1298 метр биеклектә
«Таулардан да яхшырак, син менмәгән таулар гына» дип, җырлый В.Высоцкий. Соңгы арада аркага рюкзак кына асып, табигать кочагында чатырларда кунып уздыра торган мондый кыска вакытлы сәфәрләр зур популярлык яулый. Кем өчендер бу яшәү рәвеше, икенчеләргә буш вакытны яки ял көннәрен үткәрү. Һәр кешенең бу уңайдан үз фикере бар. Әмма нәкъ менә шунда — биеклектә тормышыңны үзгәртә алырдай мөһим карарлар кабул ителә, күңел тынычлыгы барлыкка килә…
Беренче көн
Узган ялларда мин дә гадәти булмаган сәяхәткә чыгарга батырчылык иттем. Тәҗрибәм булмаса да, кызыксынуым куркуны җиңде. Мин сайлаган тур – Башкортстанның Белорецк районында урнашкан, Көньяк Уралның иң биек нокталарының берсе булган Ялангас тавы иде. Бу сәяхәтне оештыра алырдай туроператорны озак эзләргә туры килмәде. Ижауда алар күп түгел. Минем өчен иң мөһиме – оешманың ышанычлы булуы, туристларга уңайлы шартлар тудырылуы, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүе иде. Шуңа күрә дә бер дә икеләнмичә милләттәшебез Рамил Нуриманов җитәкләгән оешманы сайладым. Үз командасын ул 2015 елда булдырган, тауларны яулауда тәҗрибәсе дә зур. “Мин иҗат кешесе, кечкенәдән сәяхәт итәргә, аралашырга яраттым. Беренче тапкыр Көньяк Урал тауларына 2001 елны мендем. 120 чакрымга сузылган 5 көнлек сәяхәт иде ул. Бик нык арып кайтканлыктан: “Башка тауларга аягымны да атламыйм”, — дигән идем шул чакта. Тик арулар онытылгач, күңелем янә тауларга, урманга тартыла башлавын аңладым. Шулай итеп, мин инде 19 ел таулар яулавымны дәвам итәм”, — дип сөйләде Рамил. Булачак сәяхәт турында ул барысын да тәфсилләп аңлатты. Үзең белән нәрсәләр алырга кирәклеге турында киңәшләрен бирде.
600 чакрымга сузылган ерак юлга без, 7 кешедән торган кечкенә төркем, иртәнге биштә кузгалдык. Барыбыз да үзара таныш түгел диярлек, тәҗрибә дә юк икән. Максатыбыз гына уртак – Көньяк Уралның иң бөек нокталарының берсенә күтәрелү. Башкортстанга кергәч үк (монда беренче булуым) биредәге биек-биек тауларга, искитәрлек матур табигатькә сокланып бардым. Әллә шуңа, ерак юл да арытмады. Инде төштән соң без “Малиновка” дип аталучы ял лагерына килеп тукталдык. Монда ял итүчеләр кунак йортларында яшиләр. Без исә махсус урынга чатырлар урнаштырдык. Туристик оешма чатырлар белән дә тәэмин итә, озатып баручы гидыбыз Константин аларны җыярга да ярдәм итте. Үзара ныклап танышкач, ул безне учакта пешкән тәмле ризыклар, шифалы үләннәр салынган чәй белән сыйлады. Сап-салкын сулы тау елгасында коенганнан соң, төнге учак янында җылынып утырулар, таңга кадәр сөйләшүләр – эштән, тормыш мәшәкатьләреннән арыган күңелләргә дәва да, шифа да булды. Беренче көнебез әнә шулай узды. Тирә-яктан таулар әйләндереп алган урында чатырларда йокларга салкын булса да, иртән 1298 метр биеклеккә менү турындагы уйларга чумып, һәркем татлы йокыга талды.
