Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


21.10.2021

Август аеның соңгы атнасында кино көне билгеләп үтелде. Минем дә шул уңайдан хатирәләр яңарды.
Кама аръягында урман кочагында урнашкан Камбаркабызда театр һәм кино артистлары сирәк була иде. Шуларның берсе хәтердә калган — безгә киноактер Анатолий Әхмәд улы Яббаровның килгәне бар. Ул безгә 1981 елда килеп, чыгыш та ясаган иде. Ул – Советлар Союзы һәм Россия актеры, театрның режиссер-куючысы, студия киноактеры. Россиянең атказанган артисты (1996), “Дус­лык” ордены кавалеры (2011). Ул 1937 елның 24 авгус­тында Баку шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Аңа өч ай булганда, әтисе үлә һәм әнисенә ялгызы җиде баланы аякка бастырырга туры килә. Анатолий гаиләдә иң кечесе. Ул балачактан сәхнә турында хыялланган һәм беренче тапкыр 14 яшьтә чыгыш ясый.
1962 елда Мәскәүгә китә һәм ГИТИСның актерлык факультетына укырга керә. Өченче курс студенты булганда ук ул Григорий Чухрайның «Жили-были старик со старухой» фильмында Володька ролен уйный. Бу аның катнашындагы беренче фильм була.
“Джентельмены удачи” комедиясенең быел экраннарга чыкканына 50 ел. Фильмны 1970 елның декабрендә төшерә башлыйлар һәм өч ай төшерәләр. Ул анда Митяй ролен башкара. Беренче елда комедияне 65 миллион кеше караган.
1981 елда Камбарканың мәдәният йортында Анатолий Яббаров белән иҗат кичәсе узды. Ул үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләде, кинодагы рольләреннән өзекләр уйнады. Экранда аның катнашындагы фильмнардан өзекләр күрсәтелде.
Ул елларда мин фотограф булып Камбарка фотоательесында эшли идем һәм актер А.Яббаровның чыгышын фотога төшердем, ул экран фонында микрофон белән сакланып калды. Ул район буенча да йөреп чыгыш ясады. Шольяда да аны бик яраттылар. Җирле клубта чыгыш ясаганнан соң, аңа Шолья урман хуҗалыгында сувенирлар цехын күрсәттеләр. Анда ул электр самавырына ничек итеп бизәк төшергәннәрен күреп шаккатты.

Анатолий Әхмәд улы 24 фильмда уйный. «Два капитана», «Часы без стрелок», «Без солнца», «По волчьему следу», «Звезды и и солдаты»… Бүген ул Театр һәм кино үзәгендә эшли. Ике китап авторы.

Рәзиф Мирзаянов, Камбарка шәһәре.