023 елга Удмуртия Респуб-ликасының юл фонды 10 млрд 200 млн сум тәшкил итәчәк. Бу акчаларга юлларны төзекләндерү белән беррәттән 5 күперне ремонтлау, 4 күпер корылмасын һәм Костино-Камбарка юлында реконструкцияләрне тәмамлау да керә.
«Сәламәтлек саклау» милли проктын тормышка ашыру кысаларында 2023 елда Сарапулда поликлиника, Әсән совхоз-техникумы (Алнаш районы), Кварса (Воткинск районы), Каменное (Завьялово районы) авылларында, Норья (Кече Пурга районы) һәм Кигбай (Сарапул районы) авылларында 5 табиблык амбулаториясе төзеләчәк. Кизнер хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә, 9 сәламәтлек саклау учреждениесендә, махсус авыр медицина җиһазлары урнаштыру өчен, биналарны капиталь ремонтлау да планга кертелгән.