Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бер-береңә сыенып яшәве рәхәт
3.03.2022

Бер-береңә сыенып яшәве рәхәт

Мәхәббәт… Нинди ихлас, бернинди кагыйдәгә дә буйсынмый торган серле дә, сәер дә хис ул. Кемнәрнеңдер иңнәренә талу белмәс канат куя, чиксез биеклекләргә күтәрә, бәхет диңгезендә йөздерә, кемнедер моңсулыкка, төшенкелеккә бирелдерә. Үз насыйп ярын табып, гаилә корган матур парларга карап сокланасың да: “Менә бит чын мәхәббәт бар ул!” — дип уйлыйсың. Әмма бүгенге Интернет танышуларга, аралашуларга мөмкинлекләр киң булган чорда парсызлар, ялгыз кешеләр саны ни өчендер артканнан-арта бара. 30-40 яшькә җитеп тә өйләнү, кияүгә чыгу турында уйламаучылар, ялгыз бала үстерүчеләр чиктән ашкан. Нигә соң шулай?

“Чын мәхәббәт бар ул һәм аңа һәркем лаек. Беркем дә ялгыз яшәргә тиеш түгел, мин-минлекләрне, бар киртәләрне ватып булса да, кеше парлы булырга омтылырга тиеш, җәмгыятьнең сәламәтлеге шуңа бәйле”, – дип искәртү бик кирәк бүгенге көндә. Бер-берсенең кадерен яшәгән саен арттыра барган парларның тормышына игътибар бирү дә бик урынлы булыр. 70 ел бергә гомер кичерүче Арслановлар гаиләсе шундыйлардан.
Бер танышым: “Алар кебек матур, бер-берсе өчен үлеп торган кешеләрне күргәнем юк минем. Алардагы зыялылык, гаиләдәге тәртип, үзара хөрмәт!” – дип сокланып сөйләгәч, бу гаилә белән танышасым килде.
“Яңарыш” газетасы редакциясендә эшлә­вемне белгәч, Арслановлар бертавыштан: “Без бу газетаны яздыра, яратып укый идек, хәзер күз күрмәгәч, алудан туктадык”, – диделәр. “Олыгайдык бит инде. Миңа быел 88 яшь тула. Бабайга – 90”, – дип өсти Гөлсәридә апа. Гөлсәридә апа 1934 елның 12 июлендә Әгерҗе (элек Красный Бор) районының Алга авылында туып-үскән. Хәзер ул авыл юк инде. Туган авыл, туган нигезен, балачагын искә алып, хатирәләргә генә бирелергә кала аңа. Сугыш еллары, сугыштан соңгы авырлыклар… «Нужа күреп үстек. 9 бала идек, дүртебез балачакта ук үлгән. Мин 6 нчы бала булып туганмын. Ачлы-туклы яшәп үстек инде. Бертуганнарым яшьли вафат булдылар, үзем генә калдым», – ди Гөлсәридә апа. Ә ире Мәгърүф абый: “Зарланмыйк, Гөлсәридәкәй, зарланмыйк! Бер михнәтнең бер рәхәте бит. Тормыш чыныктырмаса, бәлки бүген яшәмәгән дә булыр идек. Хәзер менә ничек рәхәт яшибез!” – ди.
Мәгърүф абый – Башкортстаннан, Яңа Кабан авылыннан. Аның әнисе бик яшьли дөнья куя, ә әтисе сугышта һәлак була. Авылдагы ятим калган өч малайны балалар йортына урнаштыралар, әмма ничек итсә итәләр, алар балалар йортыннан качып, туган авылларына кайталар. Шулай итеп, әбисе тәрбиясендә үсә Мәгърүф абый.
“Берегез — Башкортстаннан, икенчегез — Удмуртиядән, ничек танышып, кавыштыгыз соң?” – дип кызыксынам алардан.