Тауларны буйсындыру мөмкин түгел
Иртәнге җидедә без инде юлда идек. Аркада иң кирәкле әйберләр салынган рюкзак, кәефләр күтәренке. Ялангас тавының иң биек ноктасына менү өчен 12 чакрым юл үтәргә кирәк. Куе урман аша үтүче бу юл каршылыкларга да бай. Яңгыр аркасында баткаклыкка әйләнгән канауны кемдер сикереп, кемдер урап-урап узды. Тирә-яктагы табигатьнең матурлыгына таң калырлык, саф һава башны әйләндерә. Дөрес, ара-тирә ерткыч хайваннар килеп чыгар дигән уй баш миен телеп-телеп алды. Безне озата баручы гидыбыз: “Ничә ел әлеге тауларга менәм, бер дә очраткан булмады”, — дип тынычландырды тагын.
Берничә чакрым тигез юлдан барганнан соң, иң авыры — әкренләп югарыга күтәрелә башлау. Шуңа күрә юлга чыкканда ук җиңелчә киенсәң, яхшырак. Иң мөһиме – аякта уңайлы (өр-яңа киңәш ителми) аяк киеме булырга тиеш. Без ял итәргә берничә тапкыр тукталдык. Йотлыгып-йотлыгып су эчәсең дә, йөрәк тибешеңне тыңлыйсың. Ул менә-менә чыгып китәм дигән сыман тибә. Йөрәк белән бергә күңел дә ашкына. Тауларга күтәрелгәндә, үзеңнең куркуыңны җиңәргә, холкыңны буйсындырырга кирәк. Ашыкмыйча бару, дөрес итеп тын алу, арыгансың икән, утырып ял итү мөһим.
Очы-кырые күренмәгән сукмактан үрмәлибез дә үрмәлибез. Югарыга күтәрелгән саен матур тау күренешләрен күзәтә башладык. Инструкторыбыз: “Кирәкле ноктага 200 метр чамасы гына калды”, — дигәч, “Ниһаять”, — дип уйлап куйдым. Тик минем өчен иң авырдан бирелгәне дә — шушы соңгы 200 метр булды сыман. Тауларны буйсындыру мөмкин түгел, алар үзләренә менәргә рөхсәт кенә итә дип, юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Кыяга менеп җиткәндә минем аяк буыннарым тотмый башлаган иде инде. Ничек төшәрмен?! Тик… артта 12 чакрым юл калдырып, үз-үзеңне, куркуыңны җиңеп Көньяк Уралның иң биек нокталарының берсенә күтәрелгәч, арыганлык бер мизгелдә юкка чыга. 1298 метр биеклектән ачылган күренешне сүз белән аңлатып, каләм белән язып кына бетерерлек түгел. Монда бер мизгелгә тормыш тукталып кала сыман. Мәшәкатьләр онытыла, таулар синең дөньяга булган карашыңны үзгәртә. Биектә рәхәт, кире җиргә төшәсе дә килми хәтта… Тик безнең кире әйләнеп кайтыр вакыт җитте.
Төшкәндә, әлбәттә юл җиңелрәк һәм тизрәк үтелде. Алган хисләр белән уртаклашып, аралашып кайттык. Каршыбызга төркем-төркем туристлар очрый. Кемдер безнең кебек җәяү атлый, атларга атланып менүчеләр дә бар. Кемгә ничек җайлырак бит. Мөмкинлекләр күп, теләк кенә булсын. Тик әгәр дә сезнең тауга барып карарга теләгегез барлыкка килгән икән, бу фикерегез өстендә кат-кат уйларга кирәк. Чөнки сезгә ошаячак. Шул кадәр ошаячак, сезнең яңа мавыгу барлыкка киләчәк — тауларга йөрү. 8 сәгатькә, 24 чакрымга сузылган юлдан соң чатырларыбыз янына җеп өзәрлек тә хәл калмаган, арылган килеш, тик бик канәгать кайттык без.
Хыяллары, максаты әллә кайларга илтеп җиткерә икән адәм баласын. Әле дә күз алдымда – таулар. Таулардан шәбрәк таулар гына була ала! Аллаһ теләсә, аларын да яуларбыз…
Эльвира Хуҗина.