Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 2020 елда халык санын алачаклар
16.10.2019

2020 елда халык санын алачаклар

Киләсе 2020 елда халык санын алу яңача — цифрлы форматта узачак. Исәпкә алучыларны эшкә җәлеп итү белән беррәттән, «Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталындагы онлайн-анкета сорауларына җавап бирү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Исәпкә алу битендәге сорауларда үзгәрешләр булачак.

2020 елда халык санын алу «Бөтенроссия халык санын алу турында» Федераль законны үтәү кысаларында узачак. Аның нигезендә халыкны исәпкә алу 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Элеккесе 2010 елда узган иде. Узган елларда илебездә 40 миллионга якын демографик вакыйга (туу, үлем, өйләнешү һәм аерылышу, яңа яшәү урынына күчү) булган.
Илебездә халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Ерактагы районнар халкын 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр санаячаклар. Халык санын алуда төп игътибар яңа технологияләрне куллануга биреләчәк: халыкның «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану. Әлеге яңалыклар ярдәмендә исәпкә алу процессы тагын да уңайлырак булачак, шулай ук җыелган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак.
Киләсе елның 1-25 октябрендә һәр кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуны узарга» бүлеген сайлап, мөстәкыйль рәвештә Интернет аша исәпкә алу уза алачак. Шул ук вакытта электрон анкетаны үзеңә генә түгел, һәммә гаилә әгъзаларына да тутырырга була. Интернет аша халык санын алуны күпфункцияле үзәктә дә узарга мөмкин булачак. Онлайн-җанисәпнең һәр катнашучысы санлы код алачак, сез аны исәпкә алучыга атарга тиеш буласыз.
4 сеннән 27 октябрьгә кадәр халык санын алу традицион формада узачак: исәпкә алучылар планшетлар белән фатирларга һәм өйләргә кереп чыгачаклар. Исәпкә алучыларны тану өчен аларның махсус экипировка һәм таныклыгы, паспорты булачак. Моннан тыш, исәпкә алучыларны үз фатирларына кертергә теләмәгән кешеләр мөрәҗәгать итә ала торган махсус исәпкә алу участоклары эше оештырылачак. Җанисәп финалында, 2020 елның 28-31 октябрендә, торак биналарның 10%ында контроль тикшерү уздырыла.
Халык санын алуда катнашу — ирекле эш. Күп кенә чит илләрдән аермалы буларак, җанисәптә катнашудан читләшкәннәр өчен бернинди җәза да юк. Сорауларга җавапларны раслау өчен бернинди документлар да кирәк түгел. Шул ук вакытта җавап бирүче теләсә кайсы сорауга җавап бирүдән баш тартырга хокуклы.
Исәпкә алу бланклары – рус телендә була, Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган. Электрон һәм кәгазь исәпкә алу битләренең эчтәлеге тулысынча тәңгәл килә. Исәпкә алу битләренең бланкларының өч формасы бар. “Л” формасы бланкы төп булып тора һәм анда социаль-демографик характеристикалар (җенес, яшь), гражданлык, милләт, телләр белү һәм файдалану, торак шартлары, миграция, мәгариф, эш белән тәэмин итү һәм яшәү өчен акча чыганаклары турында — барлыгы 23 сорау Россия территориясендә даими яшәүче һәр кешегә (кече яшьтәге балаларны да кертеп) тутырыла. Халыкның торак һәм санитар-гигиена шартлары турында белешмәләр “П” формасы бланкына кертелә, ә илдә вакытлыча булганнар өчен «В» формасы бланкы тутырыла.
Халык санын алу — ил халкының саны, мәшгульлеге, белем дәрәҗәсе һәм милли сос­тавы турында мәгълүматларның бердәнбер дөрес чыганагы. Күп кенә мәсьәләләр халык санын алуны үткәргәндә генә өйрәнелә. Булачак Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре инде 2020 елның декабрендә, ә ахыргы нәтиҗәләр 2021-2022 еллар дәвамында билгеле булачак.

Гөлнара Вәлиева.