25 әнигә — “Ана даны” медале
Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләнеп үтелә.
Быел Удмурт дәүләт театрында республикага лаеклы балалар тәрбияләп үстергән күп балалы 500 ананы зурладылар. 2005 елдан күп балалы әниләргә “Ана даны” медале бирелә башлаган иде. Шуннан бирле бу бүләккә республикада 689 ана лаек булган. Быел әлеге бүләкне 25 әнигә бирделәр. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: “Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Сезне Әниләр көне белән тәбриклим. Төрле яшьтәгеләрне, төрле милләт халкын берләштерә торган матур бәйрәм бүген. ”Әни” сүзе ул — мәхәббәт, изгелек, җылылык һәм нәселне дәвам итүче дигән сүз. Удмуртиядә 21273 күп балалы гаилә яши. Әлеге сан халык санының 9% процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Удмуртия алдынгылар рәтендә. Чөнки безнең республикабызда гаилә, балалар — иң зур байлык. Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр демографияне үстерүгә шарт-лар тудырды. Без демографияне яхшыртуга юнәлдерелгән үзебезнең проектларны да булдырачакбыз”, — диде.
“Ана даны” медален алучылар арасында милләттәшебез Нәфисә Галиулла кызы Гаврилова да бар иде. Алар тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр. Өчесе дә мәктәптә укыганда шахмат, баскетбол һәм башка спорт ярышларында җиңүләр яулаганнар. Ә бүгенге көндә балалары төрле өлкәләрдә җитәкче булып эшлиләр.
Тантанада миңа әлеге бәйрәмне оештырып йөрүче милләттәшләребез белән дә танышырга туры килде. Ижау шәһәреннән Динә Шамил кызы Коләхмәтова һәм Балезино районыннан Роза Равил кызы Касимова белән аралаштык. Әңгәмә барышында аларның бала тәрбияләүдә иң үтемле алымнары хакында сораштым. Әлеге ханымнар, сөйләшеп куйгандай, “Балаларны яратырга, үзең үрнәк күрсәтергә, гаиләдә җылы мөнәсәбәт тудырырга кирәк. Шул чакта балага дөрес тәрбия биреп була”, – диделәр. Күргәнегезчә, баланы дөрес тәрбияләү әллә ни катлаулы түгел, тырышканда һәркемнең кулыннан килә алырдай.