“Авылдагы иптәш кызның әнисе кияүгә чыкты да, балаларын үзе белән алып, Башкортстанга китте. Иптәш кыз: “Авылыбызны бик сагынам! Авылдашларымны юксынам. Әйдә, безгә күч әле”, – дип, бик чакыргач, риза булдым. Авылдан китүемнең төп максаты ничек тә паспорт алу иде. Шулай итеп, Башкортстанның ямьле Кама буенда урнашкан Никола-Березовка дигән район үзәгендә яши башладым. Ә Мәгърүфнең Дария исемле туганы шушы район үзәгендә яши. Ул туганнарына кунакка килгәч, таныштык та инде”, – ди Гөлсәридә ханым.
Бер күрүдән бер-берсенә гашыйк була алар. Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип, Мәгърүф абый Гөлсәридә апага ике тапкыр күрешкәннән соң ук кияүгә чы­гарга тәкъдим ясый. Яшьләр сөйләшәләр, килешәләр. Гөлсәридә апага – 18, Мәгърүф абыйга 20 яшь тә тулмаган булуына карамастан, өйләнешмәкче булалар. “Безнең Яңа Кабан авылы бик зур иде. Кызлар да бик күп. Тик Гөлсәридәне күргәнчегә кадәр, бер дә болай үлеп гашыйк булганым юк иде. Аны һич кенә дә югалтасым килмәде. Әле кызга 18 яшь тулмаган булгач, авылда никахны теркиселәре килмәде, күрше Березовка авылына барып язылыштык. Паспортны 1952 елның март аенда алдык. Ничек итсәк иттек, бергә булдык. Безнең бергә булуга аның әнисе дә каршы килмәде. Минем әби дә кызны бик ошатып, хәер-фатихасын бирде. Бик чибәр, бик уңган, кешеләргә ачык, итагатьле булды ул. Гомер буе шушы сөйкемле, ягымлы булуы, тырыш, ярдәмчеллеге белән кешеләрнең хөрмәтен яулады. Бер елдан соң Ижауга киттек. Төзелеш-монтаж идарәсендә эшләдек. Бер ел эшләгәннән соң, мине 1954 елда армиягә алдылар. Ә Гөлсәридә “Ижсталь”нең 83 нче юл төзелеше цехына күчте. Лаеклы ялга чыкканчы ул шунда эшләде. Армиядән 1957 елның көзендә кайттым. Ул елларны армиягә ир-атларны бик күпләп алдылар. Солдатларның күбесе гаиләле, кем бер, кем ике бала белән иде. Ул вакытта эштән фатир бирү юк иде әле. Кеше фатирларында тордык. Гөлсәридә дә, мин киткәч, фатирда торып эшләде. Бик чыдам, тырыш иде. Анда-монда йөрмәде, мине ышанып көтте. Танышлар: “Бер җиргә дә бармады, йөрмәде, сине генә көтте”, — дип әйтә торган иде. Шуңа да тыныч булдым, башка бер начар уй да килмәде. Бер айга ялга кайтып китүне исәпләмәсәң, өч ел күрешмәдек бит! Бу өч ай түгел, өч ел — бик күп вакыт. Армиядә чакта арабызда хатлар йөрде. Шушы хатлар күңелгә өмет, шатлык, канат бирде”, — ди хатирәләргә бирелеп Мәгърүф абый.
Арслановлар гаиләсенең фотоальбомнарын карап, сөйләшеп утырганда, Гөлсәридә апаның Мәгърүф абый армиядә чакта хат белән салган фотосурәтләренә дә тап булдым. Фотосурәтнең артына:
“Гөлсәридә дип язылган
Кулымдагы йөзегем.
Гөлләр кебек саргаерга
Калдым мин дә берүзем
15.06.1955 ел.
(Фотосурәтемне югалтма, карап, бер исеңә алырсың)”, дип язып та куелган иде.
“Сенной базарында фотога төшерәләр, биш минут эчендә ясап та бирәләр иде”, – ди Гөлсәридә апа. Ул елларда Гөлсәридә апа белән Мәгърүф абыйның бер-берсенә карата мәхәббәтләре сыналмыйча калмый.
“Мин армиягә киткәндә, хатын авырлы булып калган иде, бала туды. Ул вакытларда озак­лап декрет яллары да бирелми иде: бала туар алдыннан бер, туганнан соң тагын бер ай бирелде, ә аннары хатын-кыз эшкә чыкты. Гөлсәридәгә бу елларда бик авырга туры килде, әлбәттә. Әби яллап, баланы аңа илтте, аннан эшкә йөгерде. Үзе кеше өстендә торды. Кызганычка каршы, беренче балабыз үсеп җитә алмады. Кечкенә чагында авырып, вафат булды.
Армиядән кайтканнан соң, җиң сызганып, ныклап тормыш көтә башладык. Машина төзү заводына эшкә кердем. Завод үз эшчеләренә 2 катлы йортлар төзеде. Мин эшләгән 74 нче цех та йорт җиткерде, безгә, ниһаять, шуннан фатир бирделәр”, – ди гаилә башлыгы. Ул вакытта кызыбыз Люция туды. Квартир бик зур түгел, әмма бу кеше өстендә торып яшәү түгел иде инде. Шуннан соң Лихвинцев урамыннан фатир бирделәр. Соңыннан 3 бүлмәле фатир алуга ирештек. Без ул вакытта инде дүртәү идек: улыбыз Рәфис тә туды.
“Кыенлыклар, тормыштагы бар җитеш­сезлекләр гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә чагыла. Сезнең дә ачуланышып киткән чакларыгыз, тормыштан күңелегез кайткан вакытлар була идеме? – дип кызыксынам Арслановлардан. “Тормыш бал да май гына түгел, төрле чаклар булгандыр. Әмма бервакытта да тормыш йөген ике якка тартып, талашып, ачуланышып яшәмәдек. Һәрвакыт уртак фикергә килеп, аңлашып яшәдек. Кыенлыклар килсә, киресенчә, бер-береңә ныграк сыенасың, бер-береңә терәк буласың”, – ди Мәгърүф абый. Тормыш иптәшенең бу фикерләрен Гөлсәридә апа да хуплый: “Без бай булмадык, кешегә акча сорап та бармадык. Кулдан килгәнчә эшләдек. Киенергә, ашарга җитте. Бер-беребезгә начар сүзләр әйтешмәдек. Парлы булганда, тормыш матур бит ул. Башта балалар үстерәсең, аннары оныклар, оныкчык­лар сөясең. Кызыбызның ике улы, улыбызның бер кызы, бер улы бар. Кызыбыз Ижауда яши. Улыбыз Рәфис һәм аның гаиләсе белән бергә яшибез. Алар безгә һәрчак терәк”, – ди.
Арслановларның кызларының улы Ренат, аның программистлык өлкәсендә ирешкән уңышлары турында “Яңарыш” газетасында язма да чыккан иде. Хәзер ул Сингапурда яши икән. Ә икенче уллары Русланның инде үз гаиләсе бар. Уллары Дамир — Мәгърүф һәм Гөлсәридә апаның бердәнбер оныкчыгы.
Арслановларның уллары Рәфис һәм килен­нәре Резеда белән дә аралаштым. Килен­нәре Резеда: “Кияүгә чыкканның беренче көненнән үк иремнең әти-әнисе белән бергә яшибез. Рәфиснең теләге шундый булды: “Әти-әнинең үзләрен генә калдырмыйк, алар олы яшьтә инде”, – диде. Аерым тормадык дип, беркайчан да үкенгән булмады. Кайнана-кайнатам һәрвакыт ярдәмгә ашыгып тордылар. Балаларны үстерергә булыштылар. Киңәшләре белән дә ярдәм иттеләр.
Балалар бәләкәй чакта ук эшкә чыктым. Башта тегүче булып эшләгән идем, хәзер 105 нче балалар бакчасында эшлим. Әби-бабай тәрбиясе башкача бит ул, балаларны татарчага да өйрәттеләр. Балаларыбыз Рамил, Алина икесе дә татарча иркен аралашалар. Кызыбыз Алина Казанда укый. Анда аңа татар телен белүе бигрәк ярдәм итә. Өйдә русча сөйләшмибез. Кайнанам хуҗалыкта да һәрвакыт булышты. Хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, эштән кайтуыбызны ашау пешереп көтеп тора. Кибетләргә дә чыга. “Урамга чыкмасам, чирлим мин”, – ди. Әткәй хәзер сирәк чыга инде, күзләре начар күрә. Бер-берсенә сыенып яшиләр алар. Узган елның октябрендә әткәй ковид белән чирләде. Хәле авыр булгач, хастаханәгә салдык. Әнкәй бик авыр кичерде моны. Ялгызы калгач, бик өзгәләнде.
Апрель азагын түземсезлек белән көтеп алалар алар. Җыенып, җәй буена торырга дип, бакчага китәләр. Яшелчәләр үстерәләр. Әнкәй үзе кыяр-помидорлар утырта. “Йөри алганда, йөрергә кирәк”, – ди. Сүзгә уллары Рәфис тә кушылды: “Әткәй-әнкәй безгә тормышта һәрчак үрнәк булдылар. Безнең балаларны да тыйнаклыкка, тырыш булырга, тәрбиягә өйрәттеләр. Хуҗалык эшләренә дә кечкенә чактан өйрәттеләр. Бакчадагы йортны бергә салдык, җир эшләрен дә бергә эшли идек”. Рәфис Арсланов бер ел “Ижмаш” заводында эшләп, армиягә китә, вертолетчы булып хезмәт итә. Запастагы офицер.Хәзер Ижсталь” заводында эшли. Хәрби хезмәттә дә, эштә дә алдынгылардан була. “Ижсталь” заводындагы хезмәте өчен дә мактаулы хезмәткәр исеменә лаек була, бихисап мактау билгеләренә ия.” “Балаларыгыз сезнең өчен үлеп торалар. Сез аларны ничек тәрбияләдегез?” – дип сорыйм. “Тәртипле, ачык бул, начарлык кыл­ма. Кешеләр алдында йөзгә кызыллык китермә, тырыш бул… Шундый теләк-нәсыйхәттә үстерә инде һәрбер ата-ана балаларын. Аллаһка шөкер, балалар, оныклардан канәгать, килен-кияүдән уңдык. Алдагы көннәрдә дә шулай сөендереп торсыннар, – ди Мәгърүф абый. – Балалар исән-имин булганда, дөньялар тыныч торганда, яшәве рәхәт. Төрле чакларны күрдек. Акча кысан чаклар да, акча булып та, сатып алырга әйбер юк чаклар да. Һәрвакыт өмет белән яшәдек. Нинди кыенлыклар булса да, аннан чыгу юллары табылды. Хәзерге тормышны алганда, бар да бар, яшәү өчен шартлар да күпкә яхшы. Тормыштан бик канәгать. Бергә яшәве рәхәт”.
Мәгърүф һәм Гөлсәридә Арслановларның бергә торуларына 7 мартта 70 ел була. Бик сирәкләргә генә мондый бәхет насыйп була торгандыр. Сәламәтлек, шатлыклы озын гомер, тигезлек, иминлек телибез аларга!

Элмира Нигъмәтҗан.