Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 45-2016
10.11.2016

Әдәби сәхифә 45-2016

Лилия Рә
Сөя-сөя, икмәк кисәм

Ипекәем, җәй буена
Син үскәнсең кырларда,
Кояш нурын җыйгангамы
Җылың кала кулларда.

И, икмәгем, нәни чактан
Тәмең телем төбендә,
Синең урын иң кадерле —
Өстәлемнең түрендә!

Әйтә алмыйм: ниләр генә
Тиң куярлык тәмеңә?
Нинди хаклар сыйган сиңа,
Түккән хезмәт тиренә?!

Өстәл тулы ризык аша
Башлап сиңа үреләм:
Син — сыем да, туклыгым да,
Тормыш сиңа үрелгән.

…Икмәк кисәм… Сыйпап сөям.
Үбәм кибән почмагын:
Син барында, ипекәем,
Һич ач булмас тамагым.

— Әнкәм, кем бар? Сөйләшәсең…
Берүзең бит кухняда!
— Ялгыз түгел, икмәк белән,
Ул баш, балам, дөньяга…

Сарапул шәһәре.
Гөлфия Исхакова
Яңа җыр көтә күңел

Күңел кошым сайрап торса, — җыр суза,
Уфтана ул, гомерләр дип, тиз уза.
Көннәр үтә, яфрак койгандай агач
Нинди ямь бар, йөрәк шатлык тоймагач?

Гел җыр җырлап яшәр чаклар узган бит,
Эш эшләнеп, кияр кием тузган бит.
Күңел генә бирешмәскә тырыша
Тарткалаша, җаным белән орыша.

Сирәк-мирәк яңа җырын суза ул,
Яшәүдән ямь тап син, диеп куша ул.
Ач, ди, күзең, хыял тулы дөнья бу,
Яшәү өчен бер бирелә — уза ул.

Юк тавышым, кычкырыпмы карлыккан?
Онтылган җыр, әллә күңел тарлыктан?
Әллә инде зиһенемме таралган?
Бармы шундый, гомер җырлап баралган?

Кабат көтәм кош кунганын җаныма –
Шатлык тулы яз китерсен таңыма.
Чәчәк атсын күңелемнең гөлләре,
Көзләремне үтәсе бар бит әле.

Воткинск шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Метаморфоза

Ана үстерде сабыйны
Көйләп-җырлап, тирбәтеп…
Марҗа кызлары егетне
Эчертеп, похмельләтеп…
Мәктәбе юк —
Телсез калды —
Дәшми татар милләте…

Ижау шәһәре.

Зөһрә Камалиева
Сәламәтлек — зур байлык

Сизелмичә гомер уза икән,
Без тырышып дөнья көтәбез.
Картлык куа килә артыбыздан,
Көтмәгәндә авырып китәбез.

Авырлыкка бер дә баш бирмибез,
Тормыш дилбегәсен тартабыз.
Дөнья малы – дуңгыз каны, диләр,
Ә без йокларга да онытабыз.

Тынгысызлык безнең канга сеңгән,
Ял дигәнне без ят итәбез.
Йөрәк тибә, куллар сөялләнә,
Без шашынып дөнья көтәбез.

Сәламәтлек какшап, табибларга
Чират торып кереп басабыз.
«Язмыш шулай язган», -диеп уйлап,
Хәлләр бетеп кайтып ятабыз.

Сәламәтлек – иң зур байлык бит ул,
Ләкин кире кайтмый бер киткәч.
Яшь чагында бер дә уйламыйсың,
Уйландыра икән эш үткәч.

Сәламәтлек булган чакта гына,
Яшәү яме була хезмәттә.
Һәрбарчагыз сәламәт булыгыз,
Калам сезгә шундый теләктә.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Үзгәртә алмассың, язмыш

Ничә тапкыр төртеп екты язмыш,
Ничә тапкыр алды якадан.
Тезләр канап, ирен ярылса да,
Торып бастым янә яңадан.

Ничә тапкыр хыянәт угы тиде,
Дуслар сатты, артка типтеләр.
Ничә тапкыр сөйгән булып килеп,
Җан сөйгәннәр ташлап киттеләр.

Явызларны һаман таный алмыйм
Аералмыйм дусны дошманнан.
Уңлы-суңлы чапкаладың, язмыш,
Тик барыбер башка булалмам!

Исәнбай авылы.