Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - 55 елдан соң кавышу
14.11.2014

55 елдан соң кавышу

Сөям әле. Сөюләрем яшем белән кимеми,

Сөям дә сөеләм әле — мин яшьләрдән киммени?!

Рифат Җамал

Язмыш… Әлеге сүзгә күпме мәгънә салынган. Язмыш кешене елата да, көлдертә дә, шатлыгын да мулдан бирә, кара кайгыларга да сала. Ана карынында булган вакытта ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылганнарны адәм баласы үзгәртә аламы соң? Юктыр, мөгаен. Ә менә яшьлектә кылган хаталар, ялгышлар өчен гомер буе җавап бирергә туры килә икән, бу да язмыш сынавымы буламы? Әлеге сораулар миндә Ижауда гомер итүче Рафаэль абый Мәгъфүров һәм Наилә апа Ханнанова белән танышкач барлыкка килде. Яшьлектә бер-берсен бик яратып, 3 ел егет-кыз булып йөрсәләр дә, бергә була алмыйлар. Тик йөрәктә кабынган иң тәүге хисне алар гомер буе тап төшермичә саклап килгәннәр. Язмыш бу парны кабат 55 елдан соң кавыштырган. Наилә апа белән Рафаэль абыйның мәхәббәт тарихын үзләре исеменнән сезгә дә бәян итәсе килә.
Наилә апа:
“Мин Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан. Бик яхшы гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Тик ул вакытта заманасы шундый иде бит, 1955 елда мине көчләп бер дә яратмаган егеткә кияүгә бирделәр. Әти-әнигә каршы килмәсәм дә, мин аның белән яши алмадым, 2 айдан соң аерылып кайттым. Рафаэль белән шуннан соң таныштык. Ул авыл советы рәисе булып эшли, авылда беренче егет иде. Тик менә яшьлек юләрлегеме, үземнең кияүдә булып кайтуым турында әйтмәдем мин, авыл җире бит, беләдер дип уйладым. Әнә шулай 3 ел бик матур, яратышып йөрдек. Ул — мине, мин аны ярты сүздән аңлый, бер-беребез өчен гомеребезне бирергә әзер идек. Безгә сокланып та, көнләшеп тә караучылар күп булды. Күзләр генә тиде бугай инде. Рафаэльнең ни өчен кинәт кенә минем янга килми башлавын аңламадым башта. Бик горур идем, янына барып, үзем дә беренче булып сүз башламадым.
“Рафаэль өйләнә икән”, — дигән хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Бөтен тәнем ут булып кызышты, җаным әрнеде, күңел сызлады. Дөресен әйтәм, яшәүнең мәгънәсе, тормышның яме бер мизгелдә юкка чыкты. Рафаэльнең бу адымын акыл белән кабул итсәм дә, йөрәгем белән аңлый алмадым. Шул вакытта күзләренә карап: “Ни өчен? Саф мәхәббәтебезне аяк астына салып таптарга ничек батырчылык иттең? Нигә мине шундый газап утларына салдың?”- дип әйтәсе, юк, ачыргаланып кычкырасы килде. Тик соң иде инде. Рафаэль өйләнде. Әнә шулай берни аңлатмыйча, тавышсыз-тынсыз гына башка берәү белән тормыш башлап җибәрде.
Вакыт үтте. Аннан башка яшәргә өйрәнеп килә башладым. Аллага шөкер, төшеп калганнардан түгел, матурлыгым бар иде. Артымнан егетләр дә йөри башлады. Тик… аларның берсе дә мине озата, сүз ката алмады. Чөнки кичләрен клубка чыккан Рафаэль аларның һәрберсен куа, хәтта кыйнап та җибәрә торган иде. Яшь хатыны булуына карамастан, әнә шулай мине сак­ларга клубка чыга иде ул. Тормышым ачы газаплардан торган тәмугка әверелде. Үзем дә яратам, Рафаэльнең дә мине онытмавын аңладым. Төнлә артымнан күз яшьләре белән елый-елый кайта иде ул. Гафу итүен, кичерүен сорап ялварды. Тик кеше гаиләсен бозарга минем ни хакым бар иде соң? Аның хатынын, туачак баласын да рәнҗетә алмый идем. Бүгенге көндә дә горурланып: “Арабызда бер гөнаһ та булмады, Аллага шөкер”, — дип әйтә алам.

Бер ел әнә шулай тилмереп яшәгәч, яхшы эшемне, туган авылымны ташлап, Карелиягә чыгып китәргә карар кылдым. Бу турыда белгертмәскә тырышсам да, Рафаэль каяндыр ишеткән иде. Иртәгә китәсе дигән төндә килде ул. Тәрәзәгә әкрен генә шакып, мине сөйләшергә чакырды. Фонарь яктысы астында аның яшьле күзләен күреп алдым. Тик бу вакытта икебез дә нинди генә сагыш утларында, ачы газапларда янсак та, аның янына чыкмадым. Ә иртәгесе көнне паром белән кузгалып киткәндә, җаным тәнемнән аерылып, Рафаэль янында калгандыр. Бу китүем безнең мәхәббәт тарихына нокта куярга тиеш дип уйладым мин.”

Рафаэль абый:
“Мин армия сафларына киткәндә, йөргән кызым көтәргә вәгъдә биреп калса да, сүзендә тормаган иде. Шуңамы, кызларга ышанычым бетте. Наилә исә бөтен тормышымны үзгәртте. Аны эчкерсез, яхшы күңеле, моңлы тавышы өчен өзелеп сөйдем мин. Яшәвемнең мәгънәсе дә ул гына иде. Өйләнешү турында сүз башлагач кына башланды хәлләр. Үзем әби-бабай тәрбиясендә үстем. Әбинең: “Наилә кияүдә булып кайткан хатын. Син үзеңә яшь кыз таба алмыйсың мыни?” — дигәнен аңламадым да башта. Наиләмнең кияүдә булганын белми идем. Бу ялганны йөрәгем кабул итмәде. Бер тапкыр алдангач, үземне кабат мыскыл ителгән кебек тойдым. Дус булып йөргән егет тә: “Син бит авылда беренче егет, табарсың әле башканы”, — диде. Аның үзенең дә Наиләгә күз атып йөрүен белми идем. Ул исә бу киңәшен яман ният белән әйткән икән. Әнә шулай, кеше сүзенә карап, әбигә каршы килә алмыйча, башка берәүгә өйләндем. Тик бу яшәү газап кына иде. Ни генә эшләсәм дә, күз алдымда Наиләм торды. Аның янында башкаларны күрсәм, көнләшүдән нишләргә белми идем. Ялгышлыгым аркасында үземне дә, Наиләмне дә каты газап, сагыш утларына салдым.

Наиләнең авылдан чыгып китүен мин бик авыр кичердем. Моның барысы да минем аркада икәнлеген дә аңлый идем. Миңа бит аңа үпкәләп йөрисе түгел, ә утырып сөйләшәсе, аңлашасы иде. Шулай иткән булсак, бергәләп бу хәлдән чыгу юлын да табар идек, бәлки. Эх, язмышлар, ялгышлар.. Яшьләргә үтенечем зур, минем хатаны кабатламасыннар иде. Тормышлары үкенечле булыр.”
Наилә апа Карелиядә нужа арбасын бик күп тарта. Яшь кызга нинди генә эш башкарырга туры килми, ул барысына да түзә. Ара ерак булганлыктан, әти-әнисен дә җирләргә кайта алмый. Сөйгәнең гаиләсен саклап калам дип авылдан чыгып китеп, мең төрле бәла-каза күрә. Тик кияүгә чыкмыйча авылга кайтмаска дигән сүзе була аның. Биредә Актаныш егете белән танышып, гаилә кора. 6 елдан соң алар Ижауга күченеп кайталар. Рафаэль абый туган авылында яши, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышлары әкренләп дәвам итсә дә, аларның мәхәббәте бер тамчыга да кимеми. Ел саен очраштырган Сабантуй бәйрәмен икесе дә түземсезләнеп көтеп ала торган була алар. “Үзем Рафаэльне сагынып кайтам, тик мәйданда аны күрсәм, тизрәк кача торган идем. Мин кайткач, төнлә тәрәзәдән-тәрәзәгә йөри торган иде ул. Сөйләшергә чакырган чаклары да күп булды. “Икебез дә гаиләле, яныма килмә”, — дип куа җибәрә идем мин аны”, — дип сөйли Наилә апа. Сүзгә Рафаэль абый да кушыла: “Наилә һәр елны да Сабантуй бәйрәмендә моңлы итеп җырлады. Моны ишеткән дусларым: “Синең турыда җырлый бит ул”, — дип килеп әйтә иделәр. “Чыкмасымы, бер утырып сөйләшеп булмасмы?” — дип аның йорты тирәсен төннәр буе саклап чыга идем. Бәйрәмнәр үтеп, ул кабат Ижауга киткәндә йөрәгем сыкрап, күңелем елап кала иде”, — ди.
Наилә апа ире белән 31 ел гомер итә. Ике бала үстерәләр алар. Ә Рафаэль абыйның тормыш иптәше Зөлфия апа быел кыш көне гүр иясе була. Ул да иренең башканы яратып яшәвен сизгәндер. Тик бик сабыр була ул, бу турыда беркайчанда сүз кузгатмый. “Гомер буе миңа тугры хатын, балаларга үрнәк ана булды”, — ди Рафаэль абый. Үләр алдыннан гына, әлеге мәхәббәт тарихына нокта куярга теләпме, иренә: “Ялгызың яшәмә”, — дип әйтә. Хатынын җирләгәч, Рафаэль абый озак көттерми, Ижауга килеп җитә. Шул очрашуда ук бергә булырга үгетли ул Наилә апаны. “Әниләренең әле елы да юк, балалары аңламас”, — дип, Наилә апа каршы килә. Бик күңелсезләнеп кайтып киткән Рафаэль абый, эшне озакка сузмый, балалары белән сөйләшергә була. “Мин инде бик озак көттем, күпме гомерем калгандыр. Наилә белән бергә булам, каршы килмәгез”, — ди ул. Яхшы тәрбия алган балалары әтиләрен аңларга тырышалар. Быел яз көне бер-берсен 55 ел көтеп, яратып яшәгән бу пар, ниһаять, кавыша. Шәригать кануннарына туры килсен дип, никах та укыталар алар. Мәҗлескә чакырылган кунакларга үз тарихларын түкми-чәчми сөйләп бирәләр. Шул вакытта аларга: “Сезнең гыйбрәтле язмышны яшьләр дә укысыннар, мәхәббәтнең никадәрле самими, көчле хис икәнен аңласыннар иде”, — дип, бу турыда “Яңарыш” газетасына язарга тәкъдим итәләр. Дөрес, танышлар арасында аларны тәнкыйтьләүче дә, көлүчеләр дә шактый икән. Тик бүгенге көндә бер-берсен тагы да ныграк яратучы бу парга караган саен, мәхәббәт дигән бөек, көчле хис барлыгына ышанасың. “Кибеткә дип чыгып китсәм дә, биш минуттан соң ук шалтырата башлый ул миңа”, — ди Наилә апа елмаеп. “Наиләм”, — дип өзелеп торган Рафаэль абый сөйгәнен кабат югалтудан курка күрәсең: “Әз генә күрми торсам да, сагына башлыйм”, — ди.
Наилә апа белән Рафаэль абыйга бер-берсен кадерләп, яратып бик озак яшәргә язсын иде.

Эльвира Хуҗина.