6нчы гимназия Тукай исемен йөртәчәк
Удмуртия мәктәпләре яңа уку елына әзер. Төзекләндерү белән беррәттән быел биналарның куркынычсызлыгы ягыннан да зур эшләр башкарылды — белем йортларының барысына да диярлек видеокүзәтү системасы, гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч чакыру төймәләре көйләнде. Ижауның 6нчы татар этнокомпонентлы гимназиясе уку елын шулай ук яңарып һәм күңелле хәбәр белән каршылый.
Мәктәпләрне кабул итүче махсус комиссия гимназияне август башында ук бернинди кисәтүләрсез кабул иткән. Төзекләндерүгә бирелгән акча түбәне төзекләндерүгә, салкын һәм кайнар су торбаларын яңартырга, тагын 19 яңа тәрәзә куярга җиткән. Тукландыру блогында краннарны алыштырганнар, яңа жайланмалар алып куйганнар. Сыйныф бүлмәләрендә косметик ремонт ясалган, әти-әниләр дә ярдәм иткән.
Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның җәйге каникулларны 15 сентябрьгә кадәр озайту тәкъдимен 6нчы гимназиядә хупламыйлар.
“Безгә кирәкми, балаларны инде август урталарында сагына башлыйбыз. Укытучылар эшкә иртәрәк чыга бит, укучылар булмагач, гимназиядә ямь юк,” — ди директор Гөлчәчәк Әхмәтова.
Хәер, гимназия ишегалды җәй буе буш тормаган. Балаларны спорт комплексы үзенә тарта, хоккей тартмасы футбол кыры ролен үти. Тагын кечкенә балалар өчен махсус уен мәйданчыгы көйләгәннәр — башлангыч сыйныфларда укучылар озайтылган көн төркемендә ял минутларын шунда уздыра алачак.
Быел беренчегә 89 бала килә — өч сыйныф туплаганнар. Шуларның берсе — татар этнокомпонентлы, аңа 29 бала язылган. Ижауның барлык мәктәпләрендә кебек, гимназиядә дә педагоглар җитмәү проблемасы бар, әмма белем бирү планына хилафлык килми — укытучылар артык дәресләрдән курыкмый. Китапларны гимназия бирә — яна федераль стандартларга туры килүче дәреслекләр белән башлангыч сыйныфлар 100 процент тәэмин ителгән. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре дә кайтарылган.
Гимназия узган ел татар этно-мәдәни үзәге статусына ия булган иде. Яңа уку елына әзерлек барышында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Ижау шәһәре хакимиятенә 6нчы гимназиягә Габдулла Тукай исемен бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. 19 июньдә “Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклауга ярдәм итү” комиссиясе чираттагы утырышында әлеге мөрәҗәгатьне тикшереп, уңай карар кабул итте.
“Ниһаять, Габдулла Тукай исеме бирелде, моның өчен өч ел тырышып эшлибез инде. 11нче сыйныф укучысы Әлфинур Кашапова Каюм Насыйри исемендәге регионара бәйгедә фәнни эше белән беренче урынны яулады. Яңа уку елында музей бүлмәсен киңәйтергә җыенабыз, — диеп, Гөлчәчәк Әхмәтова шатлыгы һәм планнары белән уртаклашты.
Яңа исем бирелү гимназия уставына үзгәрешләр кертүне сорый, моның өчен гыйнварга кадәр вакыт бирелгән.
Фәнзилә Салихова.