Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ә сез уразага әзерме?
16.03.2022

Ә сез уразага әзерме?

«Ий иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә фарыз булып язылган кебек, сезгә дә Рамазан аендагы ураза фарыз (тиешле) буларак язылды. Бәлки, ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып тәкъвалык ияләреннән булырсыз!»
(«Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять)

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае – Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Быел ул 2 апрельдә башланачак. Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, хәрәм әйберләрдән читләшү, хәтта хәләл булган әйберләрдән дә, мәсәлән, су һәм ризыктан тыелу ае. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең олы савабы, әҗеренә ия була алабыз. Моның өчен ураза тоту иң күркәм гамәлләрдән санала. Мөмкинлеге булган, сау-сәламәт кешегә ураза тоту тиешле һәм савап­лы. Иң зур бүләкләрнең берсе – Аллаһы Тәгалә кешене пакъләндерә, чистарта. Әгәр кеше ихлас күңеле белән ураза тоткан булса, Аллаһы Тәгалә аның узган гөнаһларын да гафу итәр, гөнаһлардан арындырыр.
Элек-электән үк хак мөселманнар Алла­һы Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы карарга тырышканнар, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр. Билгеле булганча, алар Рамазан ае узгач, ярты ел Аллаһы Тәгаләдән аның кабул булуын сораганнар. Аннан соң ярты ел Раббыбыздан киләсе Рамазан аен күрергә, ураза тоту насыйп булуын үтенеп сораганнар. Алардан мондый сүзләр тапшырыла: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбан – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Хак мөселманнар өчен мөһим булган Рамазан аена әзерлек ничек булырга тиеш соң?
Рухи яктан әзерлек. Безгә ихластан тәү­бәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкауны сорыйк. Ягъни, узган елларда кылган гамәлләргә карап, үзебезгә-үзебез анализ ясыйбыз. Кешеләрне рәнҗетмәдекме, нинди кимчелекләр булган, тотмый калган уразаларыбыз юк микән? Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Ий, мөэминнәр, һәммәгез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз”, – ди (“Нур” сүрәсе, 31 нче аять). Бу вакытта изге ай башлангач, без бөтен гыйбадәтләребезне дә чиста һәм тыныч күңел белән башкара алачакбыз.
Дога кылу. Аллаһы Тәгаләдән Рамазанны сау-сәламәт, аек акыл һәм ныклы иман белән каршы алуны, изге эшләр башкаруда, Аңа гыйбадәттә булуда ярдәм итүен ялварып сорыйк. Сәхабәләребез дә Раббыбыздан шулай сорап ялварганнар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп, әҗерләрен бирермен…” – ди (“Мөэмин” сүрәсе, 60 нчы аять.)
Рамазан ае якынлашканга сөенү. Озак күрмәгән туганыңа сөенгән шикелле: “Рамазан килеп җитә”, – дип куану шулай ук безнең калебтә булырга тиеш. Чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарга шулкадәр күп саваплар бирә, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән башка берсе дә белә алмый. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Бу айда Коръән иңгән. Рамазанда җәннәт капкалары ачылып, җәһәннәм капкалары ябыла. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидиятне күрсәтүче Коръән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми…” (“Бәкарә” сүрәсе, 185 нче аять).
Эшләрне төгәлләү. Иң беренчесе – узган елны төшереп калдырган ураза көннәрен Рамазан җиткәнче тотып бетерү. Әгәр дә узган елны ниндидер сәбәп аркасында Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрегез калган икән, аларны башка көннәрне тотып бетерергә кирәк. Шулай ук Рамазан аенда гыйбадәт кылырга комачаулый торган барлык эшләрне дә изге ай башланганчы тәмамлап куярга тырышырга кирәк. Бу безгә Рамазан аена тиешенчә игътибар биреп, файдалы һәм изге гамәлләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә ярдәм итәчәк.
Гыйлем туплау. Рамазан ае турында бе­лем­нәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гый­бадәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Гыйлемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имамнарга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга килеп керик. Өйдәгеләргә ураза тотуның фазыйләтләре турында аңлатыйк. Бу балаларыбызны кечкенәдән иманлы итеп үстерергә ярдәм итәчәк. Раббыбыз ирләрне гаиләдә баш итеп куйды. Шуңа күрә, Рамазанга үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсен әзерләү ир-атлар өстендә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.
Шәгъбан аенда ураза тоту сөннәт. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Рәсүлебез, син башка айларда шәгъбан аендагы кебек ураза тотканыңны күргән юк,” – дип сорагач, ул: “Шәгъбан ае шундый ай – ул рәҗәб белән Рамазан арасында килә. Кешеләр аны игътибарсыз калдыралар. Ләкин бу шундый ай, бу айда безнең кылган гамәлләр Аллаһы Тәгалә хозурына күтәрелә. Ураза тоткан хәлдә гамәлләремнең Раббым каршысына күтәрелүенә мин сөенәм”, – диде.
Рәсүлебез мөмкинлеге булган һәр кешегә шәгъбан аенда ураза тотуны сөннәт итә. Нәфел уразалар белән мавыгып, фарыз уразаны тота алмаслык хәлгә җитәргә тиеш түгелбез.
Коръән уку. Галимнәребез: “Шәгъбан ае – Коръән уку ае”, – дип әйткәннәр. Мө­селманнар Рамазан аенда өстәмә намазларда уку өчен алдан ук Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, кабатлыйлар.
Ниятләп кую. Ниятең нинди — әҗере шундый. Төп ният – Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү – ураза тоту. «Тотып булырмы, кыен булырмы», – дип шикләнмик. Көн озын була дип тә борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтүче ул. Ул үзе ярдәм итә.
Рамазан – ул форсат. Бик күпләр шушы Рамазан аена ирешергә, уразасын тотарга, Коръән укырга, намазларын укырга, сәдакаларын бирергә, изгелекләрен арттырырга теләр иде, әмма күз алдыгызга китерегез: ничәмә-ничә кардәшебез узган Рамазаннан соң бакыйлыкка күчте.
Рамазан гыйбадәтләрен калдырмыйк. Аның нигъмәтләрен әрәм итмик. Рамазанны исән-сау килеш каршы алып, аны ураза тотып, гыйбадәтләр кылып үткәреп, гаеттә очрашу насыйп булсын. Рамазанда кылган изгелекләребезне ел дәвамында туктатмыйча, бөтен тормышыбызны күркәм бер гыйбадәт итә алсак иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы.