15 апрельдән цифрлы телевидениегә күчәбез
“Россия 2019 елдан тулысынча аналоглы телевидениедән цифрлыга күчәчәк”, — дип, күптән шаулыйлар инде. Кайбер регионнар 2018 елда ук күчтеләр. Удмуртия республикасында исә цифрлыга күчү көне 15 апрель дип билгеләнде. Тик безнең күпләребез моның бүгенге телевидениедән нәрсә белән аерылганын, 15 апрель иртәсендә телевизорда нинди каналлар гына күрсәтәчәген аңлап та бетерми.Редакциягә шалтыратып, бу хакта кызыксынучылар да шактый. Сораулар белән Удмуртиянең мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Михаил Фоминовка мөрәҗәгать иттек.
— Михаил Александрович, Удмуртия цифрлы телевидениегә күчәргә әзерме? Ул без ияләшкән телевидениедән нәрсә белән аерыла?
— Аналоглы телевидение үткәндә калачак, чөнки ул тавышы һәм сурәтенең сыйфаты ягыннан цифрлы телевидениедән бик нык калыша. Цифрлы телевидение ул — 20 телеканалдан торган ике мультиплексны бушлай карау мөмкинлеге (Беренче канал, «Россия 1», «Матч», НТВ, «Пятый», ОТР, ТВЦ, «Карусель», «Россия 24», «Россия Культура», Рен ТВ, СПАС, СТС, «Домашний», ТВ3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз ТВ шулай ук өч радиоканал: «Радио Россия», «Маяк», «Вести FM). Әгәр бер тапкыр цифрлы телевидение карасагыз, начарракны карыйсы килми – машинадан ат арбасына төшеп утырмыйсың бит. Аерма якынча шундый. Аналоглы телевидениене туктаткач, барлык удмуртиялеләр бушлай цифрлы каналларны карый алырга тиеш. Моның өчен республикада халыкка аңлату эшләре алып барыла. Тик шунысы кызыклы: күпме генә сөйләмә, ничек кенә аңлатма, барыбер бу темадан читтә калучылар булачак. Россия халкының менталитеты шундый инде аның: белеп тә, көне килеп җитмичә, эшкә алынмыйбыз. Ә 15 апрель иртәсендә телевизор кушып, каналлар урынында кара экран күргәч: “Нәрсә бу?”, “Нишләргә?” дигән сорау туачак. Аннан барысы да дәррәү кибетләргә антенна яки приставка эзләп йөгерәчәк. Болай булмасын өчен аналогны сүндерүгә бүген үк әзерләнеп куярга киңәш итәм.
— Бу әзерлекне нидән башларга?
— Әгәр бүгенге көндә телевизорыгызда каналлар исеме янында “А” хәрефе тора икән, сез аналоглы телевидение карыйсыз дигән сүз. Димәк, цифрлы ТВ карау өчен махсус приставка кирәк булачак. Әлбәттә, бу каналлар урынында 15 апрельдә кара экран булачак. Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып була. Телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы ТВ тоташ-тыру шулкадәр гадирәк булачак. Иске кинескоплы телевизор хуҗаларында сораулар күбрәк туачак. Ләкин мондый “искеләрне” дә цифрлы телевидениегә күчереп була.
— Төрле телевизорларны цифрлы телевидение сигналын кабул итәрлек итеп җайлау ысулларына тукталып узыйк әле.
— Беренчедән, һәр телевизорга да антенна кирәк булачак. Антенна – цифрлы ТВ белән эшләгәндә кирәкле компонент. Әгәр сезнең өйдә 2013 елдан соң чыккан заманча яссы телевизор тора икән, ул цифрлы ТВ сигналын тотучы DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер) да җиһазның корпусына урнаштырылган (тик шулай да заманча кайбер модельләрдә дә әлеге җайланма булмаска мөмкин).Шуңа күрә “цифрга” күчү өчен турыдан-туры антеннага ялганырга кирәк. Антеннаны урнаштырганда әллә ни авырлыклар туарга тиеш түгел. Иң мөһиме: әгәр телебашня өегездән 5 чакрым ераклыкта һәм әлеге аралыкта җитди киртәләр юк икән, цифрлы сигналны тоту өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Ә ераклык 20 чакрымга кадәр булганда, көчлерәк антенна кирәк, телебашня сезнең өйдән 20-60 чакрым ераклыкта урнашса, көчәйткечле антенна куярга кирәк булачак. Телебашня белән янәшә яшәгән очракта куәтле антенна куярга киңәш ителми, чөнки сигнал көче югары булу сәбәпле, ул бүлмә антеннасыннан да начаррак эшләячәк.
