Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Нәфел уразалары
23.07.2015

Нәфел уразалары

ӘлхәмдуЛлилләһ, без­­гә фа­рыз итеп йөкләнгән Ра­ма­­зан уразасын Ал­лаһ Тә­­галәнең ярдәме белән то­тарга насыйп булды. Бу изге айда башка төрле гыйбадәтләрне дә арттырырга тырыштык: тәравих, тәһәҗҗүд намазларын укыдык, Коръәнне укып чыгарга тырыштык, догалар күп итеп кылдык, фитыр сәдакалары бирдек, кайберләребез игъ­­тикәф кылдылар. Ра­ма­зан ае тәмамланды дип, гыйбадәтләрнең са­­ны кимемәсен иде. Коръ­әнне укып чыгуны, тәһәҗҗүд намазларын кылуны, сөннәт уразаларын тотуны, догаларны күп итеп укуны ураза беткәч тә дәвам итәргә кирәк. Һәм шул дәвамлылык буенча уразаның кабул булганы-булмаганы да беленеп торачак. Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.): «Кем исә рамазан аеннан соң алты көнне ураза тотып ияртсә, ел буе ураза тоткан кебек булыр» — дип әйткән. Шушы шәүвәл аеның алты көнен рамазанга тоташтырып Ураза тоту — ул Аллаһ Тәгалә безгә рамазан аенда ураза тотарга ирек биргәне өчен шөкранабызны белгертер өчен, изгелекләрне арттырыр өчен, итагатьне сөюгә һәм гыйбадәтләрне даими рәвештә кылуны теләүгә дәлил булып тора.

Шәүвәл аенда үзең те­ләгән көннәрне бер тоташтан яисә аерым-аерым ураза тотсаң да рөхсәт. Көннәр аерым-аерым тотылганда дүшәмбе, атна кич ураза тоту хәерлерәк булыр. Әгәр дә кеше дүшәмбе белән атна кичтән башка вакытта да ураза тота торган булса, ул өстәмә рәвештә 6 көнне шәүвәл аеның башка көннәрендә ураза тота ала. Аерым көннәрдә ураза тотканда, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрне ураза тотмыйча калдыру хәер­лерәк. Бу җомга көнен рузә белән авырайтмас өчен һәм яһүдиләр белән насараларның (христианнарның) бәйрәмнәрен ураза белән зурламас өчен кылына. Ләкин ураза бер тоташтан тотылса, бу соңгы кагыйдә эшләми.
Инде икенче нәфел ру­зәләргә күчик. Аллаһ Ил­чесе (с.г.в.с.): «Рамазаннан кала иң хәерле рузә мөхәррәм аеның рузәсе һәм фарыз намазыннан кала иң хәерле намаз — төнге намаз», — дигән. Ибн Габбас : «Аллаһ илчесе Гашура ураза тотты һәм ул көнне ураза тотарга кушты», — дигән. (Әл-Бохари белән Мөслим риваять кылдылар).
Бу хәдистән аңлашыл­ганча, мө­хәррәм аенда, кайсы көне булуына карамастан, ураза тотылса, ул рамазан аеның уразасыннан соң иң хәерлеләрдән санала. Һәм аерым рәвештә бу айда Тәсуга һәм Гашура көннәрне, ягъни 9-10-ысында рузә тоту сөннәт га­мәл. Бу уразаның савабы һәм фазыйләте — узган елның кечкенә гөнаһларын җуйдыруында. Яһүдиләрдән аерылыр өчен мөселманнар ике көн ураза тоталар, чөнки алар бер көнне,10сында гына ураза тотканнар.
Гаишә (г.с.): «Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер айны да шәгъбан аенда кебек күп итеп ураза тотмады, чынбарлыкта ул аны тулысынча ураза тотты», — дигән. Күпчелек галимнәр шәгъбән аеның икенче яртысында ураза тотуны хупламыйлар. Чөнки кешенең рамазан аена таза, нык, төрле рәвештә әзер булып керүе хәерлерәк.
Гөнаһларны җуйдыру фа­зыйләте буенча Гарәфә көне рузәсенә тиңнәр юк. Сәхабә Ибн Катадә Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нән Гарәфә кө­нендә ураза тоту турында сораганнарын әйткән. Рә­сүлебез: «Узган елның һәм киләсенең гөнаһларын җуй­дыра», — дигән. (Мөслим риваять кыла.) Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.): «Бу көннәрдән башка изге гамәл кылыр өчен Аллаһ Тәгаләгә якынрак көннәр юктыр», — дигән. Монда зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында сүз бара. Инде аңлашыла, ураза да изге гамәлләр җөмләсеннән. Ә ошбу 10 көннең иң хәерлесе — Гарәфә көненең фазыйләте.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән дү­шәм­бе көнне ураза тоту турында сорагач, Рәсүлебез: «Ул көнне мин тудым, Пәйгамбәр бул­дым яисә миңа вә­хи иңдерелде», — диде (Мөслим риваять кыла). Аллаһ Илчесе (с.г.в.с): «Атналык гамәлләр дүшәмбе белән атна кич күккә иңәләр, һәм мин ураза тоткан чакта аларның күккә ашуын телим», — дигән (Әт-Тирмизи риваять кыла).
Әбу Һурайрадан кил­гәнчә, «Минем иң якын дустым (с.г.в.с.) өч нәр­сәне васыять итеп кал­дырды: һәрбер айны 3 көнне ураза тотуны, духа намазының 2 рәкәгатен һәм йоклар алдыннан витер-вәҗеб намазын укуны» (әл-Бохари белән Мөс­лим китерәләр). Аллаһ Илчесе: «Һәрбер айны 3 көн рузә тоту ел буе ураза тоткандай була», — дигән. Һәм Пәйгамбәребез шулай ук: «Әгәр айдан 3 көн тотсаң, 13-ен, 14-ен һәм 15-ен тот», — дигән. Милхән улы Катәдә әйткән: «Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.) безгә «аклык көннәрендә» ураза тотарга кушты: 13-ендә, 14-ендә һәм 15-ендә». Аклык көннәре — ул айның тулы чагы, чөнки ул вакытта ай яктысында төннәр бик якты булалар. Безгә элекке өммәтләрдән мирас булып калган уразалар да бар. Шулардан берсе, Муса (г.с.) калган Гашура көне, икенчесе Давыд (г.с.) рузәсе. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) Гамр Ибнуль-Гас улы Габдуллаһка әйткән: «Бер көн ураза тот, икенче көн тотма. Шул Давыд (г.с.)нең уразасы булыр. Һәм ул — иң тугры ураза». Әйттем: «Ий Аллаһ Илчесе, мин аннан да артыграгын булдырам». Рәсүлебез әйтте: «Аннан да артыграгы юк».

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете.