Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Сез безнең беләнме?
29.12.2022

Сез безнең беләнме?

Хөрмәтле дусларыбыз! Кулыгызда – газетаның быелгы соңгы 52 нче саны. Димәк, киләсе сан – 2023 елның 1 саны. Ә сез аңа язылдыгызмы соң? Әллә ниндидер сәбәпләр белән язылмыйча калдыгызмы? «Россия Почтасы» биргән мәгълүмат буенча, кайбер милләттәшләребезнең чынлап та газетага язылырга онытканы күренә. Сез шулар рәтендә түгелме?

Бүгенге көндә газета алучыларның Кизнерда — 1, Можгада — 7, Сарапулда — 4, Ижауда — 6, Воткинскида — 1, Кияста — 5, Кече Пургада — 1, Сюмсида — 3, Увада — 1, Ярда — 1, Глазовта -6, Балезинода 4се киләсе ел өчен газетага язылмаган әле. Бер караганда, башка еллар белән чагыштырганда, саннар бик күпкә дә кимемәгән. Шулай да, тамчыдан күл җыелганын онытмыйк, иптәшләр. Әлеге юлларны укыганда, үзегезнең газетага язылмыйча калганыгызны исегезгә төшерсәгез, тизрәк 8-965-840-09-00 телефон номеры буенча шалтыратыгыз. Ярдәм итәрбез, февраль аеннан газета кабат өегезгә көтелгән кунак булып килә башлар.
Киләсе ел өчен матбугатка язылу барышында Әгерҗе шәһәре һәм авылларында яшәүче дусларыбыз да сынатмады. Бүгенге көндә газетаны алдыручылар саны 175 булса, киләсе ел өчен 210 кеше язылган. Без, редакция хезмәткәрләре, газетага язылган һәм матбугатка язылу кампаниясендә безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 2023 елда безнең белән бергә калгансыз икән, димәк, юкка түгел, безнең уй-фикерләребез тәңгәл килә, кыйблабыз да бер дигән сүз бу. Алга таба да шулай бердәм һәм бергә булып, кыйблабыздан тайпылмыйча яшәргә, эшләргә язсын!