— Кабельле телевидение яки иярченле «тәлинкә» аша караган очракта, антенна кирәк буламы?
— Әгәр сез кабельле телевидение карыйсыз икән, ул вакытта антенна куярга кирәкми. Мондый очракта кабельле ТВ операторы белән 20 бушлай канал карау өчен килешү төзелә. Әгәр оператор баш тарта икән, Роспотребнадзорга шикаять язарга мөмкин. Шулай ук иярченле «тәлинкә» булса да антенна кирәкми.
— Иске телевизор аша цифрлы телевидениене бары тик приставка (ресивер) ярдәмендә карап булачак. Бу приставка нинди булырга тиеш? Сораучылар күп булгач, аларның бәяләре артмасмы?
— Цифрлы приставка сатып алу — мөһим этап. Бүгенге көндә иң арзан приставка 1000 сум тирәсе. Ә бүлмә антеннасының якынча бәясе — 500 сум. Бер караганда, моны бик кыйммәт дип әйтмәс идем. Приставканың кыйммәтлесе дә, арзанлысы да телетапшыруларны бер үк сыйфатта бирә. Кыйбатлыларында халык бик үк файдаланмый торган өстәмә функцияләр булырга мөмкин. Без андый җайланмаларның бәяләрен Федераль антимонополия хезмәте белән берлектә контрольдә тотабыз. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: приставка һәм антенна эзләп, авыллардан шәһәргә киләсе дә юк, республика буенча 164 почта бүлегендә арзан приставка һәм антенна сату оештырылды. Антеннаның сигнал тотуы бәягә бәйле түгел. Әйтеп үткәнемчә, 2013 елдан соң сатып алынган яссы телевизорларда сигнал тотучы ресивер телевизорның үзенә көйләнгән булуы мөмкин. Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка (ресивер) кирәк. Аерым ресивер кинескоплы иске телевизорлар өчен һичшиксез кирәк булачак. Антенна приставкага, ә приставка телевизорга тоташтырыла.
— Барлык кирәкле җайланмаларны урнаштыргач нишләргә?
— Заманча яссы DVB-T2 сигналын тоту-чы телевизорларны (приставка белән) антеннага тоташтырганнан соң пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басарга кирәк. Цифрлы каналларны автокөйләгеч үзе табачак. Әгәр телевизор шактый иске икән, башта аңа приставка ялгарга кирәк. Моны берничә юл белән эшләргә мөмкин – “тюльпан” дип аталучы дүрт каналлы кабель аша, SCART аша, яки заманча HDMI тоташтыруы аша. Кушу телевизор моделенә бәйле булачак. Гадәттә, иске телевизорларда “тюльпан” кулланыла, ә заманчаларда – HDMI. Приставканы ялгаганнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга, шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка каналларны эзли һәм сез цифрлы телевидениене карый алачаксыз.
— Тагын бер сорауга кагылмыйча мөмкин түгел. Телевидениене цифрлаштыру ерак авылларда яшәп, ике-өч каналдан артыгын карый алмаучыларны мәгълүмати тигезсезлектән коткаруны күздә тоткан иде. Ләкин хәзер әлеге тигезсезлек милли республикаларга кагыла түгелме? Цифрлы телевидениегә күчкәч, милли телдәге тапшыруларны карау мөмкинлеге калмый түгелме соң?
— Дөрес, Россиянең милли республикаларында һәм округларында яшәүчеләр туган телдә алып барылган тапшыруларны карау мөмкинлегеннән мәхрүм булачаклар, кызганычка каршы. Бу безнең “Моя Удмуртия” каналына да кагыла. Бүгенге көндә “Пятый канал”дан күрсәтелүче “Моя Удмуртия” каналы тапшыруларын карау мөмкинлеге бетәчәк, бары тик 21нче “кнопка” аша гына карап булачак.
