Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 6 тонна ит юк ителгән
2.08.2017

6 тонна ит юк ителгән

6 тонна ит юк ителгән

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсе (Россельхознадзор) 19 июльдә Хакимият бинасында “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасын гамәлгә ашыруга багышланган утырыш уздырды. Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Беляев 2017 елның II кварталына нәтиҗәләр ясады.

Сорауларга ветеринария, фитосанитария һәм җир күзәтчелеге бүлекләренең җитәкчеләре җавап бирделәр. Әлеге чарада 90нан артык кеше: алар арасында шәхси эшмәкәрләр һәм агросәнәгать предприятиеләре: «Россия», «Глазов комбикорм завод»ы, «Вараксино” кошчылык фабрикасы, «Вот­кинск ит комбинаты», «Ува-Молоко», «Гастроном», «Завьялово теплица комбинаты» вәкилләре дә, шулай ук УР Дәүләт Советының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәне саклау комиссиясе рәисе Владимир Сергеевич Варламов катнаштылар. 2017 елның II кварталында ветеринария күзәтчелеге бүлеге тарафыннан Удмуртия республикасы территориясендә 90 тикшерү уздырылган, шул исәптән 51е – план буенча, 39ы — планнан тыш, 32се башка төр контроль-күзәтчелек чаралары. 88 эш буенча административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Административ штрафларның гомуми суммасы — 830,5 мең сум. Мәгариф учреждениеләрендә (балалар бакчалары, мәктәпләр), шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы хезмәтендә 84 планлы тикшерү уздырыл­ган. Шуларның 41ендә административ хокук бозу ачыкланып, 235 мең сумлык штраф салынган. Сергей Беляев ассызыклаганча, төп бурычларның берсе — төбәккә хайваннар һәм кошларга куркыныч авырулар кертмәү буенча чараларны булдыру. Ул шулай ук экспорт продукциясе, авыл хуҗалыгы җирләренә зыянны кайтаруга, ә иң мөһиме — «Меркурий»да теркәлүгә тукталды.
2017 елның май аенда УР Дәүләт ветеринария хезмәте сәүдә нокталарына һәм базаларга “Евродон” җитештергән кош грип­пының А вирусы белән зарарланган 6 тонна күркә ите китерелүен ачыклый. Әлеге күркә ите сатудан алынып, Россельхознадзор идарәсе тарафыннан яндыру юлы белән юк ителә. Утырышта контроль-күзәтчелек бүлек­ләре вәкилләре эшмәкәрләргә тәкъдим­нәрен җиткерделәр һәм аларның сорауларына җавап бирделәр.