Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 70нче Җиңү парады тантана итте
13.05.2015

70нче Җиңү парады тантана итте

NIK_3476

9 май көнне Ижауның Үзәк мәйданында узган парадка һич бармыйча кала алмадым.
Көтеп алынган 70 еллык Җиңү парады бит ул!
Быелгы бәйрәмнең иң беренче күзгә чалынган үзенчәлеге — халыкның искиткеч күп булуы. Гаиләләре белән җыелып, Җиңү тантанасын бәйрәм итәргә үзәк мәйданга чыгучыларга көннең салкын булуы да, көндәлек эш-мәшәкатьләр дә комачауламаган.
Бәйрәм көне традиция буенча мәңгелек ут янып торучы Сугыш һәм хезмәт даны Монументына такыялар, чәчәкләр салу белән башланып китте. Тантананы 10.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев ачып җибәрде. Парадта катнашучыларны Җиңү көне белән котлап ул: “Безнең җиребезгә 70нче тапкыр Җиңү көне килде. Без дошман белән көрәштә авыр шартларда, зур михнәтләр күреп, яулаган Җиңү өчен сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле.
Әйе, 9 май — күзләребезгә яшь тула торган моңсу да, сөенечле дә бәйрәм ул. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Күз яшьләре, өзелгән гомерләр, ачы югалтулар, сынган язмышлар һәм өзелгән өметләр белән түләнеп алынган зур Җиңү ул!
Республикада гомер итүче һәр өченче кеше (400 меңгә якын яугир) дәһшәтле сугышта катнашкан. Аларның 145 меңе туган йортларына әйләнеп кайта алмаган. Әмма бу зур югалтулар бушка булмады, халкыбыз ахыргача көрәшеп илебезгә азатлык яулады. Бүген безнең арабызда булмаган сугыш һәм тыл ветераннарын искә алыйк”, — дип, бер минутлык тынлык игълан итте Республика Башлыгы.
NIK_3894Удмуртия Президенты чыгышында әйтелгәнчә, сугышта катнашып исән кайткан, гаилә корып, балалар үстергән, бүгенге көнне оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарыбыз республикада 27 меңне тәшкил итә. Алар янәшә булганда, бәйрәмебез ямьле. Үзәк мәйдандагы тантанада алар бәйрәмнең төп геройлары, бизәге булдылар. Балаларның, яшьләрнең ветераннарны туктатып, чәчәкләр бүләк итүләре, бергә фотога төшүләре, орден-медальләрен тотып караулары, ветераннар хөрмәтенә бу көнне түләүсез таксилар йөреп торуы, солдат боткасы белән сыйлану матур күренеш, ветераннарга әйтелеп бетмәгән рәхмәт хисләребез һәрберебезнең дә чиксез иде.
Парадның иң беренче сафларында баручылар — җыелма оркестр музыкантлары булды. Быелгы тантананың тагын бер үзенчәлеге — хәрби техника колонналарының аеруча күп булуы — “ОСА”, “ТОР” зенит-ракета комплексы, яңадан торгызылган ГАЗ-67 һәм 69 автомобильләре, “Ирбит” М72 һәм башка совет мотоцикллары. Хәрби хезмәттәгеләр, хәрби техникалар колонналары узганда, илебезнең көчлелеге, ныклыгы, горурлыгы ассызыклануын, ә иң мөһиме, республикабыз халкы бердәм җыелып бәйрәм итә белүен тоеп горурлык кичердем. Парад тәмамланыр алдыннан “Май вальсы” җырына талгын, җәй күбәләкләре сыман җиңел талпынып вальс башкарылуы ветераннарга үз яшьлекләрен исләренә төшергәндер.
NIK_3734“Үлемсез полк” акциясендә теләгән һәр кеше катнаша алды. 3000гә якын кешенең сугышта һәлак булган кадерле кешеләренең фотосурәтләре белән Үзәк мәйдан буйлап үтүләрен күз яшьләрсез карап булмый иде.
Бәйрәмдә сокландыргыч, кызыклы, матур күренешләр күп булды. Барлык ветераннар өчен “Мизгелне тотып ал” дип аталган хәйрия фотосессиясе эшләде. Туктап фотосурәткә төшкән һәр ветеранга фотсурәтләрен шунда ук ясап, бүләк иттеләр. Быелгы парадның бер истәлеге бит ул. Ризык пешерү, кул осталары остаханәсе, 40нчы елгы киемнәр күргәзмәсе, уен-көлке, көне буе дәвам иткән җыр-бию һәм зур бәйрәм салюты — ни генә юк иде быелгы Җиңү бәйрәмендә.

Элмира Нигъмәтҗан.