Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күркәм холык — тәкъвалыкның җимеше
19.11.2014

Күркәм холык — тәкъвалыкның җимеше

Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәткә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.

Тәкъва булган кеше ахирәттә дә, бу дөньяда да бәхетле була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә тәкъвалык турында сүз барса, ул яхшылык дигән төшенчәгә кайтып кала. Ягъни кылган гамәлләребез, сөйләгән сүзләребез яхшы, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә булган тәкъвалыгыбыз турында беркайчан да онытмагыз. Гөнаһлы әйберләрдән карашыгызны яшерегез. Рәсүлебез: “Изгелек белән яшәгез. Әгәр дә ялгышып, гөнаһлы гамәл кылсагыз, изгелек белән аны төзәтегез”, — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безне адәм балалары белән күркәм холыкта булырга да чакыра.
Галимнәребез безгә: “Әгәр дә тәкъвалык агач булса, аның яфраклары, ботаклары, җимешләре адәм балаларына күркәм холыкта булу”, — дип аңлаталар. Ягъни без: “Бу кешедә тәкъвалык бар”, — дип әйтәбез икән, димәк, бу кешедә күркәм холык та булырга тиеш. Тик адәм баласында күркәм холык кына булса, без аны тәкъва дип әйтә алмыйбыз. Чөнки, иң беренче чиратта, тәкъвалык сыйфаты булырга тиеш. Ул Аллаһы Тәгаләдән курку, хәрәмнәрдән сак­лану, Раббыбыздан сорау, ялвару, Аның рәхмәтенә өмет итү, Коръәндә кушылганча яшәү.
Кешенең бөтен тышкы сыйфатлары аның эчендәгесен күрсәтеп тора. Мәсәлән, кемдер: “Намаз, Коръән укымыйм, мөселманча киенмим, минем иманым — йөрәгемдә”, — дип әйтергә мөмкин. Мондый кешегә галимнәребез: “Әгәр дә синең йөрәгеңдә иман бар икән, син гыйбадәтләрне үтәргә, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә дә тиеш”, — ди. Йөрәктә иман бар икән, аның җимешләре дә була. Иман ачкыч булса, намаз — ачкычның тешләре, диләр. Әгәр дә ачкычның тешләре булмаса, ул йозакны ачмый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә тәкъва һәм ихсан* кылучы бәндәләр белән”, — ди (“Нәхел” сүрәсе, 128нче аять). Тәкъва кеше гайбәт сатмый, зина кылмый, башкаларга зыян салмый, хәрәмнәрдән саклана. Бу Аллаһы Тәгаләдән курку була.
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен намаз укырга, ураза тотарга җиңел. Хаҗга бару өчен дә да акчаны тиенләп җыябыз. Ә менә башкаларга шатлык эшләү, мохтаҗларга акча бирү — болары гыйбадәт булса да, эшләргә авыррак. Чөнки моның савабы үзебезгә кайтмагандай тоела. Шуңа күрә чын тәкъва кеше асыл гыйбадәтләрне генә түгел, ә артыгын да эшләргә тырыша. Бигрәк тә адәм балаларын сөендереп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәсе килә аның.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Җән­нәткә керү өчен кайсы гамәлләрне башкарырга кирәк”, — дип сорагач, Ул: “Тәкъвалы булу һәм күркәм холык”, -дип җавап бирә. Бу хәдистән аңлашылганча, без Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, адәм балаларына яхшылык эшләп яшәргә тиеш.
Аллаһы Тәгалә — гафу итүче, рәхмәт иясе. Раббыбыз каршысында мең тапкыр ялгышсак та, чын күңелдән гафу итүен сорасак, тәүбәгә килсәк, Ул безне кичерер. Тик адәм баласы бу дөньяга зәгыйфь булып килә, зәгыйфь булып китәчәк. Кайсыдыр яктан бик яхшы булсак та, җитешмәгән якларыбыз да бар. Адәм баласы фәрештә түгел, идеал да була алмый. Тик без дин кардәшләребезне яратырга, башкаларны хөрмәт итәргә тиеш. Гайбәттән дә, аңа зыян салудан да сакланыйк. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең мәхлугы, Аңа гыйбадәт кылучы. Син аны Раббыбызның ризалыгы өчен ярат, үпкәләтсә гафу ит. Бу күркәм холык сыйфатларының асылы була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Ә нәрсә җәһәннәмгә кертә?” — дип тә сораганнар. Ул: “Авызларыбыз һәм ике бот арасында булган әгъзабыз җәһәннәмгә күбрәк кертер”, — диде. Аңлашылганча, тәмуг утына зина кылучылар керер. Тик моның да төрлесе була. Мәсәлән, урамда шәрә йөрүче хатыннар күп. Ирләрнең күбесе аларга күз төшерә яисә чит хатын-кызны кулларыннан тота — болар барысы да хәрәм. Олы зина исә аеруча куркыныч. Менә шул пычраклык янына Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) авызларыбызны да куя. Ул ялган, сүз йөртүләр, гайбәт, әманәтне сакламау. Болар барысы да безне читләтеп үтми. Шуңа күрә үзең ишеткәннәр синнән чыкмасын, гайбәтләрне бөтенләй тыңлама.
Күркәм холык — тәкъвалыкның җимеше. Агачларыбыз җимешсез, яфраксыз, ботаксыз булмасын. Ул агачта барысы да матур булсын, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гыйбадәтләр кылып яшик.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.