70 яшьлек егет
Можга шәһәренең Мактаулы гражданины Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов тумышы белән Кукмара районы Купка авылы егете.
Ул 1944 елның 14 июлендә киң күңелле, тырыш, дәрәҗәле Рәхимә апа белән Шәйхетдин абыйның алтынчы баласы булып дөньяга килә. Авылның яшел келәмдәй чирәмендә уйнап, әти-әни һәм абыйлары, апасының тырыш хезмәтләрен күреп, үзе дә алар арасында мәш килеп йорт тирәсендә һәм киң кыр-басуларда эшләп үскәнгәдер, үзенә шул хәтле бетмәс көч, энергия туплаган егет, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанга югары уку йортына юл тота.
Биш ел студент еллары сизелмичә үтеп тә китә. 1967 елны Арча районы Мәтәскә авылында яшәүче Габделбәр абый кызы Гөлфия белән тормыш корып җибәрәләр. Югары белемле инженер-технолог егетне Новосибирск шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. 1968 елда беренче кызлары туа. Яраткан хәләл җефете Гөлфия сәүдә тармагында эшли. Биш ел буена туган якларны сагынып яшиләр. Шушы өзлексез сагынулар Хәсәновлар гаиләсен 1973 елны Можга шәһәренә алып кайта. Монда икенче кызлары туа. Илгизәр Хәсәнов кайда куйсалар, шунда намуслы эш башкарып, зур уңышларга ирешә, мактаулы, дәрәҗәле кешебезгә әверелә.
Аның бер өзлексез эш стажы 46 ел. Сөбханалла, күз тимәсен. Бүгенге көн дә дә егетләрчә төз гәүдәле, тирән фикерле алдынгы карашлы, энергияле Илгизәр Хәсәнов Можга агач эшкәртү комбинатын җитәкли. Аның җитәкчелегендә чал тарихлы комбинат аягында нык басып тора. Халыкара координация комитетының “Алтын эталон” призына лаек була. Россия Президенты хакимиятендә “Бөек Петр исемендәге Милли премия” тапшырыла. Комбинатта җитештерелгән продукция бик күп күргәзмәләрдә катнашып, дәрәҗәле дипломнарга ия була. Аларны санап китсәң, иге-чиге юк. Россия шәһәрләреннән тыш башка чит илләр белән тыгыз элемтәдә булып хезмәттәшлек итә.
Илгизәр Хәсәновны иң сөендергәне, шатландырганы — “Можга шәһәренең мактаулы гражданины” исемен алу. Ул бу исемгә бик тә лаеклы. Милләттәшебез күп еллар халык сайлавы буенча депутат вазифаларын да башкара. Лесокомбинат микрорайонының җәмәгатьчелек советын, берничә ел Можга татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкләде.
Милли җанлы Илгизәр Хәсәновның татар телендә узган бәйрәмнәрдә кулына ак баянын алып, оныгы Артур белән җырлап җибәрүе — үзе бер матур күренеш. Оныгы Әлинә бик матур итеп татарча бии. Аларның бик күп дипломнары, Мактау хатлары, грамоталары бар. Әлинә республикада узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада алдынгы урыннарны алды. Оныклары Алия белән Альберт та бабаларының йөзенә кызыллык китермиләр.
Күптән түгел генә Илгизәр Шәхетдин улы “Без — Купкалар” дигән китабын бастырып чыкты. Бу китапта үз авылының тарихы, халкы һәм яшәеше, туган төбәген ярату, авыл халкын ихтирам итү чагыла.
14 июльдә Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәновның зур юбилее. Хөрмәтле Илгизәр Шәйхетдин улы! Сезне гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеегыз белән котлап, игелекле озын гомер телибез. Күңел кояшыгызны сүндерми, тирә-юньдәгеләргә яшәү көче биреп, әле озак еллар дөньяга якты нур өләшеп яшәгәндә сәламәтлек, иман байлыгы, кимемәслек көч-куат юлдаш булсын!
Можга татарларының
милли-мәдәни автономиясе,
Удмуртия татарларының
милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе.