Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - 40 ел сәламәтлек сагында
14.06.2017

40 ел сәламәтлек сагында

Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Тик ул бәллүр савыт кебек уалырга гына тора. Шул чагында безгә ярдәм кулын сузучы, үлемнән алып калучы, кабат аякка бастыручы изге кешеләр — табиблар. Удмуртиянең атказанган медицина хезмәткәре Флүрә Мансур кызы Хөсниева 40 ел гомерен башкаларның сәламәтлеген саклауга багышлаган табиб. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул бүгенге көндә дә Ижау шәһәренең 3нче хастаханәсендә эшләвен дәвам итә һәм “Сәламәтлек” үзәген җитәкли. Бәйрәм уңаеннан Флүрә Мансуровна белән очрашып, бүгенге медицинаның торышы, чын табиблар нинди булырга тиешлеге, эшләү дәверендә алган сабак­лары хакында фикерләрен белдек.
— Флүрә Мансуровна, сез 40 ел табиб булып хезмәт куясыз? Шушы чорда медицина нинди үзгәрешләр кичерде?
— Мин эшкә килгән елларда профсоюзлар бик яхшы эшли иде. Эшчеләргә диетик туклану өчен талон алырга, санаторий-курортта ял итү өчен белешмәләр бирә идек. Ревматизм, ашказаны җәрәхәте, йөрәк авыруы һ.б. авырулар белән интегүчеләр язын, көзен бушлай дәваландылар. Бүгенге көн белән чагыштырганда, ул күп сумма да булмагандыр, әмма кеше аның сәламәтлеген кайгыртулары турында белә иде.
Хәзер медицина нык алга китте. Элек халык арасында таралган инсульт­тан, инфаркттан күпләр аякка басалар, эшләренә кире әйләнеп кайталар. Катлаулы операцияләр ясыйлар. Дөрес диагноз кую өчен аппаратураларның ниндие генә юк. Тик кешеләргә игътибарлылык кимеде. “Авырулар үзләре дәваланырга тиеш”, — дип, койкага салу фонды да кыскартылды. Элек безнең хастахәнәдә 73 урын бар иде. Бүген ул 23кә генә калдырылды. Ә бит халыкның матди хәле бер дә яхшырмады.
Әйе, бүгенге көндә табиблар җитми, халык арасында канәгатьсезлек бар. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә бик җиңел түгел. Безне һәрвакыт иминият компанияләре күзәтеп, тикшереп торалар. Терапевтка авыруларны кабул итәргә 15-20 минут вакыт бирелә. Шул арада авыруны тыңларга, талонны тутырырга, компьютерга теркәргә, авыруның диагнозын ачыклап, аңа дәвалану өчен киңәшләр бирергә кирәк.
— Халык арасында нинди чирләр киң таралган?
— Тормыш ничек кенә алга китмәсен, халык арасында киң таралган авырулар кимеми, ә киресенчә, үсә генә баралар. Мәсәлән, кан басымы югарылыгыннан бүген дә авыруларның 30-35% интегә. Удмуртиядә “2017 ел — яман шешләргә профилактика елы” дип кабул ителде. Бу авыруны дәвалау өчен технологияләр дә үсте, үлүчеләр саны да кимеде кебек. Әмма тире, ашказаны, күкрәктә яман шеш авырулары артып тора. Югыйсә, яман шешне вакытында ачыклаган очракта дәваларга була. Халык арасында шикәр чире киң таралды. Әлеге авыруның балалар, яшүсмерләр арасында үсүе бик аяныч. Кызганычка каршы, шикәр чиренең инсулин сорый торганы арта. Бүгенге көндә безнең шифаханәдә 1000 кеше шикәр чире белән исәптә торалар. Ә мин эшли башлаганда 300 кеше генә иде. Чөнки кешеләрнең күңелләре тыныч түгел, эчүчеләр, тәмәке тартучылар артты. Физик хәрәкәтләнү кимеде, дөрес тукланмыйлар. Йөрәк авырулары да елдан-ел яшәрә.
— Медицина тармагында үзгәрешне регистратурадан башларга кирәк, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?
— Әлбәттә, элек регистратурада медицина белеме булган шәфкать туташлары утыра иде. Махсус белеме булгач, авыруга дөрес юнәлеш бирә ала иде. Ул шулай булырга тиеш тә, әмма кадрлар җитми. Хәзер дә регистратурада үзгәрешләр уңайга гына, дип исәплим. Авыру Интернет ярдәмендә табибка языла ала. Бары тик авыруларга да, регистратурада утыручыларга да бер-берләренә сабыррак, игътибарлырак булырга кирәк.
— Сез нигә табиб һөнәрен сайладыгыз?
— Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, укытучы һәм табиб һөнәрләренең кайсысын сайларга, дигән икеләнүем булды. Шул чагында әтием: «Кызым, табиб укытучы була ала, укытучы табиб була алмый», — дип киңәш бирде. Мин медицина көллиятенең фельдшерлык бүлегенә укырга кердем. Бик еш тарих фәне буенча конференцияләрдә докладлар ясый идем. Көллиятне кызыл дипломга тәмамласам да, “Әллә тарих укытучысы булып китәргәме?” — дигән уй белән бер ел йөрдем. Ныклап уйланганнан соң, Ижау медицина институтына укырга кердем, аны да кызыл дипломга тәмамладым. Иптәшем Татарстаннан булгач, шунда юллама алдым. Анда интернатура базасы булмагач, Ижауга кайтып, 3нче шифаханәдә эшли башладым. Инде 40 елга якын шушында хезмәт куям.
— Флүрә Мансуровна, кулга табиблык дипломы алу гына әле ул ”чын табиб” дигән сүз түгел…
— Иң элек, мин авыруның хәлен белергә, аны аңларга тырышам. Авыруны дәваларга алынгансың икән, аны сәламәтләндерү өчен бөтен көчеңне куярга кирәк. Беренче елларны участокта эшләгәндә, диагнозны дөрес куюыма шикләнсәм, авыруның өенә ике тапкыр да барып кайта идем. Авырулар белән психолог кебек сөйләшергә дә кирәк. Чөнки кайчагында авырулар үзләренең чирләрен арттырып җибәрәләр һәм төшенкелеккә биреләләр. Ә кайбер авырулар киресенчә, авыруларының нинди җитди икәнлекләрен аңлап бетермиләр. Мин үзем авыруларга һәрвакыт: “Чирегез белән дуслашыгыз”, — дип әйтергә яратам. Шикәр, йөрәк, тын юллары белән бәйле авырулар табиб кушканнарны үтәп яшәсәләр, чирне җиңә алалар. Табиб заманнан калышмас өчен күп укырга тиеш. Чөнки медицина көн дә алга бара, дарулар бик күп. Без эшли башлаганда андый ассортимент юк иде.
— Сабак алган вакытларыгыз булдымы?
— Цех табибы булып эшләгәндә бөерләр белән интеккән бер авыруны дәваларга туры килде. Без хәзер андый авыруларны 4 ай “больничный” биреп дәвалагач кына, медицина экспертизасына юллыйбыз. Ул вакытларда операцияләр дә ясамый иделәр. Аның авыруы көчле иде. Мин ул ирнең цехта эшли алмаячагын аңлап, инвалидлыкка группа бирү өчен документлар әзерләдем. Аңа беренче группа бирделәр һәм ул ике айдан үлеп тә китте. Бер айдан аның хатыны: “Сез нигә минем иптәшемне “больничный”да озак тотмадыгыз?” — дип тавыш куптарды. — Ике баланы кечкенә пособие белән ничек аякка бастырыйм?”- ди. Балаларга пособиене ирнең хезмәт хакыннан түгел, группасыннан исәпләгәннәр. Хәзер мин авыруларны “больничный”да стандарт буенча, мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышам.
Кайчагында авыруга дөрес диагноз кую өчен рентген гына түгел, компьютер томографиясе кирәк була. Бервакыт авыруның түләргә мөмкинлеге юклыгын аңлап, аны томографиягә юлламадым. Соңыннан ул авыруда бронхит кына булмыйча, рак булуын белдек. Шушындый очраклардан соң еллар буе үземне ачуланып йөрим.
— Флүрә Мансуровна, сезгә җитәкче булып эшләү кыен булдымы?
