Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Уңышлар алга илтә
22.11.2013

Уңышлар алга илтә

 

Узган атнаның шимбәсендә Воткинск  милли — мәдәни автономиясенең зур утырышы узды. Бирегә шәһәр хакимиятеннән дәрәҗәле кунаклар, Удмуртия регионнарыннан милли оешмалар, үзешчән ансамбльләр, халкыбыз тормышына битараф булмаган милләттәшләребез җыелган иде. Утырышта автономиянең еллык эш нәтиҗәләренә тукталдылар, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Милли оешма җитәкчеләренең чыгышыннан соң тамашачылар өчен  Казаннан махсус чакырылган кунаклар, җирле үзешчән артистлар, 12нче мәктәпнең татар сыйныфы укучылары, 42нче балалар бакчасы нәниләре тарафыннан концерт куелды.

Воткинск шәһәренә иҗади командировкага яз аенда барган идек. Ул вакытта балалар бакчасында эшләп килүче татар төркеме, мәктәптәге татар сыйныфы, ансамбльләр, “Иман” яшьләре бүлеге эшчәнлеге б елән танышып, милләттәшләребез өчен чын күңелдән сөенеп кайттык. Шәһәрдә милли тормышның яңа бер үсеш юлына чыгуының төп сәбәбе милли-мәдәни автономиягә яңа рәис – Рафаил Фәтхуллин сайлануы булгандыр.  Биредә татарлар руслашып, халкыбыз бик сүлпәнләнеп килсә дә, ул милләттәшләребезне тирән “йокыдан” уята алган. Соңгы ел дәвамында аларның ирешкән уңышлары да зурдан.  Утырышта яңгыраган докладында  Рафаил Муллаян улы шул турыда сөйләде.

Воткинскида балаларга милли тәрбия бирү буенча ныклы эш алып барыла. Кызганыч, бик теләсәләр дә,  быел беренче татар сыйныфын туплый алмаганнар. Киләсе уку елында әлеге хаталарны төзәтергә уйлыйлар. Беренче эш итеп, ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп белән ныклы элемтә урнаштырыл­ган. 12нче мәктәптә һәр якшәмбе көнендә татар теленә өйрәтү сәгатьләре дә оештырыла. Татар сыйныфында белем алучы балалар белән музыка укытучысы Земфира Селезнева шөгыльләнә. Ул аларны сәнгатебез белән таныштыра, халкыбыз моңына мәхәббәт тәрбияли. Иң зур уңышлары  —   ансамбль  быел республикакүләм  “Йолдызлар яңгыры”  фестивалендә катнашып, беренче урынны яулаган.   Әлеге җиңүләре өчен милли-мәдәни автономия Актаныш районындагы “Бүләк” сәламәтләндерү лагерена юллама белән бүләкләгән. Рафаил Фәтхуллин “Иман” татар яшьләре берлегенең елдан-ел активлаша баруына, автономия эшләрендә катнашуларына  басым ясады.

Шәһәрдә гомер итүче милләттәшләребезнең  күрке булган “Тургай” һәм “Дуслык” ансамбльләренең дә соңгы ел эчендә  ирешкән уңышлары шактый. Алардан башка бер генә милли чара да узмый. Шулай ук шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән башка төрле бәйгеләрдә дә актив катнашып, дип­лом-грамоталар алганнар. Быел автономия ярдәме белән ике ансамбльгә дә яңа сәхнә киемнәре тегелгән. Шулай ук, “Тургай” ансамбле җитәкчесе, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың балалар өчен яңа китабын чыгаруда да милли оешманың  ярдәме  зур була.

Автономия тырышлыгы белән быел мәчеткә дә ремонт ясалган. Иман йортының түбәсе алыштырылган, яңа өстәл-урындыклар алынган, диварлары махсус материал белән җылытылган.  Аннан кала, дини бәйрәмнәребезне уздыру да, балалар өчен ял лагерен оештыру  да автономия белән берлектә башкарыла.  Алар, мөселман зиратының мәйданын зурайту өчен шәһәр хакимиятеннән ризалык алуга да ирешкәннәр.

Милли оешма җитәкчеләренең, әгъзаларының уңышлары да сөенерлек. Быел шәһәр Думасына  көзге сайлаулар вакытында автономия вәкиле  Артур Нуруллин депутат итеп сайланган.  Тагын бер милләттәшебез Роман Талбутдинов та бераз алданрак әлеге вазифага килгән иде. Яшьләр парламентында исә Дамир Латыйпов Воткинск татарларының данын яклый.

Рафаил Фәтхуллин “Яңарыш” газетасының телне, мәдәниятне, сәнгатьне саклауда никадәрле зур өлеш кертүенә дә басым ясады. “Яңарыш” — гаилә газетасы. Әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар өчен дә кызыклы язмалар бастырыла.  Милли басмага язылып, Удмуртия татарлары тормышы белән даими танышып барачаксыз. Язылырга теләге булганнар шәхсән үземә дә мөрәҗәгать итә алалар”, — диде ул үз чыгышында.

Югарыда санап киткән уңышлар Воткинскида милли тормышның ныклы адымнар белән алга таба баруын күрсәтә. Киләчәктә  балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү өстендә тагын да нык­лап эшләргә кирәклегенә басым ясалды. Башланган эш ярты юлда тукталып калмасын өчен, милли оешмаларның тырышлыгы белән бергә, Воткинскида гомер итүче милләттәшләребез дә активрак булсын иде. Берләшеп җәмәгать эшләрендә, милли чараларда катнашсалар, эшләре тагы да нәтиҗәлерәк булыр.

Эльвира Хуҗина