— Цифрлы телевидениене кабул итәрдәй итеп телевизорны җайлау эшләрен ерып чыгу яшь буынга бернинди авырлык тудырмаячак, ә ялгыз яшәүче пенсионерларга, өлкән буын кешеләренә нәрсә эшләргә?
— Дөрес, өлкән буынга заманча технологияләрне аңлау авыррак. Тик бу очракта яшьләр ярдәмгә килә ала бит. Әби-бабайларны сыйфатлы телевидение караудан мәхрүм итмәс өчен бүген үк антеннасын да, приставкасын да бүләк итәргә кирәк. Әлеге җайланмалар ат бәясе тормый. Ә оныклары, якыннары булмаган ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә волонтёрлар ярдәм итәчәк. Ярдәм кирәк булса, (бушлай «кайнар» телефон аша) министрлыкка шалтыратып, цифрлы телевидениене җайлауга заявка калдырырга кирәк. Аннан сезгә ярдәм итәргә әзер булган волонтёр шалтыратып, килү вакытын хәбәр итәчәк. Әгәр сез чит кешене кертергә куркасыз икән, волонтёр социаль хезмәткәр белән бергә килә ала.
— Михаил Александрович, республиканың барлык авылларына да цифрлы телевидение барып җитәчәкме?
— Удмуртиядә цифрлы телевидение белән тәэмин ителеш 99%тан артык тәшкил итә. Шул ук вакытта, Удмуртия Республикасы-ның 15 муниципаль берәмлегенең 70 торак
пунктында (якынча 10500 кеше) цифрлы телевидениене карап булмаячак. Моның сәбәпләре безгә һәм анда яшәүчеләргә бәйле түгел, кызганычка каршы. Әлеге торак пунктларның урнашкан урыны цифрлы телевидение сигналын тоту зонасыннан читтә булганга күрә, биредә яшәүчеләргә спутник телевидениесе җайланмасы сатып алырга туры киләчәк. Республикада социаль якланмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү программасы кысаларында әлеге торак пунктларда яшәүче кешеләргә цифрлы телевидениене кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм монтажлау, шулай ук цифрлы эфир телевидениесе өчен прис-тавканы урнаштыру һәм көйләү чыгымнары компенсацияләнәчәк, ләкин аның суммасы 4500 сумнан артмаячак. Компенсация кайтарылуның төп шарты — җайланмаларны сатып алган гаиләдә керем кеше башына республикада билгеләнгән 1,5 яшәү минимумыннан (якынча 13794 сум) ким булу. Җайланмалар бары тик 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр сатып алынырга тиеш. Компенсация алу өчен Удмуртия Республикасы Социаль сәясәт һәм Хезмәт министрлыгының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт, керемнәр турында белешмә, цифрлы җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарны раслаучы документлар (чеклар, цифрлы җайланмалар урнаштыруга килешү) алып килеп, билгеләнгән форма буенча гариза язарга кирәк. 1 ай эчендә гариза каралып, компенсация кайтарылырга тиеш.
— Бу темага сораулар, әлбәттә, бихисап. Әле тагын да күбрәк сораулар 15 апрельдән соң булачак. Халыкка ярдәм сорап кайда мөрәҗәгать итәргә?
— Безгә килеп ирешкән бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Бөтен Россия буенча бушлай кайнар телефон да күптән эшли. Аның номеры — 8-800-220-20-02. Мартның урталарыннан 2 ай дәвамында җирле кайнар телефон да эшләячәк. Бүгенге көндә белгечләрне әзерләү бара. Әлеге телефон номеры соңрак билгеле булачак.
Әйе, замана белән алга атлыйбыз. Көн туган саен үзгәреш, аның артыннан җитеш кенә. Илебездә миллионлаган кешеләр иске телевизорлар карый… Димәк, 15 апрельдә аларга телевидение тапшыруларын караудан мәхрүм булып калу куркынычы яный. Ә сезнең әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез шул хәлдә калмасмы? Моны хәзер үк тикшереп, алдан ук хәстәрен күреп куярга онытмагыз.
Гүзәл Шакирова.