— Мин көллияттә, институтта укыганда җәмәгать эшләрендә бик актив катнаштым. Халык белән эшләргә яшьли үк өйрәндем. 3нче шифахәнәгә җитәкче булып килмәдем, ә эшли-эшли күтәрелдем. 1985 елны бүлек җитәкчесе, 1997 елны хастаханә мөдире, 2010 елдан баш табиб урынбасары итеп билгеләндем. Ул елларымны бик сагынып искә алам. Без бер коллектив булып укмаша алдык. Хәзер дә рәхмәт әйтүчеләр бар. Мин планеркаларны уздырырга кичтән үк әзерләнә идем. Кимчелекләрен беркемне дә рәнҗетмичә әйтергә тырыштым. Коллективта үз фикере булган, үзенчә эшли торган кешеләр була. Мин андыйларны кабинетка чакырып, күзгә-күз карап: «Без кайда дөрес эшләмибез? Нәрсәләрне үзгәртергә кирәк?» — дип, аның фикерен дә белергә тырыштым. Эшләгәндә, ялгышкан чак­лар да була. Андый очракта коллектив алдында хатамны танудан да, гафу үтенергә дә кыенсынмадым. Үзем туплаган коллектив булгач, миңа аннан китү бик авыр булды.
— Сез Ижау шәһәренең 20нче татар мәктәбен тәмамлагансыз. Мәктәп еллары нинди мизгелләр белән күңелегезгә уелып калды?
— Без гаиләдә 6 бала. Алтыбыз да шушы мәктәптә белем алдык. Ул еллар бик авыр булса да, әти-әниебез безне аякка бастырдылар. Өчебез югары белем алуга ирештек. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Без башлангыч сыйныфта барлык фәннәрне дә татарча укыдык. Бишенче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан тыш калган фәннәрне рус телендә үзләштердек. Шуңа күрә без татарча да, русча да сөйләшә дә, укый да алабыз. Мәктәп җитәкчеләре, аның укытучылары хакында бик җылы итеп, озын һәм озак итеп сөйләргә була. Мәктәптә аерым спорт залы булмаса да, спортка зур әһәмият бирелде. Мәктәп безне эшкә, әдәплелеккә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Укытучылар һәм укучылар театрлар куя иделәр. Мәктәпкә Казаннан шагыйрьләр, язучылар килә иде. Минем күңелемдә Хәсән Туфан белән очрашу нык уелып калган. Тарихы данлыклы булган бу мәктәпнең сакланып калмавы күңелне бик нык борчый. Сез нинди әби, нинди әни?
— Иптәшем Ирек белән бер ул, бер кыз үстердек. Кызыбыз Тимерьюлчылар хастаханәсендә шәфкать туташы, улым ветеринар. Өч оныгыбыз бар. Кызымның кызы медицина академиясендә белем ала. Туганнар, балалар, кода-кодагыйлар белән яхшы мөнәсәбәттә. Балалар тормышына кысылмыйбыз, ә булышырга тырышабыз.
— Сәламәт булу өчен нишләргә?
— Сәламәт булу өчен эшләргә, һәрвакыт хәрәкәттә булырга, һәркемдә яхшы сыйфатлар күрергә, ярдәмчел булырга кирәк. Мин үзем медик буларак туганнарыма булышам. Урамыбызда яшәүчеләр сорасалар, укол ясыйм. Дөрес тукланырга тырышырга, баш мие эшләсен өчен күп укырга кирәк.
Газета укучыларны сәләмәтлекләрен тикшерергә «Сәла­мәтлек» үзәгенә (Гагарин урамы,39 йорт) чакырам. Үзәк 2009 елдан бирле эшли. Биредә бушлай шикәргә, холестиринга кан тикшерелә. Күзнең эчке басымын карыйбыз, электрокардиограмма, үпкәләргә спирограмма ясыйбыз, компьютер аша организмның халәтен тикшерәбез һәм терапевт киңәшләрен бирә. Без Удмуртия халкын гына түгел, Татарстаннан килүчеләрне дә бушлай кабул итәбез. Бары тик кулда полис, паспорт булуы шарт.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне тагын бер кат Медицина хезмәткәрләре белән тәбриклибез.

Рилия Закирова.